Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Альберт Сәхәби улы ГАЛӘЛИЕВ вафат

    30 елга якын гомерен район матбугатына багышлаган хөрмәтле ветераныбыз Альберт Сәхәби улы ГАЛӘЛИЕВны бүген соңгы юлга озаттык. Без бу ветераныбызны "аяклы тарих", "тере энциклопедия" дип йөртә идек. Сигезенче дистәсен куып күлүче ветеранның хәтере яхшылыгына, тарихыбызны бөтен нечкәлекләренә кадәр белүенә, авыруы каты булса да соңгы көннәренә кадәр ил-көн яңалыклары белән кызыксынып,...

    30 елга якын гомерен район матбугатына багышлаган хөрмәтле ветераныбыз Альберт Сәхәби улы ГАЛӘЛИЕВны бүген соңгы юлга озаттык.
    Без бу ветераныбызны "аяклы тарих", "тере энциклопедия" дип йөртә идек. Сигезенче дистәсен куып күлүче ветеранның хәтере яхшылыгына, тарихыбызны бөтен нечкәлекләренә кадәр белүенә, авыруы каты булса да соңгы көннәренә кадәр ил-көн яңалыклары белән кызыксынып, илдә барган вакыйгаларга үз фикерен әйтеп яшәвенә таң калып, соклана идек. Тарих, районыбызның өлкән буын кешеләре турында берәр мәгълүмат кирәк булса, гел Альберт абыйга шалтыраттык. Ул шунда ук елы, ае белән барысын да әйтеп биреп, безне шаккатыра иде.
    Альберт ага район редакциясенә 1970 елларда килә. Авылда туып-үскән, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң колхозда эшләгәндә үк газетаның актив авыл хәбәрчесе булган егетне "Җиңү юлы" газетасы редакторы Тәүфыйк ага Рәхмәтуллин эшкә чакыра. Альберт аганы авыл хуҗалыгы бүлегенә билгелиләр. Терлекчелекне дә, игенчелекне дә яхшы белгән хәбәрче гел юлда булды. Ул чорларда авылларга юллар булмаганда да ул кышын да, яңгырлы көзләрдә дә җәяүләп авылларга чыгып китте. Төннәрен генә кайтып керсә дә, иртәнге җидедә ул инде эш кабинетында кулына ручкасын тотып, алдагы санга колхоздан алып кайткан материалын язып утыра иде.
    Альберт абый бик принципиаль, гадел, дөреслек өчен көрәшүче булды. Шуңа күрә аны районның Халык контроле комитетына әгъза итеп тә куйдылар. Түрәләргә ялагайлануны белмәде, колхоз рәисеме, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигымы ул, күзенә карап дөреслекне әйтте, тәнкыйтьтән курыкмады. Шуның белән үзенә авырлык алган чаклары булса да, газетада үз сүзен әйтүдән читләшмәде. Тәнкыйть язмаларының нәтиҗәлелеге өчен көрәште. Теге яки бу тармакта ул яктырткан кимчелекләрне бетерү өстендә эш бармаса, урынга яңадан барып, өйрәнеп, "Басылганга кире кайтып" дигән рубрика астында язмалар әзерләү өчен аңа күпме көч, нервы кирәк булгандыр. Сер түгел, ул заманнарда колхоз җитәкчеләре арасында "Галәлиев килсә, күзне дә ачтырмый инде", дип куркып торучылар да бар иде. Аның тәнкыйть язмаларың КПСС райкомы бюросында тикшереп, гаепле җитәкчеләрне "утлы таба"га бастырган чаклар да шактый булды.
    Партия заманнары тарихка гына кереп калса да, Альберт абый соңгы көннәренә кадәр күңеле белән чын коммунист булып калды. 40 елдан артык авыру хатынын бала карагандай сабыр гына тәрбияләвенә дә соклана идек. Җәмәгате Рәмзия апаны гомерлеккә югалтуны да бик авыр кичерде һәм менә аның вафатына ике ай булганда 76 яшендә үзе дә аның янына китеп барды.
    Хуш, бәхил бул, хөрмәтле остазыбыз Альберт ага. Синең исемең район матбугаты битләренә мәңгелеккә кереп калды. Караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын!
    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы, редакция һәм типография ветераннары, актив хәбәрчеләребез.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: