Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Авылыбыз җәүһәре

Мукшур авылы элек-электән үзенең оста гармунчы-җырчылары белән дан тоткан. Балачак истәлеге Без яшь вакытта Мәдәният йорты төрле күмәк уеннар, җыр-биюләрдән гөрләп торды. Егетләр гармуннарын тартуга, кызлар күбәләктәй бөтерелеп биеп җибәрәләр, күмәкләшеп җырлыйлар, такмаклар әйтешәләр иде. Ул күңелле вакытларны әле дә сагынып искә алам. Нургали Ганиев сыздырып гармунда уйнаса, аның энесе...

Мукшур авылы элек-электән үзенең оста гармунчы-җырчылары белән дан тоткан.
Балачак истәлеге

Без яшь вакытта Мәдәният йорты төрле күмәк уеннар, җыр-биюләрдән гөрләп торды. Егетләр гармуннарын тартуга, кызлар күбәләктәй бөтерелеп биеп җибәрәләр, күмәкләшеп җырлыйлар, такмаклар әйтешәләр иде. Ул күңелле вакытларны әле дә сагынып искә алам. Нургали Ганиев сыздырып гармунда уйнаса, аның энесе Суфьян көчле, моңлы тавышы белән кызларны гашыйк итә иде. Рәхимбай Субаев, Хәмзә-Зәки Хисмәтуллиннар, Илсур-Фәнил Гарифуллиннар, бертуган Җәүдәт, Шәүкәт, Риал, Зәки Хөрмәтовлар гармун сузганда кем генә тыныч утырып тора алды икән?! Бу буын гармунчылар эстафетасын Назыйм Моратов, Рәмзил Ганиев, Раушания Гыйльметдинова кебек яшьләр дәвам итте. Алар авылыбыз горурлыгы булсалар, Флүрә Хөрмәтова районыбызның йөзек кашына тиң. Аның бию көйләренә өздереп биемәгән берәр татар кешесе бармы икән?! Юктыр. Әлеге көйләр яңгырый башлауга ук аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдый башлый бит.
Флүрә күп еллар инде Чаллы каласында яши. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы татар музыка уен кораллары оркестры дирижеры ул. Кулындагы кечкенә таякчык белән безне моң дәрьясына алып керә, уйландыра, дәртләндерә, шатландыра, сагышландыра. Йөрәкләрне җилкендерердәй көйләр дә иҗат итә. Ул - ТРның атказанган артисты, мәдәният хезмәткәре, Ф.Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты. Флүрәне хәтта чит илләрдә дә беләләр, аның дәртле көйләренә Америка, Австралия, Финляндиядә дә рәхәтләнеп бииләр.
Уйлап карасаң, иҗат җимешләре шактый булган инде. 4 бию альбомы, 3 компакт дискысы дөнья күргән. "Халык көйләрен үзәкләрне өзәрлек, күңел кылларын тибрәтерлек, бии белмәгәннәрне биетерлек дәртле итеп уйный алган кеше генә чын гармунчы була", - ди Флүрә үзе.
Сыздыр әле, әйдә, гармуныңда!
Флүрә Хөрмәтова урман-суларга, киң болын, әрәмәләргә бай булган Мукшур авылында җиденче бала булып 1942 елда дөньяга килә. Бик күпләрнеке кебек аның да балачагы җиңел булмый. Әтисе Хөрмәт абый, төпчеген күрә дә алмыйча, сугыш кырында ятып кала.
Флүрә бик зирәк, чая булып үсә. Кечкенәдән гармун "җене" кагылган кыз өйдә беркем дә булмаганда абыйларының гармунын алып уйнарга өйрәнә. Октябрь бәйрәмендә Мәдәният йортында 1нче сыйныф укучысы Флүрә Хөрмәтова сәхнәгә гармун күтәреп чыккач, тамашачылар "аһ" итә. Флүрә уйный, ә күрше кызы Җәвирә Хөсәенова аңа кушылып җырлый. Флүрәне барысы да яратып, "гармунчы кыз" дип йөртә башлыйлар. Абыйлары гына баштарак "гармун уйнау кызлар шөгыле түгел", - дип аны яраткан уен коралыннан биздеререгә тырышалар. Әмма Флүрә үскәч музыкант булачакмын дип үзенә максат куя һәм аңа ирешә дә. "Гармунчы кыз" мәктәпне тәмамлагач, Лениногорскида музыка училищесында белем ала, дүрт ел хор, дирижерлык белән шөгыльләнә. Казан халык иҗат йортына урнашкач район, авыллардан килүчеләргә баян дәресләре укыта.
Ә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының дирижерлык бүлеген тәмамлагач, ул юллама буенча Чаллыга эшкә китә. КамАЗ төзелә башлаган еллар була бу. Энергиясе ташып торган Флүрә дә җиң сызганып эшкә керешә. "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләү белән беррәттән, аның каршында "Җәүһәр" җыр һәм бию балалар ансамбле оештыра. "Җәүһәр"гә йөргән балаларны әле хәзер дә сагынып искә алам. Аларның берсе дә югалып калмады", - ди Флүрә шәкертләре өчен сөенеп.
Тынгысыз ханым, баян, тальян гармун, мандолина, курай, кубыз һәм башка уен коралларында уйный белүче яшьләрне тулай тораклардан эзләп, ансамбль дә оештыра. 9 кешелек ансамбль елдан-ел зурая, шәһәрдәге бер генә концерт та алардан башка үтми. 1976 елда Мәскәүнең Үзәк телевидениесе оештырган "Безнең адрес - Советлар Союзы" дигән тапшыруда катнашу бәхетенә ирешәләр. Шулар өстенә, Флүрә халык көйләрен гармунда башкарып, радио-телевидениегә яздырып, халыкка кайтару теләге белән янып йөри. Моңлы тавышы белән "Әй, гүзәлем", "Шахта", "Сарман" көйләрен сузганда, аның матур җырлавына гашыйк булмый мөмкин түгел.
Флүрә - туган якларда сирәк кунак. Без аның туып-үскән гүзәл табигатьле Мукшурына ешрак кайтуын телибез. Сагынабыз, бик хөрмәт итәбез без сине, гармунчыбыз!
Ямьле җәйгә аяк атлаган мәлдә Флүрә Хөрмәт кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Гармун моңнарына күмүче хөрмәтле якташыбызны гомер бәйрәме белән котлап, моң чишмәләренең саекмавын, татар дөньясында якты йолдыз булып балкуын телибез.
Рәйсә СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Мукшур авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев