Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“200нче йөк“ булып кайттылар

11 декабрь - Чечня бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу көне. Ни кызганыч, сөлек кебек өч егетебез - Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйхов Чечня җиреннән туган якларга "200нче йөк" булып кына кайттылар. Аларны искә алу көнендә Рафис Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы шәһәребездәге Мәңгелек ут...

11 декабрь - Чечня бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу көне. Ни кызганыч, сөлек кебек өч егетебез - Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйхов Чечня җиреннән туган якларга "200нче йөк" булып кына кайттылар.

Аларны искә алу көнендә Рафис Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы шәһәребездәге Мәңгелек ут янында митинг уздырды.
1994 ел... Нәкъ шушы елда армия сафларына алынган йөзләгән райондашыбыз Чечня җирендәге бәрелешләргә эләкте.
- Чечнядагы хәлләр әле һаман да төшләргә кереп җәфалый. Кулына корал тотып карамаган егетләрне үлем белән күзгә-күз очрашырга нигә җибәрделәр икән дигән сорау әле хәзер дә күңелне тырнап тора. Ә без анда вакытта әниләребез ничек ут йоттылар икән? - ди Кырындыдан Ильвир Исмәгыйлев.
- Минем улым да хәрби бурычын үтәгәндә Чечняга җибәрелде. Ул чакта йокым - йокы, ашавым ашау булмады. Улым исән-сау кайтты, әмма психикасына нык зыян килгән иде. Ярый әле, әйбәт кенә эшләп йөри. Ә менә гаилә корып яши алмавына эчем поша. Минем җитәкчеләргә үтенечем дә бар: утны-суны кичеп кайткан улларыбызга аз булса да хөрмәт күрсәтелсен, аларны онытмасыннар иде, - ди бер ана йөрәк әрнүен белдереп.
Чечня бәрелешләрендә катнашучыларга район башлыгы Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, Чечняда хәрби бәрелешләрдә катнашкан Рафаэль Садыйков та түземлек теләделәр.
- Сез тыныч тормышта әле үсеп килүче буынга хәрби-патриотик хисләр тәрбияләүдә бик зур өлеш кертәсез. Күбегез - "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы әгъзалары да. Әлбәттә, Чечнядагы хәлләр сезне гомер буе күңелегездә сакланыр, әмма тормышта югалып калмасагыз иде, - диделәр алар.
Чечня бәрелешләрендә башларын салган яшьтәшләрен бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Бу көнне 2нче мәктәптә Илдар Тукаевка куелган мемориаль такта янында "Батырлык дәресе" узды. Анда якташыбызның әнисе Тәнзилә ханым да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев