Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Балык башыннан чери

Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында Татарстандагы социаль-икътисади мониторинг комитетының 2012 елда үткәргән коррупциягә каршы мониторингта ришвәтчелек факторларына анализ ясалды. Әлеге мониторингка анализ белән комиссия әгъзаларын район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Айгөл Чураева таныштырды. Коррупциягә каршы мониторинг комитеты 2012 елда Татарстанда халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмавын тикшергәндә...

Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында Татарстандагы социаль-икътисади мониторинг комитетының 2012 елда үткәргән коррупциягә каршы мониторингта ришвәтчелек факторларына анализ ясалды.
Әлеге мониторингка анализ белән комиссия әгъзаларын район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Айгөл Чураева таныштырды. Коррупциягә каршы мониторинг комитеты 2012 елда Татарстанда халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмавын тикшергәндә җәмәгать фикерен өйрәнгән. Мониторинг барышында мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык тармакларында ришвәтчелеккә китерүче сәбәпләргә тирән анализ ясалган. Ә бу сәбәпләрне бетерү өчен иң беренче муниципаль дәрәҗәдә нәтиҗәле актив эш алып барырга кирәклеге һәркемгә ачык. Юкка гына халык "балык башыннан чери", димәгән бит. Әйдәгез, безнең районда әлеге тармакларда хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында җәмәгатьчелек фикеренә бергәләп колак салыйк.
МӘГАРИФтә сабыйны балалар бакчасына урнаштыруда, бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда, югары уку йортына кергәндә туа торган проблемалар ришвәтчелеккә чыганак булып тора. Социалогик тикшерү вакытында да сораштырган Татарстан халкының 55%ы ВУЗга укырга кергәндә ришвәт бирми һич мөмкин түгел дигән фикерен әйткән. Сезнең дә күпләрегез моның белән тулысынча килешәдер. Чөнки үзегезнең дә шул хәлгә тарыганыгыз, ул-кызыгызны югары уку йортына кертү өчен саллы гына ришвәт биргәне бардыр. Өстәвенә, зачет, имтихан тапшырганда да укытучыга ришвәт бирү очраклары турында еш сөйлиләр. Ата-ананың кесәсе генә чыдасын.
Әгерҗе районында исә сораштырган халыкның 50%ы балалар бакчаларында даими рәвештә өстәмә акча җыюларын белдергән. "Мәктәпләрдә дә ата-аналардан нәрсәгә генә акча җыймыйлар!" дигән фикердә күпләр.
СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ тармагында да халык медицина хезмәте күрсәтелүнең сыйфатыннан канәгать түгел. Татарстан халкы фикеренчә, ришвәт алу буенча медицина хезмәткәрләре - республикада икенче урында. Әгерҗе районында сораштырган халыкның 40%ы хастаханәдә урыннар җитәрлек булмавын белдергән. "Медицина хезмәткәрләре күрсәткән бөтен хезмәтләре өчен ришвәт бирми мөмкин түгел" дигән фикерне җиткерүчеләр дә күп булган. Участок табибларына чиратлар зур булу проблемасы - Әгерҗе районы халкының иң "авырткан җире", әлбәттә. Сәбәбен табиблар җитмәүдә дип аңлаталар. Бу факт белән поликлиникага килгән һәркем очрашадыр, мөгаен. Сер түгел, күпләребез: "Табиб аякка гына бастырсын, яхшылап дәваласын гына, ришвәтен дә, күчтәнәчен дә бирергә әзер", - дибез бит. Ә авыруны дәвалау - табибның төп бурычы, төп эше икәне турында уйлап та карамыйбыз. Бер авыл агае әйтмешли, "үзебез бозып бетерәбез табибны. Кайберсе "төрткәнне" генә көтеп тора хәзер".
ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫКта да коррупция гөрләп чәчәк ата. Хөкүмәт тарафыннан ремонт-төзелеш өчен бирелгән зур суммалар, бу тармакта абсолют үтә күренмәлек булмау шуңа китерә дә инде. Сораштыруда катнашкан халыкның 32%тан күбрәге торак-коммуналь хезмәтләрдән канәгать түгел. Күпләр бу тармактагы хезмәтләр турында гади халыкка аңлаешлы мәгълүмат җиткерелмәвен әйтә.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча газеталарда да ришвәтчелеккә каршы язмалар, коррупционерлар турында материалларның азлыгы күренеп тора. Ә мондый язмалар башкаларга сабак булсын өчен бик тә кирәк, әлбәттә.
Комиссия утырышында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният тармаклары җитәкчеләре Вәсилә Сафиуллина, Андрей Шубин, Гөлчәчәк Шакирова әлеге мониторинг нәтиҗәләре буенча үз фикерләрен, ришвәтчелеккә каршы нинди чаралар күрелүен әйттеләр.
Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сез коррупция фактларына юлыгасыз икән, дәшми калмагыз. Түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз: 21560, 21850.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев