Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • БДИ буенча сорауларны Рособрнадзор җитәкчесенә бирергә мөмкин

    Октябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы узачак. 17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте. Сергей Кравцов һәм идарә белгечләре 2018 елда бердәм дәүләт имтиханнары һәм 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү,...

    Октябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы узачак.

    17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

    Сергей Кравцов һәм идарә белгечләре 2018 елда бердәм дәүләт имтиханнары һәм 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, бөтенроссия тикшерү эшләре, мәгариф сыйфатына караган халыкара тикшеренүләр буенча сорауларга җавап бирәчәк.

    Очрашу вакытында төбәкләрдән туры элемтәләр булачак дип планлаштырыла.

    Хәзерге вакытта сораулар электрон почта (ege@obrnadzor.gov.ru) аша һәм Рособрнадзорның социаль челтәр битендә кабул ителә. Сорауларны язмача яки видеомөрәҗәгать рәвешендә җибәрергә мөмкин. Иң кызыклы сорауларга җавапны очрашу вакытында бирәчәкләр.

    Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: