Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юбиляр Сәлимә Бакированың тормыш юлы күпләргә гыйбрәт булырлык

    Юбилейга – жылытылган йорт 

    “Тормыш рәхәт, хөкүмәтебезгә рәхмәт. Сугыш ветераны толы буларак фатир да бирделәр, ярдәмгә социаль хезмәткәр дә билгеләделәр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан зур акчалар һәм бүләкләр дә күп булды“, – ди Салагышта яшәүче 90 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Сәлимә БАКИРОВА.

    Олы Барҗы кызы Сәлимә күп балалы гаиләдә иң өлкәне була. Алты баланың өчесе кечкенә чакта ук кызамык авыруыннан һәм фаҗигагә юлыгып дөнья куялар. Сеңлесен һәм ил азатлыгын яклап башын салган әтисе сугышка киткәндә сигез айлык кына булып калган энесен карау аның өлешенә дә күп эләгә. Уфалла арбасы белән биш чакрым ераклыктагы урманга утынга барулар хәзер дә исендә аның. Ач булмас өчен юа, кузгалак, кәҗә сакалы, язын басудан черегән бәрәңге, башак җыю да – балачакның ачы хатирәләре. Унбер яшьтән басуга арыш, бодай утарга йөри. Уналты яше тулганчы ук урманга утын кисәргә җибәрәләр аны. 

    – Рус Чилчәсе янында урман кискәндә унар көн шунда яшәдек. Аякта чабата булды. Барыбыз да – буыны ныгымаган яшь кызлар, бригадирыбыз гына ир-ат иде, – дип шул чордагы кешеләренең ныклыгына, җаваплылыгына сокланып сөйләде юбиляр. 

    Унҗиде яшен ул ат караучы буларак каршылый. Атка атланып көтүче дә, аларга салам һәм печән ташучы да була. 

    – Атлар иртәнге сәгать 3-4тә эшкә чыгып киткәнлектән, тук булсыннар дип төнге сәгать берләрдә ашатырга йөрдем. Шуның өчен бүләккә бер ат йөге печән биргәннәре – әле дә истә дип дәвам итә. 

    Гомеренең җитмеш елга якыны Салагышта уза Сәлимә апаның. Колхозда төрле эшкә йөри, тракторчы ире Сәлимулла янында сабанчы булып та эшли. Ире белән кырык ел гомер кичереп, дүрт бала үстерәләр.

    Бүген аңа социаль хезмәткәр Зәнфилә Гарифуллина хезмәт күрсәтә. 

    – Бу игелекле авылдашым турында нинди генә яхшы сүзләр әйтсәм дә аз булыр. Чакырганда ял көннәрендә дә килеп бөтен эшемне башкарып китә. Аны туганымдай якын күрәм, – дип кат-кат рәхмәтләрен җиткерде ул.

    – Бөтен авыл өйләренә газ керткән чакта бер-бер артлы улым Разим һәм кызым Резеда вафат булдылар. Миндә газ артыннан йөрү кайгысы булмады, алар артыннан үзем дә китәрмен күк иде. Ул чордан соң 18 ел вакыт үтте. Быел Бөек Җиңү көне уңаеннан тыл ветераннарына акча биргәч, газ кертү артыннан улларым Тәлгать һәм Зирәк йөрделәр. 90 яшьлек юбилеемны газ белән җылытылган өемдә якыннарым белән бәйрәм итәм, – диде сөенеченнән балкып Сәлимә апа.

    Тыл һәм хезмәт ветераны олуг юбилее көнне район һәм авыл җитәкчеләре дә, тәбрик итеп, бүләкләр тапшырдылар. 


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: