Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Агыйдел кызы

Ул - районда иң күп стажлы мөдир. 33 ел Исәнбай балалар бакчасы белән җитәкчелек итү дәверендә биредә меңләгән сабый тәрбияләнгән, эшли башлаган елларында ук ике катлы бинага күчелгән, үз эшенең осталары булган бердәм коллектив тупланган. "Мин тыныч күңел белән эштән китәм. Әмма минем урынга калган җитәкче дә, иң мөһиме, балаларны...

Ул - районда иң күп стажлы мөдир. 33 ел Исәнбай балалар бакчасы белән җитәкчелек итү дәверендә биредә меңләгән сабый тәрбияләнгән, эшли башлаган елларында ук ике катлы бинага күчелгән, үз эшенең осталары булган бердәм коллектив тупланган.
"Мин тыныч күңел белән эштән китәм. Әмма минем урынга калган җитәкче дә, иң мөһиме, балаларны яратсын, коллективны хөрмәт итсен, компьютерны су урынына эчсен иде. Безнең эштә анысы да хәзер бик кирәк", - ди Исәнбай балалар бакчасы мөдире Әлфия САБИТОВА.
Туган ягы газиз кешегә
Чулман елгасының ар ягыннан килүчеләрне бездә "аръяклар" дип атыйлар. Юк, бу һич кенә дә кимсетү сүзе түгел. Аръяк кызларының эшкә нык, сүзгә тапкыр, нык характерлы булуларын да беләбез. Аларның үзләренә генә хас сөйләмнәре бар, шигъри җанлы, җор телле булулары белән дә каратып торалар.
Безнең якка күченеп килүләренә 40 ел узса да, Әлфия ханым һаман да Актанышын сагына.
- Су басу зонасына эләгә дип, авылдан күченергә мәҗбүр иттеләр. Сарапул ягына су юлы белән килгәндә әткәй "биредә берәр татар авылы юкмы" дип сораштырган да Исәнбайда тукталган. Актаныш барыбер якын, күңелдә җирсү хисе яши. Анда 40 яшен генә тутырып фани дөньядан киткән газиз әниебезнең, әби-бабайларның каберләре бар. Авылыбыз булмаса да, туган якка эзне суытмыйбыз. Авылдашлар, сыйныфташлар очрашуларына кайтабыз, - ди Әлфия ханым.

Әнисез тормыш
Әниләре авырып вафат булганда иң олы бала Әлфиягә нибары - 15, төпчекләре Фариска 5 яшь була. Итәк тулы биш бала белән кала Фәнис абый. Әнисенең итәгенә генә тагылып йөргән Фаягөл дә, самими балачакларының әнисез узачагын күз алдына да китермәгән Фәнил, Фәннүр, Фарис та, әле яңа гына Минзәлә педагогия училищесына укырга киткән Әлфия дә әниләрен юклыгына бик озак ышанмыйлар әле.
- Әнкәйнең үлгәнен миңа әйтмәделәр. Укуын ташлап кайтып китәр дип уйлаганнар. Андый уй булмады түгел, булды. Әмма әткәй ачы кышкы салкында ат чанасына утыртып Минзәләгә илткәч, кайтмаска дигән карарга килдем. Берсеннән-берсе кечкенә эне-сеңелләремне бик жәлләсәм дә укуымны дәвам иттем. Ә әнисез тормышның никадәр авыр, михнәтле, ачы булуын әйтеп тә тормыйм. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлый, - ди Әлфия апа.
Шул вакыттан бирле Әлфия апа - туганнарына әни. Юк, аларга гына түгел, бакчада тәрбияләнгән йөзләгән балага, хәзер бирегә йөрүче 30га якын сабыйга да әни ул. Үзенең өч баласы, ике оныгы өчен дә әни, дәү әни назын кызганмый. Менә никадәр кеше турында аналарча кайгырта ул!

Үз эшләренең осталары
Исәнбай балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт юлын башлаган Әлфиягә өч елдан мөдир вазифасын тәкъдим итәләр.
- Ул вакытта иске детсад иде әле. 100 бала тәрбияләнә. Нянялар 6 мичкә утын ягалар, су ташыйлар. Ул вакыттагы завхоз Кәшифә апа Халикова һәр кече хезмәткәрне утын белән тәэмин итү җаен тапты. Аннан соң килгән Рима апа Ямалиева да "эш аты" булды. Ирләр кебек эшләде, бик башлы, төгәл кеше иде ул, - дип хатирәләргә бирелә Әлфия ханым.
1983 елда яңа бина төзелеп, бирегә күченәләр. Ул чакта биш төркемдә 110 бала тәрбияләнә.
- Сабыйга белем һәм тәрбия бирүдә тәрбияченең роле искиткеч зур. Бездә һәрвакыт махсус белемле тәрбиячеләр эшләде. Хезмәт юлын бер чорда башлаган Нурсинә Мозаффарова, Инглизә Кәлимуллина, хәзер Лилия Нәгыймова, Лидия Саликованың үз эшләренең осталары булуына эшли-эшли сокланам. Уң кулым завхоз Фәридә Гобәйдуллина белән дә күп еллар уртак тел табып эшлибез. Гомумән, коллективтагы һәркем турында мактау сүзләре генә әйтә алам. Рәнзилә Ялалова, Гөлия Мусина, Гүзәлия Мозаффарова, Кәүсәрия Шәймәрданова, Гөлгенә Сундукова - һәрберсе үз эшендә оста. Шәфкать туташлары Нәҗибә Шәрипова, Рәзилә Шәйхетдинова да бу һөнәр өчен яратылганнар, диярсең. Ә менә музыка җитәкчесе Рәҗибә Ялаловадан башка үзебезнең эшне күз алдына китермибез. Аның бәйрәмнәргә язган сценарийлары башкаларга үрнәк. Ветеран хезмәттәшләребезне дә онытмыйбыз. Хөршидә Мусина, Заһира Гыйззәтуллина, Бәхиҗә Тукманова, Мәшбиха Хөснетдинова белән эшләгән вакытлар - иң матур һәм бәхетле еллар булган икән, - дип сөйли һәр хезмәткәр турында Әлфия апа.
Тату коллективның тырышлыгы нәтиҗәседер, Исәнбай бакчасы күп еллар тирә-якта дан тота. Әлфия ханым 20 елга якын Исәнбай зонасында методик берләшмә җитәкчесе дә була, милләтара дуслык булдыру максатында 1989 елдан бирле Бима кусты белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Алар - бирегә, исәнбайлылар Бимага барып бәйрәмнәр күрсәтәләр, эш тәҗрибәләрен уртаклашалар, семинарлар уздыралар.
- Красный бор кусты белән дә дуслыгыбыз ныгыды. Бер-беребезгә ярдәм итүне максат итеп куйдык, - ди Әлфия ханым.
"Май чүлмәге тышыннан билгеле", диләр. Авылның үзәгенә урнашкан бакча чиста, гөл-чәчәкләргә күмелгән, төрле фигуралар, балалар өчен уйнарга атынгычлар, өйләр ясаганнар. Ә участокта нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстермиләр.
- Балаларга ел буе витаминга бай ризык бирәбез, - ди мөдир.
Әлбәттә, бу эшләрнең башында зыялы, таләпчән, төгәл һәм бик тә кешелекле җитәкче тора.
36 ел гомер... Балалар шау-шууына күмелгән бакча аның икенче йортына әйләнгән. Әнә, капканы ачып керүгә ул тирә-якка күз сала. Аннан эчкә үтеп тизрәк хезмәттәшләренең хәлен белә, каршысына йөгереп килгән балаларны сөеп хәлләрен сорый. Аннан гына тыныч күңел белән эшкә тотына. Әгәр үз эшен яратмаса тугыз район мәгариф идарәсе җитәкчесе, унлап колхоз рәисе, авыл Советы белән кулга-кул тотынып эшли алыр идеме икән ул?!
- Иң зур рәхмәтем коллективыма, ата-аналарга. Балалар бакчалары эшен ныклы тәртипкә салган, безне уч төбендәге кебек тоткан элекке җитәкчебез Әлфия ханым Шәфыйковага да рәхмәтем бик зур. Ә әтием, гаиләм, балаларым, туганнарым - минем иң зур байлыгым, - ди Әлфия ханым.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев