“Бер ел эчендә Әгерҗе туган шәһәребезгә әйләнде“, - диләр Украина качаклары
"Бер ел эчендә Әгерҗегә шулкадәр ияләштек, әйтерсең, гомер буе биредә яшәгәнбез. Безгә мондагы яшәү шартлары да, шәһәр халкы да бик ошый", - ди моннан бер ел элек Донецк өлкәсенең Зугрэс шәһәреннән кайтып төпләнгән биш балалы Елена-Олег КОЗАЧУК гаиләсе. - Татарстанда бөтенләйгә төпләнеп калу уебыз көннән-көн ныгый гына. Дөрес, без яшәгән...
"Бер ел эчендә Әгерҗегә шулкадәр ияләштек, әйтерсең, гомер буе биредә яшәгәнбез. Безгә мондагы яшәү шартлары да, шәһәр халкы да бик ошый", - ди моннан бер ел элек Донецк өлкәсенең Зугрэс шәһәреннән кайтып төпләнгән биш балалы Елена-Олег КОЗАЧУК гаиләсе.

Менә бер ел эшмәкәр Роберт Яушевның шәхси остаханәсендә аяк киемнәре төзәтүче булып эшли ул. Даими клиентлары да барлыкка килгән. Аларга сентябрь аеннан ташламалар да ясарга ниятләп тора.
- Хуҗам Роберт Равилевич белән уртак телне бик тиз таптык. Эш белән тәэмин итү өстенә, җае чыккан саен ярдәм итеп тора, рәхмәт яусын. Әнә, күптән түгел генә балаларга компьютер бүләк итте, - ди Олег.
Балаларга килгәндә, бер яшен тутырган Галина һәм Ярина әниләре белән өйдә тәрбияләнсә, Сергей, Елена һәм Полина 3нче мәктәптә укыйлар.
- Бик тәртипле, тәрбияле балалар. Тырышып укыйлар. Әти-әниләре дә аларның укуы белән гел кызыксынып тора. Иртәнге якта балаларын мәктәпкә алып киләләр, дәресләр беткәч, каршы алалар, - ди 3нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ралия Ахунова.
Сергей белән Елена Әгерҗе сәнгать мәктәбенә дә йөриләр. Сергей аккордеонда уйный, Елена рәсем түгәрәгендә шөгыльләнә.
- Улыбыз быел бик күп чараларда катнашты, район бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясады. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең отчет концертында аларның уңышларына сөенеп утырдык, - ди Олег.
- Бу уку елында Сергейны республика бәйгеләренә әзерли башлаячакбыз. Бик тырыш малай. Шуңа югарырак дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә сынатмаячагына ышанабыз, - ди сәнгать мәктәбе мөгаллимәсе Фәридә Кумерова.
Гомумән, Козачук гаиләсе балаларын төрле яктан камилләшкән шәхес итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә.
- Без шәһәрдә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмаска тырышабыз. Күптән түгел Шәһәр көнендә күңел ачтык. Кичләрен Әгерҗе урамнары буйлап йөрергә дә бик яратабыз, - ди Олег.
Балалар китапханәгә дә, "Авангард" кинотеатрына да еш йөриләр.
- Биредә тыныч булгач, аларның үзләрен генә чыгарып җибәрергә дә куркыныч түгел, - ди гаилә башлыгы. Әгерҗе белән генә чикләнеп калмыйлар, башка шәһәрләргә дә баралар. Күптән түгел балаларын Казанга, Чаллыга, Алабугага экскурсияләргә алып барганнар, шушы араларда Ижауга зоопаркка барырга җыеналар.
- Өйдә утырып кына бала тирә-якны танып белергә ничек өйрәнсен инде?! Эш- гаилә-эш белән чикләнгән кешеләрне аңламыйм, аңларга да теләмим, - дип фикер йөртә гаилә башлыгы.
Бер ел эчендә гаиләнең дә, балаларның да бик күп танышлары барлыкка килгән.
- Халык гади, эчкерсез, ачык йөзле, киң күңелле биредә. Безгә ярдәм кулы сузучылар да бик күп. Азык-төлек белән дә, башка яклап та ярдәм итәргә тырышалар. Әнә, күптән түгел берәү балаларга пластик чаңгы бүләк итте. Шуңа рәхмәтле булмый, ни әйтәсең инде әгерҗелеләргә?! - дип дәвам итә Олег.
Хәзерге вакытта II Гагарин тыкрыгында урнашкан ике катлы йортларын эчке өлешен ремонтлау белән мәшгуль гаилә.
- Бер шөреп борган саен сөенәм. Яшәргә менә дигән йортыбыз, ашарга ипиебез, эш урыным бар, балалар мәктәпкә йөри. Иң мөһиме, Татарстанда, Әгерҗедә тыныч, рәхәт. Шуңа бүгенге тормышыбызга зарлану гөнаһ булыр, - ди Олег.
Ә безгә гаилә әгъзаларының оптимистлыгына сокланасы, алардан үрнәк аласы гына кала.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз