Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер бәхетең булмагач

Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Гомәр Шакиров һәм социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Хәсәнова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты котлавын һәм үзебезнең дә тәбрикләүләребезне җиткерергә, күчтәнәчләребезне тапшырырга килгәч, Әгерҗедәге Чайковский урамында яшәүче Гайнежинан әби ХӘСӘНОВАның сабый баладай сөенүен күрсәгез иде... И-и, олы кешегә күп кирәкме инде?! "Путин...

Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Гомәр Шакиров һәм социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Хәсәнова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты котлавын һәм үзебезнең дә тәбрикләүләребезне җиткерергә, күчтәнәчләребезне тапшырырга килгәч, Әгерҗедәге Чайковский урамында яшәүче Гайнежинан әби ХӘСӘНОВАның сабый баладай сөенүен күрсәгез иде... И-и, олы кешегә күп кирәкме инде?! "Путин үзе котлау җибәргән бит", дип открытканы күкрәгенә кысып, сыйпап кына торды.
...Узган гасырның 30нчы елларында төзелгән авария хәлендәге торакта 32 ел яшәсә дә, үз гомерендә ваннада юынуның, фатир эчендәге җылы бәдрәфкә йөрүнең ни икәнен белмәсә дә, 90 яшьлек әби сүз саен: "Ходайга шөкер, 8 мең пенсия алам, тамагым тук, улым Флүр бик тәрбияли. Боларны яшь чагымда күрдеммени мин?!" - дип шөкерана кылды. Юбилярның бик тә ачы язмышлы икәнен белсәк тә, Гайнежинан әбекәй, авызы тулы кара кан булса да, төкерә торганнардан түгел икән. "Безнең кордашларның кайсы гына җиңел тормыш күргән инде, балакайларым... Яшьтәшләремнең берсе дә исән түгел инде. Ә менә миңа Ходай озын гомер бирде. Яшь чагымда бер чегән хатыны озак яшәрсең, ләкин рәхәт күрмәссең, тавык кебек казынып бөтен тормышыңны үзең тартып барырсың дигән иде. Кайгы-хәсрәтне күп күрсәм дә, сабыр булдым, гайбәт сөйләп йөрмәдем, кешенекенә тимәдем, ат урынына эшләдем, башкаларга гел ярдәм итәргә тырыштым", - дип сөйли башлагач, әбинең күңеле тулып, бераз ачылып китте.
Гомер юлы күбрәк югалтулардан, кайгы-хәсрәттән торган шул бу әбинең. 3 яшендә әтисе, 12 яшендә әнисе яшьли вафат булалар. Өч бертуган кыз Ижау каласында үги әти белән торып калалар. Кызларны кыерсытмаса да, үги әтиләре бераздан өйләнергә теләвен әйтә. Әле ярый, өч ятимне үзенең ике баласы янына сыйдыручы танышлары табыла. "Балалар йортына гына җибәрә күрмәсеннәр дип бик курыккан идек. Безне үз канаты астына алган Тайбә апага әлегәчә рәхмәтлемен, мәрхүмәне догамнан калдырмыйм", - дип күз яшьләрен сөртә әби. Бер эштән дә куркып тормаска ул өйрәтә ятим кызларны. Сугыш елларында хәрби заводта йөк төяүче булып эшли Гайнежинан. Чандыр, кечкенә буйлы кызга хәрби корал тутырылган әрҗәләрне күтәрергә кайдан көч килгәндер?! Берничә тәүлек өйгә кайтмыйча, йокламыйча, көннәр буе авызга бер ризык капмыйча эшләгән чаклары турында тыныч кына сөйли алмый ул, күңеле тула. Өч ахирәте белән фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка да бара ул. Ләкин "сез тылда кирәк", дип кире боралар кызларны. Шушы авыр хезмәттә сугыш беткәнче эшли ул.
Аннан язмыш аны Әгерҗегә китерә. Наил Хәсәновка кияүгә чыгып, Кунгуров урамына килен булып төшә ул. Бер бәхетең булмаса, булмый икән. Ире эш сөймәүче, эчәргә яратучы, хатынын, ике баласын җәберләүче булып чыга. Чегән хатынының сүзләре хак була, тормыш йөген ялгызы тартырга туры килә Гайнеҗинан апага. Озак еллар тимер юл пекарнясында икмәк пешерә. Пенсиягә чыккач, вокзалдагы кафеда эшли.
"Бер эштән дә курыкмадым, танышларыма, дусларыма барсам да үземә эш табып, ярдәм итәргә тырыштым. Эш түгел, бала хәсрәте бетерде мине. Сахалинда яшәгән 40 яшьлек кызымның гомере өзелү кайгысы бик нык какшатты. Бала хәсрәтеннән дә олырак кайгы юк икән", - ди әңгәмәдәшем газиз баласының фотосурәтен сыйпап. Аннан сүзен дәвам итеп: "Әле ярый, улым бар дип сөенәм. Менә 10 ел аракыны авызына да капмый. Кулыннан килмәгән эше юк. Өйдә итеккә олтан сала, ботинкалар ямый, заказлары бик күп була. Төзелеш эшенә дә кулы ятып тора. Ул тәрбияләмәсә, туксанга да җитмәгән булыр идем. Күршеләрем Алсу белән Фәридә, танышларым Ясминә, мәрхүмә ахирәтем Рәшидәнең кызы Венера бик якын итәләр, тәмле мич ашлары белән сыйлыйлар. Менә туган көнем белән котлап та никадәр күчтәнәчләр китерделәр", - дип сабыйлардай сөенә Гайнеҗинан әби.
Әнә шундый авыр язмыш сынаулары кичергән әбинең туксанын тутырганда да зиһене яхшылыгына, әле дә улын эштән аш пешереп көтеп алуына, матур гөлләр үстерүенә, ел саен ураза тотуына сокланмый мөмкин түгел. Авария хәлендәге йортта яшәүче Гайнеҗинан әбигә гомер көзләрендә булса да якын киләчәктә яхшы фатирның рәхәтлекләрен күреп яшәргә язсын иде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев