8 Мартка кадерле кешегезгә “Әгерҗе хәбәрләре“ аша үзенчәлекле бүләк ясарга ашыгыгыз
Хатын-кызларга хөрмәт һәм ярату көне буларак билгеләп үтелүче 8 Март бәйрәменә дә бер генә ай калып бара. 8 Март бәйрәменә "Әгерҗе хәбәрләре"ндә дә газета укучыларыбызга төсле биттә кадерле кешеләрен котлау мөмкинлеге бирәбез. Котларга теләгән кешегезнең - әниегез, әбиегез, сөйгәнегез, туганыгыз булсынмы - төсле фотосын редакциягә алып килергә яки agr-vesti@mail.ru электрон...
Хатын-кызларга хөрмәт һәм ярату көне буларак билгеләп үтелүче 8 Март бәйрәменә дә бер генә ай калып бара.
8 Март бәйрәменә "Әгерҗе хәбәрләре"ндә дә газета укучыларыбызга төсле биттә кадерле кешеләрен котлау мөмкинлеге бирәбез. Котларга теләгән кешегезнең - әниегез, әбиегез, сөйгәнегез, туганыгыз булсынмы - төсле фотосын редакциягә алып килергә яки agr-vesti@mail.ru электрон адресына "8 Мартка котлау" дип язып юлларга кирәк. Кемне котлавыгыз, аның кайда яшәве, кемнәр тәбрикләве турындагы мәгълүматларны да язарга онытмагыз. Элемтәгә чыгу өчен телефон номерыгызны да күрсәтегез.
Әлеге хезмәт түләүле. Аның өчен 300 сум түләргә кирәк. Бәйрәм санында төсле биттә кадерле кешегезнең елмаеп төшкән фотосын күрү сезгә дә, аңа да бик күңелле булыр. Якыннарыгызга үзенчәлекле бәйрәм бүләге ясарга ашыгыгыз. Фотоларны 28 февральгә кадәр кабул итәбез. Сораулар туса, шалтыратыгыз. Телефон: 22962.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев