Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Балачак хыялы чынга ашты

2012 ел пассажирлар хәрәкәте электровозы машинисты Илдар ШАКИРТОВ өчен аеруча истәлекле: март аенда 45 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, июнь башында тимер юлда эшли башлавына 25 ел тулган. "Ходай мине лаеклы ялга киткәнче тимер юллардан, яраткан эшемнән аермасын", - дип тели машинист. Тимер юлда эшли башлаган көне әле дә хәтерендә Илдарның....

2012 ел пассажирлар хәрәкәте электровозы машинисты Илдар ШАКИРТОВ өчен аеруча истәлекле: март аенда 45 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, июнь башында тимер юлда эшли башлавына 25 ел тулган. "Ходай мине лаеклы ялга киткәнче тимер юллардан, яраткан эшемнән аермасын", - дип тели машинист.
Тимер юлда эшли башлаган көне әле дә хәтерендә Илдарның. "1985 елда 27нче училищены тәмамлап, 2 ел армиядә хезмәт итеп кайттым. 1987 елда Әгерҗе локомотив депосына электровоз машинисты ярдәмчесе булып урнаштым. Беренче эш көнемдә остазым, машинист Әсгать Баһаветдинов белән Янаулга йөк поезды алып бардык. Поезд тимер юлдан җилдәй оча. Тирә-якта урманнар, кырлар гына күренеп кала. Кама аша салынган зур күперне чыкканда матурлыкка сокланудан йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Моңа кадәр читтән генә күзәтеп йөргән күпер аша үзең йөрткән поезд белән чыгу күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек тә, горурлык та өстәде. Менә шулай беренче баруымда ук үз һөнәремә гашыйк булып кайттым мин", - дип сөйли ул әле хәзер дә дулкынлануын яшерә алмыйча. Остазы ярдәме белән электровоз йөртү серләренә бик тиз арада төшенә яшь белгеч. 1990 елда имтиханнарны экстерн тапшырып, Кизнер һәм Янаул юнәлешләрендә үзе электровоз йөртә башлый. "Юлда иптәшең үзеңнән яхшырак булсын" дип юкка гына әйтмиләр. Безнең эштә машинист һәм ярдәмчесенең килешеп эшләве бик тә мөһим. Бу яклап мин бәхетле. Җиде ел ярдәмчем булып эшләгән Андрей Загуменовка хөрмәтем бик зур. Югары белемгә ия булганнан соң, аны локомотив депосына инструктор итеп билгеләделәр", - ди Илдар. Бүгенге көндә ярдәмчесе Азат Шәрипов белән лаеклы ялга киткәнче эшләргә язсын иде, дип тели.
Илдар 2008 елдан пассажир хәрәкәте поездларын йөртә. Беренче класслы машинист күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Араларында Горький тимер юлы дирекциясенеке дә бар. Хәзерге вакытта Әгерҗе-Дружинино юнәлешендәге пассажир поездларын йөртә ул. "Йөк поездларын йөртү дә зур җаваплылык сорый, ә пассажир поездларын йөртү икеләтә җаваплы һәм катлаулы. Безгә кеше үз гомерен ышанып тапшыра бит. Аның исән-имин үз станциясенә барып җитүе - безнең кулларда", - ди югары класслы машинист. Бүгенге көн һәр һөнәр иясеннән заман белән бергә атлауны, үз эшеңне барлык нечкәлекләренә кадәр белүне таләп итә. Машинист өчен бу аеруча кирәк. "27нче училищеда бик төпле белем бирделәр. Тик аны һәрвакыт камилләштереп торырга кирәк. Мин дә буш вакытларымда кулыма китап алып укыйм, Интернет аша башка тимерьюлчылар белән аралашам. Башка машинистлар белән үзара тәҗрибә уртаклашу да бик файдалы. Гомумән, без, машинистлар, бик дус-тату яшибез", - ди Илдар. Һөнәри осталыкны күтәрү өстенә, машинистның физик яктан яхшы чыныккан, тәртибе дә "5"лелек булырга тиеш. "Тәртип" дигән төшенчә балачактан ук каныма сеңдерелгән. Бу яктан әтием Илдус, әнием Венерага зур рәхмәт. Икесе дә гомерләре буе көнкүреш комбинатында эшләп, бик җаваплы хезмәт башкарсалар да, өлкән тикшерүче булып эшләүче энем Илнурга да, миңа да яхшы тәрбия биргәннәр", - ди ул. Ә менә физик чыныгуны шәһәр читендәге бакчаларында эшләп ала торгандыр, мөгаен. "Язын җир кипкәнне көтеп кенә торам. Бакчада, җирдә эшләргә бик яратам. Быел да чираттагы ялымны бакчабызда уздырдым. Монысы да - балачактан ук күнегелгән гадәт. Тырыш хезмәтебезнең әҗере буларак, бакчада уңыш бик мул", - ди ир-егет. Әнә, күптән түгел генә хатыны Раушания белән кызы Иделия җылы якка ял итәргә киткәч, улы Илсаф белән бергәләп кайнатмалар ясаганнар, хәтта кыяр-помидор да тозлаганнар. "Машинист өчен тагын бер мөһим нәрсә - тылның ышанычлы булуы. Бу яклап мин хатыным Раушаниягә зур рәхмәтле", - ди тимерьюлчы. Ижау тимер юл техникумын тәмамлаган кызлары Иделия, 27нче училищеда машинист һөнәрен үзләштерүче уллары Илсаф өчен дә күңеле тыныч атаның. "Димәк, тәртипләре дә яхшы булачак. Тимер юлда эшләсәләр, матди яктан да кыенлык күрмәячәкләр", - дип фикерли ул.
...Кечкенә вакытларында ук вокзалга барып поездларны күзәткән, үзе дә шуларны йөртергә хыялланган Илдарны, үзе әйтмешли, инде яраткан эшеннән берни дә аера алмас. Бары сәламәтлеген, исәнлеген генә бирсен Ходай.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев