Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер сыерлы Сокман авылы

Тәбәрле авыл җирлегенә караган СОКМАН авылында хәзерге вакытта 35 йортта ут яна. "Авыл бетә", дип чаң суга авылның өлкәннәре. Ә бит Сокманда заманында 150дән артык хуҗалык, фермада 200 баштан артык сыер булган. Кыскасы, гөрләп яшәгән чагы булган авылның. ҖЫЕЛУ УРЫНЫ - КИБЕТ Сокманлыларның яшәү рәвеше, тормыш-көнкүрешләре белән танышу, авыл кешеләре...

Тәбәрле авыл җирлегенә караган СОКМАН авылында хәзерге вакытта 35 йортта ут яна. "Авыл бетә", дип чаң суга авылның өлкәннәре. Ә бит Сокманда заманында 150дән артык хуҗалык, фермада 200 баштан артык сыер булган. Кыскасы, гөрләп яшәгән чагы булган авылның.

ҖЫЕЛУ УРЫНЫ - КИБЕТ

Сокманлыларның яшәү рәвеше, тормыш-көнкүрешләре белән танышу, авыл кешеләре белән аралашу нияте белән бирегә килеп чыккач, иң беренче кибеткә тукталырга булдык. Чөнки кече авылда кибет - халыкның бердәнбер җыелу урыны инде ул. Ипи киләсе көн икән. Авыл апайлары кибет ачылуга сатучы Рафилә Нәбиуллина янына җыелганнар.

- Бөтен яңалыкны биредә ишетәбез инде, сеңлем, - дип кеткелдәп көлеп алдылар алар.

Кибет киштәләре товар белән сыгылып тормаса да, бөтен әйбер дә бар, заказ белән дә кайтартырга була икән.

Авылда яшәү өчен уңайлыклар бар. Газ кергән, су өйләрдә ага. "Шәһәрчә яшибез", диләр апайлар. Җәен күп хуҗалыкта каз тоталар. "Казлар өчен буаны үзебез буабыз, авыррак билгеле. Әмма элеккедән калган каз асрауны туктатасы килми", диләр.

Хат ташучы Елена Дмитриевага бик рәхмәтле авыл халкы. "Тәбәрлегә көн саен сигез чакрым җәяү йөреп гәҗитләрне, пенсияне алып кайта, бөтен түләүләрне дә аның аша башкарабыз, бик төгәл", диделәр.

Аннан кыш буе юлларны кардан чистарткан "Брус" юл төзүчеләренә, авыл проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүче фермер Рамил Нәбиуллинга, депутат Рамис Галиевка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов сокманлыларның хәл-әхвәлен гел белешеп тора. Әнә, авылдагы ир-атлар белән урамнардагы карт агачларны кискәннәр, быел үзара салым акчасына зират коймасын яңартырга уйлап торалар. Авыл халкының баганалардагы лампаларны төнгә сүндерәсез, куркыныч бит, дигән сүзләренә дә колак салмый калмаслар.

СОКМАН-ӘЛНӘШ АРАСЫ

Авылда урта яшьтәгеләр дә бик аз инде, күбесе - 70нең теге ягына чыккан өлкәннәр. Мал асрау отышлы түгел, көч тә юк инде, диләр. Бары бер хуҗалыкта - Асфан-Суфия Хәбибуллиннарның гына бер сөтлебикәсе бар. Шуның сөте бөтен авылга җитә.

- Чиратка алдан ук язылып куялар. Кайберәүләр әле атнага ике дә алып китә, - ди Суфия ханым.

- Безгә бит Әлнәш якын, 12 чакрымны эх тә итмибез, барабыз да кайтабыз. Аннан азык-төлек тә, кием-салым да алабыз. Бәяләр дә чагыштырмача арзан, - диләр апайлар.

Сокман-Алнаш юлын ремонтласалар, бөтенләй оҗмах булыр иде дә бит, - дип тә өстәделәр.

75 ЯШЬЛЕК КӨТҮЧЕ

Юк, 75 яшьлек Мөсәвәрә апа Балтинаны берәү дә сарык көтүе көтәргә кыстамый. Балаларыма аз булса да ярдәмем тияр, саф һавада йөрү сәламәтлеккә файдалы дип, сарык-бәрәннәрне ияртеп ул җәй көннәрендә көн саен болынга юнәлә.

- Улым Рамил Нәбиуллин берничә ел сарык үрчетү белән шөгыльләнә. 150 баш сарыкны ябылуда яткырып булмый бит, малкайлар иркенлек ярата. Менә балаларга аз булса да булышыйм дип, мин биш ел элек бу эшкә алындым, - ди Мөсәвәрә апа.

Көтүче апа көн саен 20шәр чакрым юл үтә икән. Иртәнге сәгать биштә чыгып китә, кичен бишкә кайта.

- 75тә булсам да, көтүдә авыр димәс идем. Сарыклар минем тавышны таныйлар, янымнан ерак китмиләр. Рамилем миңа анда ял итәргә куыш та ясап бирде, - ди Мөсәвәрә апа.

КОРТЧЫ ФӘЙМӘ АПА

Фәймә һәм Флүдә апа МОРТАЗИНАларның бусагасын атлап керүгә колакка мичтә янган утынның шарт-шорт килгән тавышлары ишетелеп китте. Бу тавышка ияреп балачакка кайткандай булдым. Кыш көннәрендә мичкә ягулар инде онытылып бетсә дә, Сокманда әле мондый йортлар да бар икән.

Тәрәзәләреннән кергән кояш нурларында өйдәге гөлләр дә бик матур күренә. Ә алар бик күп монда: тәрәзә төпләрендә дә, өстәлдә дә, идәннәрдә дә гөлләр тезелгән. Җылылык, яктылык бөркелә бу өйдән. Хуҗабикәләр үзләре бик ачык күңелле булганга шулай тоеладыр ул.

Быел 85енә җитүче Фәймә апа балачактан инвалид кызы Флүдә белән гомер кичерә. Бер-берсенә иптәш тә, терәк тә әле алар. Күп еллар кырда эшләүчеләргә ашау пешергән, биш бала үстергән, моннан 32 ел элек ире Флүрнең вафатыннан соң да абзар тутырып мал асрап дөнья көткән, хәзер дә һәр баласын сагынып көтеп алып, аларны кунак итеп яшәүче Фәймә апага әле күз тимәсен.

- Каенанам Нурдидә бик оста кортчы иде. Аның шөгылен дәвам итеп, мин дә гомерем буе корт асрадым. Картайсам да, бу шөгыльдән һич аерыласы килми. Җәй көне бик рәхәт бит, кортлар белән сөйләшеп, аларны күзәтеп кыштыр-мыштыр йөрим, - ди Фәймә апа.

Әле ул бик тәмле итеп алмадан как та ясый. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез:

Алманы турап пешерәбез, аннан сөзгечтән сөзеп, шикәр комы белән болгатып бик юка гына итеп майланган табага җәябез, аннан сүрән генә мичтә киптерәбез.

Бу йортка 3-4 газета белән бергә дүрт данә "Салават күпере" журналы да килә.

- Анысын шәһәрдә яшәүче онык-оныкчыкларга яздырабыз, татар телен белеп үсеннәр дип тырышабыз, - ди Фәймә апа.

Флүр абый белән Фәймә апаның балалары Филисә, Фәнисә, Фәнилә, Флүдә, Фәнис әниләрен бик кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Игътибар итегез әле, бу гаиләдә бар кешенең дә исеме "Ф" хәрефенә башлана.

ҮЗЛӘРЕ ДӘ, ӨЙЛӘРЕ ДӘ НУРЛЫ

Гомумән, Сокманда кайсы гына йортка керсәң дә, өйләрендә шаулап үсеп утыручы гөлләргә сокландык. Әнә, гомере буе шофер булган Касыйм абый һәм терлекчелектә эшләгән Вәзилә апа ӘСКӘРОВларның да зур, матур йортлары гөлләр белән бизәлгән.

- Йортыбызны җиде ел үз көчебез белән төзедек. Яшь чагында шәһәргә китеп төпләнергә дә була иде. Әмма туган авылны ташлыйсы килмәде, - ди Касыйм абый.

Үзләре каланы сайламасалар да, балалары барысы да - шәһәрдә.

- Үгез-бозауларыбыз бар. Җәен каз-үрдәк тә асрыйбыз, - ди Вәзилә апа.

Әле алай гына да түгел, 20 еллап элек кодасы биргән бер баш умартадан бал кортлары үрчеткән Касыйм абый. Әнә, алмагачлар үсүче бакчалары баздан умарталарның чыкканын көтә. Алар инде хәзер 30 башка җиткән.

- Бал тәмле булсын өчен, рамнарны кайнатырга һәм еш алыштырып торырга кирәк, - ди Касыйм абый.

Балдан шактый гына керем дә алалар икән Әскәровлар. Ел әйбәт килгәндә бер баштан 25 килога кадәр бал алып була, диләр кортчылар.

- Казан, Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗедә үз сатып алучыларыбыз бар. Балыбыз тәмле булмаса, ел саен күпләп алмаслар иде, - ди Вәзилә апа.

Хуҗабикә кышкы озын кичләрдә оныкларына оекбаш-бияләйләр бәйли. Аннан бу гаиләдә бик күп гәҗит-журнал яздыралар. Хат ташучы "Әгерҗе хәбәрләре", "Акчарлак", "Ирек мәйданы", биш төрле сканворд гәҗите алып килә.

- "Әгерҗе хәбәрләре" - райондагы бөтен яңалыкларны җиткерүче бердәнбер газета, аның аеруча көтеп алабыз. Ә сканворд гәҗитләре башны эшләтә, - ди Вәзилә апа. Берьюлы күп акча чыгармас өчен ул ай саен пенсия алганда бер төрле газетага языла икән. Газета укучыларыбызга да шулай язылырга киңәш итә.

Ххх

Авыл бетә дип чаң суксалар да, әле мондый көр күңелле, тормыштан ямь табып яшәүче киң күңелле кешеләре булганда Сокманга бетү куркынычы яный дип әйтергә тел әйләнми. Тиздән ямьле җәй җитә... Ә бу - каладан оныклар кайта дигән сүз. Димәк, әле Сокман урамнары, болын-кырлары шаян малай-кызларның күңелле тавышларына күмелер. Кышлыкка балаларына киткән өлкән яшьтәге абый-апалар да кар эреп бетүен генә көтәләр, үз йортларына ашкыналар икән. Авылда янә тормыш кайный башлар, авыл урамнарын тутырып каңгылдашып казлар йөрер... Бер генә сыерлы булса да, юк, бетми әле Сокман, бетми...

Белешмә:

Сокман - XVI йөзнең икенче яртысында, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң нигезләнгән татар авылы.

Сокман борынгы төрки телдәге "сөкмән", ягъни каһарман, баһадир дигән сүздән чыккан.

1917 елга кадәр авылда ике мәчет булган, базар эшләгән. Сокманда 1762 елда - 136, 1923 елда - 990, ә 1992 елда 144 кеше яшәгән (Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев "Әгерҗе төбәге тарихы").

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев