Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Аллага шөкер, дип яшәргә кирәк”

    - Исәнме, әбекәй, йөрәк шәрифләрең бик борчымыймы соң? - дип кулымны суздым. - Бәй, йөрәк кайда соң ул? Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Район гәҗитен дә теттереп укыйм әле.Тик менә колак кына бераз катыланды, - дип җавап бирде Александра түтәй. Сөбханалла, машалла! Красный борда яшәүче әнә шулай 90 яшендә...

    - Исәнме, әбекәй, йөрәк шәрифләрең бик борчымыймы соң? - дип кулымны суздым.
    - Бәй, йөрәк кайда соң ул? Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый. Район гәҗитен дә теттереп укыйм әле.Тик менә колак кына бераз катыланды, - дип җавап бирде Александра түтәй.

    Сөбханалла, машалла! Красный борда яшәүче әнә шулай 90 яшендә дә уенын-чынын бергә кушып сөйләшеп, үткән тормыш юлын бөртекләп искә төшереп безнең белән гөрләшеп утырган, шул арада килененә кесә телефонымда акча беткән, салырга онытмагыз дип күрсәтмә биреп алган Александра Даниловна Татаркинага карыйсың да шаккатасың. Ул яшәгәннең яртысын да яшәмичә баштанаяк чиргә чумган, тумас борын картаеп, гел зарланып яшәүчеләр белән аның арасында җир белән күк аермасы лабаса.
    Данила түтәйнең өлешенә тигән михнәтләрнең берничәсен генә санасаң да, чәчләрең үрә торырлык бит.
    Тумышы белән Удмуртиянең Каракүл районы Зуево-Ключи авылыннан.
    ул. Сугыш елларында заводта станок артында эшләгән. Аннан урман әзерләргә җибәргәннәр. Кечкенә генә , ябык гәүдәле авыл кызлары агач әзерләү кебек авыр эштә ничек түзделәр икән?!
    - Бер генә авыр хезмәттән дә куркып тормадым. Гомер буе колхозда терлекчелектә, аннан тавык фермасында эшләдем. Медальләрем дә бар. Өебез янып, ике кечкенә бала белән урамда ялгызым бернәрсәсез калгач та кешедән ярдәм өмет итеп утырмадым. Шул чакта кечкенә улларымны вакытлыча гына балалар йортына бирергә тәкъдим иттеләр. Авыл җитәкчелеге бик үгетләгәч, янгыннан соң бераз гына аякка басканчы дип бәбекәйләремне шунда илтеп торырга булдым. Ләкин балалар йортына килеп җиткәч, аларны ничек кеше кулларына калдырып китим дип йөрәгем өзгәләнде һәм кире алып киттем. Шөкер, улларымны ялгызым аякка бастыра алдым. Тик менә төпчегем Коляның гына гомере кыска булды. 18 яшендә комбайнда эшләгәндә фаҗигале төстә чәчәк кебек гомере өзелде, - дип күз яшьләрен сөртеп куйды Александра түтәй.
    - Әнинең гомерлек ярасы инде ул энекәш. Күпме еллар үтсә дә, Коляны искә алмаган көне юк, - ди олы улы Юра.
    - Безнең әни гомере буе кеше җилкәсенә ышыкланып яшәмәгән. 90 яшендә дә ул ирек, мөстәкыйльлек яратучы карчык әле. Безнең янга күчәргә ничек кенә кыстасак та һаман ялгызы яшәп ята. "Аяк-кулым йөргәндә сезнең җилкәдә утырмыйм әле", ди. Алай гынамы соң, йорт, бакча эшләренә дә безне көтеп ятмый. Бакчасына тирес китерткәч тә, без килеп җиткәнче бер арба тиресне берүзе таратып бетергән. Тавыклар да тота әле. Бик туры сүзле. Арттан гайбәт сөйләп йөрми, дөресен күзеңә карап әйтә дә, беркайчан ачу саклап йөрми. Ә хәтере - без көнләшерлек. Барлык онык-оныкчыкларының туган көннәренә кадәр исендә, - дип килене Александра да әңгәмәгә кушылды.
    90 яшьлек туган көнендә Александра түтәйне олы юбилее белән котлап, аңа Россия Президеты Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын, күчтәнәчләрен тапшырырга бераз соңгарак калып килгәч тә безне шелтәләп алды. Ләкин бераздан сабый баладай сөенеп "И-и, мине, гап-гади авыл карчыгын, котларга Әгерҗедән тикле килдегезме?" дип котлау открыткаларын кат-кат ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдиновага һәм Красный бор җирлеге башлыгыАлександр Лазаревка рәхмәт укыды. Аның белән бик озаклап үткән тормыш юлын күз алдыннан кичердек. Шулхәтле газаплы гомер юлы узган Александра түтәйдән озын гомерле һәм бүген дә көч-куәтендә, шат күңелле булуының серен сорамый кала алмадык.
    - Әнием ягыннан бабам 102 яшькә кадәр яшәгән. Ходай насыйп итсә, аны узып китәргә әле исәп,- дип ярымшаярып башлады ул сүзен. - Кая инде безнең чор кешеләренә озын гомерле булыйм әле дип ниндидер махсус режим буенча яшәүләр... Тормышта ничек кенә авыр булса да сабыр булырга, юкка да үз-үзеңне өзгәләмәскә, нервларыңны сакларга кирәк. Дару эчүне белмәдем дисәм дә ярый. Бүлнис юлын да таптамадым. Гомерем буе сыер, аннан кәҗә тоттым. Үзем үстергән яшелчәне ашадым. Ризык талымлауны белмәдем. Аракы эчмәдем. Булганына риза булып, Аллага шөкер дип яшәргә кирәк. Ходай насыйп итсә, 100 яшемә дә килерсез бит әле, - дип капка төбенә чыгып озатып калды безне юбиляр.
    Менә шулай 90 яшендә дә тормышыннан тәм табып, шөкерана кылып яши Александра түтәй.
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: