Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 8 Мартка ир-егетләр сөйгәннәр ничек сөендерергә җыена

    Хөрмәтле ир-егетләребез 8 Мартка якыннарын ничек сөендерергә җыеналар, нәрсә бүләк итәргә уйлыйлар икән? Әйдәгез, сүзне үзләренә бирик әле. Андрей АВДЕЕВ - район башкарма комитеты җитәкчесе: - 23 февраль - ир-егетләр бәйрәмендә район хакимиятендә эшләүче гүзәл затлар безне үзенчәлекле итеп тәбрик иттеләр. Безнең дә сынатасы килми, хәзер аларны ничек шаккатырыйк икән...

    Хөрмәтле ир-егетләребез 8 Мартка якыннарын ничек сөендерергә җыеналар, нәрсә бүләк итәргә уйлыйлар икән? Әйдәгез, сүзне үзләренә бирик әле.

    Андрей АВДЕЕВ - район башкарма комитеты җитәкчесе:

    - 23 февраль - ир-егетләр бәйрәмендә район хакимиятендә эшләүче гүзәл затлар безне үзенчәлекле итеп тәбрик иттеләр. Безнең дә сынатасы килми, хәзер аларны ничек шаккатырыйк икән дип баш ватабыз. Матур идеяләребез бар инде, хезмәттәшләр күңеленә алар хуш килер дип уйлыйбыз.

    Җәмәгатем Илона белән кызым Аринага әле бүләк сайламадым. Беренче чиратта, бу көнне аларны чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп сөендерәм. Аннан матур традиция буенча кичке аш әзерләячәкмен.

    Рөстәм ВӘЛИЕВ - Идарәче компания директоры:

    - Без - ир-егетләр хезмәттәш хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итәбез һәм аларны кафега кичке ашка чакырабыз. Ә өйдәгеләрне котлау өчен мин 8 Мартта иртүк чәчәк кибетенә барам. Роза, лалә, нәркис чәчәкләре сатып алам да барлык кыз туганнарны, әниемне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйм. Яраткан җәмәгатем Фәридәгә, сөекле кызларыбызга да бу көнне матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итәм.

    Олег КАПИЛОВ - ЮХИДИ бүлекчәс начальнигы:

    - Үзем дә, өч улыбыз да гаиләбездәге бердәнбер хатын-кыз булган җәмәгатем һәм әниебез Азалиягә 8 Мартта онытылмас бәйрәм ясарга тырышабыз. 6 яшьлек Риваль белән 3 яшьлек Ранель йокыдан уянуга әниләре янына йөгереп килеп аны бәйрәм белән котлыйлар, балалар бакчасында ясаган бүләкләрен тапшыралар. Төпчегебез Риналь әле бәйрәмнең асылын аңлап җитмәсә дә абыйларыннан күреп ул да әнисе янында бөтерелә, нидер аңлаткан була.

    Бу көнне хатыным Азалияне өй эшләреннән азат итәм, ашарга да үзем әзерлим. Бәйрәм табынына үзенчәлекле тәмле ризык пешерергә тырышам.

    Әнием, әбиемә дә иң матур бәйрәм теләкләрен җиткерәбез. Ә кич белән барыбыз да табын артына җыелгач чын бәйрәм башлана бездә. Анда малайларыбыз бер-берсен уздырып концерт куя. Берсе җырлый, икенчесе бии, өченчесе шигырь сөйли…

    Марс ГАТАУЛЛИН - мәдәният бүлеге җитәкчесе:

    - 8 Март көнне Кичкетаңда яшәүче әнием, Әгерҗедән сеңлем Ләйсән гаиләсе белән безгә кунакка киләләр. Бу көнне алар миннән үзенчәлекле, матур, әмма кирәкле бүләкләр кабул итеп алалар. Ел дәвамында якыннарымның «тел төпләрен» беләм дә, 8 Мартка кирәкле әйберне бүләк итеп аларга сюрприз ясыйм. Кич белән табын артына җыелгач яраткан хатыным, газиз әнием һәм сөекле сеңлем өчен иң матур җырларымны башкарам.

    Виктор МАТВЕЕВ, Варкләд-Бодья авылы:

    - Мин Кече Пурга районында электр челтәрендә машина йөртүче булып эшлим. Сменам төгәлләнгәч эшкә кайтышлый чәчәк кибетенә тукталып күп итеп лаләләр сатып алам һәм 8 Март иртәсендә аларны хатыныма, кызларыма, апа-сеңелләремә, киленнәргә бүләк итәм. Бу - гаиләбездә күптән килгән матур традиция. Улыбыз Станислав та бәйрәм көнне әнисенә сюрпризлар ясарга ярата. Ел саен ул да берәр үзенчәлекле бүләк әзерли.

    Хатын-кыз өчен ир-ат айга менәргә дә әзер. Алар булмаса, без - ир-егетләр тормышта бернәрсәгә дә ирешә алмыйбыз, өебез салкын, ашыбыз тәмсез булыр иде. Әле дә ярый, сез бар сөеклеләребез, рәхмәт сезгә!

    Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: