Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер-берсенә терәк, кирәк алар

Иске Эсләктә гомер кичерүче Индира-Билал ГАЛЛӘМОВларның тормыш корып яши башлауларына - 40 ел. Индира ханым, Иске Эсләк авыл җирлегендә эшләп, авылдашларның ихтирамын яулады. Аның белән без күп еллар бергә эшләдек. Индираның гомер юлын, шатлыклы, борчулы вакытларын бик яхшы беләбез. 14 яшендә әнисез кала, 18 яшьлек сөекле улы Айратны җир куенына...

Иске Эсләктә гомер кичерүче Индира-Билал ГАЛЛӘМОВларның тормыш корып яши башлауларына - 40 ел.
Индира ханым, Иске Эсләк авыл җирлегендә эшләп, авылдашларның ихтирамын яулады. Аның белән без күп еллар бергә эшләдек. Индираның гомер юлын, шатлыклы, борчулы вакытларын бик яхшы беләбез. 14 яшендә әнисез кала, 18 яшьлек сөекле улы Айратны җир куенына сала... Газиз баласын югалту хәсрәте аны гомерлек кайгы утына салды. Үги әни тәрбиясендә узган елларын Индира бер дә начар итеп искә алмый. Бу йортка килгән хатын бик акыллы, кешелекле була. Балаларны аякка бастыру, кеше итү өчен көченнән килгәнчә тырыша. Индира урта мәктәпне тәмамлаганнан соң балалар бакчасы, мәктәптә тәрбияче, укытучы булып эшли. Хезмәт юлының 25 елын авыл җирлеге Советында эшләүгә багышлый. Халык нинди генә үтенеч, мөрәҗәгать белән килгәндә дә ул аларны игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә белде. Аның белән теләсә нинди проблеманы уртага салып хәл итә идек, эштә һәрвакыт минем уң кулым булды ул.
Индираның җәмәгате Билал аның тормышында һәрвакыт олы терәк булды. Дөнья йөген бергә тарттылар, авырлыкларны, кайгыларны бергә җиңделәр. Айратлары 18 яшендә юл фаҗигасендә вафат булгач, тормышлары бермәлгә җимерелгәндәй, туктап калгандай тоелды. Әмма Индира да, Билал да сабыр канатларын сындырмадылар, хәсрәтне эш белән юдылар. Абзар тутырып мал-туар асрадылар, җәй көне кош-корт тоттылар. Бакчаларында нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш юк аларның. Балыкка, гөмбәгә йөрү, җиләк җыю, бал кортлары тоту - бу гаиләнең яраткан шөгыльләре. Индираның тагын бер яраткан шөгыле - ул көз көне алмадан бик күп итеп тәмле сок ясый. Кышкы озын кичләрдә дуслар, туганнар белән кич утырырга йөрүләрне матур традициягә әйләндерделәр алар. Үлем-китем булганда да Индира хәсрәт килгән гаиләнең авыр кайгысын уртаклашырга килеп җитә, ярдәм кулын суза.
Гомер үтә... Сезнең дә гаилә корып яши башлавыгызга 40 ел тулган. Алда бәхетле картлык көтсен сезне. Бер-берегезгә кирәк, газиз кызыгыз Гөлчәчәккә, аның гаиләсенә терәк булып яшәгез.
Галимҗан МУЛЛАХМӘТОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев