Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Алтын көздә – яз шатлыгы

"Моннан 50 ел элек караңгы көздә кавышкан булсак та, ел саен бу көнне ямьле язны каршылагандай сагынып көтеп алабыз, яшәреп киткәндәй булабыз. Еллар үтсә дә, күңел картаймый, йөрәктәге хисләр сүнми-сүрелми икән", - диләр Кичкетаңда яшәп алтын туйларына килеп житкән Чәчкә апа һәм Габделхак абый ТӨХБӘТОВЛАР. Әнә, бүген дә ничек яратып,...

"Моннан 50 ел элек караңгы көздә кавышкан булсак та, ел саен бу көнне ямьле язны каршылагандай сагынып көтеп алабыз, яшәреп киткәндәй булабыз. Еллар үтсә дә, күңел картаймый, йөрәктәге хисләр сүнми-сүрелми икән", - диләр Кичкетаңда яшәп алтын туйларына килеп житкән Чәчкә апа һәм Габделхак абый ТӨХБӘТОВЛАР.
Әнә, бүген дә ничек яратып, хөрмәт белән карый Чәчкәсенә Габделхак абый. "Еллар үтү белән, бер тән, бер җанга әйләнәсең икән ул. Чын мәгънәсендә, бер-беребезне ярты сүздән дә аңларга өйрәндек. Ул авырса, мин дә чирлим. Берничә сәгать кенә аерылып торсак та бер-беребезне юксына башлыйбыз. Абзарда маллар караганда Чәчкәм янда басып кына торса да рәхәт", - дигәндә, аның күзләрендә хатынына булган олы хөрмәтне абайламый мөмкин түгел. Моннан 50 ел элек ике яшь йөрәктә бөреләнгән ярату хисләренең дистә еллардан соң да сүнмәвен-сүрелмәвен, киресенчә, ныгый гына баруын күрсәтүче бу матур мизгел, ирексездән, үткәннәргә алып кайта.
...Бөек Ватан сугышы башланып берничә көн үтүгә гаиләдә алтынчы кыз булып дөньяга аваз сала Чәчкә. Башта бронь белән калдырган әтиләрен 1942 елның февралендә сугышка алалар. "Әтиең киткәндә: "Шушы алты баланы кочаклап үләрсең инде син", - дип елады. Гомеребез бетмәгәч, шөкер, без исән калдык. Ә менә әтиегезнең фронттан бер-ике генә хаты килде", - дип сөйли иде әни. Миннән олырак дүрт бертуган апам укытучылыкка укыдылар. Әнинең мине укытырга көче калмагандыр инде, шуңа 10 классны гына тәмамладым", - дип искә ала Чәчкә апа. Мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп Пермь якларына юл тота Барҗы-Омга кызы. Кунакка кайткан чакларда Кичкетаңда укытучы булып эшләүче апасы янына барырга ярата. Менә шунда таныштыра да инде язмыш аны булачак ире белән. "Ул чакта йөргән кызым да бар иде. Тик Чәчкәне бер күрүдә үк ошаттым", - ди Габделхак абый. Өч еллап очрашып йөргәннән соң бергә булырга карар кылалар яшьләр. Сүз уңаеннан: Габделхак - ун балалы гаиләдә төпчеге. Аны дөньяга тудырганда әнисенә 48 яшь була инде. Бала тудыру йортына: "Мин исән котыла алмам инде", - дип елап киткән Хаҗәр апа, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәп, 102 яшендә генә дөнья куя.
Ә Чәчкә каенана-каената, иренең абыйсы, җиңгәсе һәм аларның өч баласы янына тугызынчы кеше булып килә. "Ишле гаиләгә килен булып төшүдән бер дә курыкмадым. Иң мөһиме - кырыемда Габделхагым булу һәм авызымны тутырып "әти" дип әйтә алуым иде. Әтием сугышта һәлак булганлыктан, бу сүзне бер генә тапкыр да әйткәнем юк иде бит әле минем", - ди Чәчкә апа.
"Һәр гаиләнең үз куышы булырга тиеш" дигән "язылмаган канун" буенча яшь Төхбәтовлар гаиләсе дә яңа йорт салырга карар кыла. Бу вакытка абыйлары аерым йортка күчеп чыккан, ә Габделхак, төпчек бала буларак, төп йортта әти-әнисе янында яшәп калган була. "Авыр еллар иде. Балаларны үстерергә кирәк, акча җитми. Шуңа күрә итек басарга өйрәндем. 18 ел итек басып сатып тернәкләнеп киттек", - ди Чәчкә апа. "Тиз арада йорт салып керә алуыбызга әтиебез Әхмәтгәрәй бездән дә ныграк сөенде. "Инде хәзер тынычлап үлсәм дә була, чөнки тормышым ышанычлы кулларда кала", - дигәне хәтердә. Яңа йортта бер генә ел яшәп калды мәрхүм", - дип кушыла Габделхак абый. 31 ел бергә яшәгән каенанасы Хаҗәр әбине әле хәзер дә сагынып искә ала Чәчкә апа. "Әниле-кызлы кебек яшәдек. Ул мине бик күп тормыш, гаилә серләренә өйрәтте. 102 яшенә җитсә дә, безгә бер мәшәкате дә тимәде. Шул яшенә җитеп бер тапкыр авырганы булмады, хәтта күзлек тә кимәде ул. Биш кенә көн урын өстендә ятты да китеп барды. Урыны оҗмахта булсын", - дигәндә, күзләре яшьләнә. Менә шулай, әти-әниләренең хәер-фатихаларын алгангандыр инде, гаилә тормышлары көйле бара аларның. "Мин 10 елдан артык Кичкетаңда электр станциясендә эшләдем. Авылыбызда беренче утны яндыручы да мин. Ураза вакытларында, өлкәннәрнең үтенече буенча, иртән сәхәргә утны иртәрәк яндырып, кичен алар авыз ачмыйча сүндерми идем. Бик күп әби-бабайларның рәхмәтен ишеттем ул чакларда", - дип сөйли Габделхак абый. Аннан соңгы елларда комбайнчы булып эшли ул. Тырыш хезмәте өчен ике тапкыр мотоцикл белән бүләкләнә. Казанда Уңыш бәйрәмендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк алган алдынгы тырыш авыл хезмәтчәне дә әле ул. "Пенсиягә чыккач та 5 ел эшләдем комбайнда. Хәзер дә ел саен урак өсте җиткәч Чәчкәм белән басу-кырларларны әйләнеп кайтабыз. Эшләгән чакларны искә төшереп аңа сөйләгәч тә рәхәт булып китә", - ди авыл агае.
Гомере буе авызына хәмер дә, тәмәке дә капмаган үрнәк гаилә башлыгы да әле Габделхак абый. Әнә, алтын туйларын да бернинди спиртлы эчемлексез бик күңелле итеп уздырганнар. Чаллыда яшәүче уллары Марат, Казандагы кызлары Миләүшә һәм Ландыш гаиләләренең иң кадерле кешеләренә теләкләре бер генә: "Ходай картлык көнегездә пар канатларыгызны каермасын. Берүк исән-сау булып, туган йортыбызның утын сүндермичә озак еллар яшәгез әле". Амин, шулай булсын иде. Чәчкә апа белән Габделхак абыйныкы кебек мәгънәле, шул ук вакытта үрнәк тормыш юлы үтүче гаиләләр туган йортның, авылның гына түгел, җәмгыятебезнең нигезен саклый бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев