Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Барысы да – халык өчен

    Чит илгә сәяхәт итү, анда белемеңне, һөнәри осталыгыңны күтәрү бәхете һәркемгә дә елмаймый. Тик әгәр син актив, үҗәт, белемле булсаң, чит илгә хәтта стажировка узарга да барырга була икән. Бүген бездә кунакта ике шәһәр мәктәбенең инглиз теле укытучылары - ТР Хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты ияләре. Алар бер ай дәвамында Англиялә британ...

    Чит илгә сәяхәт итү, анда белемеңне, һөнәри осталыгыңны күтәрү бәхете һәркемгә дә елмаймый. Тик әгәр син актив, үҗәт, белемле булсаң, чит илгә хәтта стажировка узарга да барырга була икән.
    Бүген бездә кунакта ике шәһәр мәктәбенең инглиз теле укытучылары - ТР Хөкүмәтенең "Алгарыш" гранты ияләре. Алар бер ай дәвамында Англиялә британ гаиләләрендә яшәп инглиз теле күнекмәләрен ныгыттылар, гел шул телдә генә аңлаштылар, халыкара мәктәптә белем алдылар.
    Татьяна ШАМШУРИНА, 2нче шәһәр мәктәбе: "Чит ил тормышына күнегү алай авыр булмады. Башта өч көн икенче сәгать поясына ияләшергә туры килде, чөнки анда вакыт бездәгедән 3 сәгатькә алдарак. Безне, иң беренче чиратта, халыкның бик тә кунакчыл, тәртипле булуы сокландырды. Әйтик, чират торганда бернинди этеш-төртеш, кычкырыш юк, чиратсыз керүчене күрмәссең. Өлкәннәрне, бигрәк тә инвалидларны, ихтирам итәләр. Ә ял көннәрендә, чын мәгънәсендә, ял итәләр: күпләре паркларда яшел үлән өстендә пикниклар оештыралар.
    Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә, яшеллек, агачлар бик күп, куаклар бик матур. Бездәге каеннарны күреп тә сөендек.
    Мондагы өйләр мәйданы буенча зур, күпчелеге - ике катлы. Бөекбританиядә җир бик кыйммәт, шуңа күрә биредә җиргә бик сакчыл карыйлар.
    Ризыкка килгәндә, алар гамбургер, бутербродларга өстенлек бирәләр. Кибетләрдә бик күп ярымфабрикатлар сатыла. Ашлар юк, шуңа күрә үзебезнең кәбестә ашын бик тә сагындык.
    Лондонга экскурсиягә бару онытылмас тәэсирләр калдырды. Беренчедән, безгә Олимпиада уеннарын карау бәхете елмайды. Анда танылган спортчыларны, эстрада һәм кино йолдызларын күрдек. Лондонда иң сокландырганы - һәйкәлләр һәм музейларның күплеге. Иң гаҗәпләндергәне мадам Тюссоның балавыздан ясалган сыннар музее булды. Букингем сараен таң калып карап йөрдек. Тауэр игътибарыбызны үзенең риваятьләре белән җәлеп итте. Риваятьләрнең берсендә "Тауэрда козгыннар булганда, Лондон яшәячәк әле" диелә. Козгыннарны читлекләрдә тоталар, аларны карау өчен махсус кешеләр куелган.
    Вестминстер сарае манарасыннан Биг-Бэн сәгате сукканын да ишеттек. Тик үзебезнең Спасс манарасыннан ишетелә торган Курантлар сугуы безгә барыбер якынрак...".
    Фәридә ГАЛИМОВА, 2нче шәһәр мәктәбе: "Мин стажировканы яшь Брайтон шәһәр-курортында уздым. Ул Ла-Манш ярында урнашкан, аның салкын суы биредәге һава торышына зур йогынты ясый.
    Брайтон халкы бик тә кече күңелле. Нәрсә генә сорасаң да, җентекләп аңлаталар. Кибетләрдә һәр сатып алучыны елмаеп каршы алалар, елмаеп озаталар.
    Халык уңайлылыкка һәм файдалылыкка бик зур игътибар бирә. Әйтик, анда кыйммәтле зур чит ил машиналарын күрмәссең, күпчелеге - аз бензин яндыручы кечкенә машиналар. Халык эшкә велосипедларда йөри. Юлда йөрү өчен аларга аерым полоса да билгеләнгән.
    Автобусларга да таң калдык. Алар, керергә уңайлы булсын өчен, бернинди баскычларсыз ясалган. Коляскалы әниләр, инвалидлар өчен бик уңайлы бу. Автобусның икенче катында күбрәк яшьләр йөри.
    Брайтонда халык бик гади итеп киенә. Иң мөһиме - уңайлы булсын.
    Без анда төрле континет вәкилләре белән бергә укыдык. Аларның күпчелегенә Англиядәге әлеге курсларны "сатып алырга" туры килгән. Ә безгә барысы да бушлай булды. Бу - Татарстан Хөкүмәтенең район педагогларына олы бүләге".
    Ольга ИСМӘГЫЙЛЕВА, 3нче шәһәр мәктәбе: "Брайтон безне матур һава торышы белән каршы алды. Яңгырлар булмады диярлек. Тик көн саен диярлек куе томан, аның арасыннан берни дә күренми.
    Безне биредәге чисталык сокландырды. Хәтта чүп контейнерлары янында да бер чүп күрмәссең. Биредә чүпне сортларга аералар.
    Мин инглиз гаиләсендә яшәдем. Иренә дә, хатынына да - 57 яшь. Икесе дә эшлиләр, чөнки монда пенсиягә 66 яшьтән генә чыгалар. Хуҗабикәнең әнисе социаль приютта яши. Балалары һәр ял саен янына барып, хәлен белеп кайталар. Андагы приютлар санаторий кебек, аларны бездәге картлар йортлары белән чагыштыру мөмкин түгел.
    Инглизләр өлкәннәргә генә түгел, йорт хайваннарына да бик игътибарлы. Әйтик, без яшәгән йорт хуҗаларының Сильва кушаматлы песиләре дә бар иде. Ул хуҗалар белән хәтта бер өстәл артына утырып "ашый".
    Англиядә клублар бик күп. Хуҗалар безне ябык клубка алып бардылар. Матур, купшы бинада җанлы аралашу бара, музыка яңгырый. Клубка килүчеләрнең күпчелеге - өлкәннәр. Аларның бер-берсенә җылы мөгамәләсе әллә каян сизелеп тора. Безнең белән дә бик теләп аралаштылар, бик күп сораулар яудырдылар...".
    ×××
    Хөрмәтле мөгаллимнәрнең һәркайсы бер нәрсәне кат-кат ассызыклады: "Без Бөекбритания халкының бик тә әдәпле икәнен белә идек, тик ул кадәр дәрәҗәдә дип күз алдына да китермәдек. Алар кеше янына якынрак килсәләр дә гафу үтенә башлыйлар. "Sorri.... Sorri" (гафу итегез) дигән сүзне бик еш ишетергә була биредә". Алар әлеге илдә барысы да халык өчен эшләнүенә дә соклануларын әйттеләр. Аларны тыңлаганнан соң, бездәге чынбарлыкка әйләнеп кайтуы да авыр. Без инглизләр кебек яшәү рәвешенә ирешә алырбызмы икән... Ай-һай...
    Әлеге укытучылар Бөекбританиядә бер ай дәвамында алган тәэсирләрен, белемнәрен түкми-чәчми укучыларына да җиткерерләр һәм шул рәвешчә, аларга киләчәккә адым ясарга ярдәм итәрләр дип ышаныйк.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: