Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Без бит авыл малае

    Әңгәмәдәшебез - Әгерҗе кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәфыйк ШӘРӘПОВ. - Рәфыйк Юнысович, Сез райондашларга төрле елларда укытучы, мәктәп директоры, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, Әгерҗе ваклап сату предприятисе директоры, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, юллар идарәсе начальнигы һәм, ниһаять, бүген райпо идарәсе рәисе буларак яхшы таныш. Ә бит халыкның җитәкчеләр турында...


    Әңгәмәдәшебез - Әгерҗе кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәфыйк ШӘРӘПОВ.

    Реклама

    - Рәфыйк Юнысович, Сез райондашларга төрле елларда укытучы, мәктәп директоры, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре, Әгерҗе ваклап сату предприятисе директоры, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, юллар идарәсе начальнигы һәм, ниһаять, бүген райпо идарәсе рәисе буларак яхшы таныш. Ә бит халыкның җитәкчеләр турында күбрәк беләсе килә... Рәфыйк Шәрәпов нинди нәселдән, балачакта нинди булган, көндәлек тормышта, гаиләдә нинди кеше? Менә болары инде күпләргә бик үк билгеле түгел. Әйдәгез, гомер юлына борылып, бераз йомгак ясар чак җиткәндә - 60 яшьлек юбилеегыз алдыннан балачакка, үткәннәргә әйләнеп кайтыйк әле.
    - Мин - гап-гади авыл баласы, мишәр малае. Лаеш районында тусам да, үземнең туган як дип Горький өлкәсенең Сергач районын атыйм. Чөнки әти-әнием - шушы яктан. Миңа ике яшьләр тирәсендә үк Лаештан аларның туган ягына күченеп кайтканбыз. Балачагым Анда дигән татар авылында үтте. Без алты бала идек. Безнең мишәр халкында ата нигезен саклау дигән төшенчә бик көчле. Без, туганнар, авылдан чыгып китсәк тә, әти-әни вафатыннан соң да, туган нигезебезне күз карасыдай саклыйбыз. Сирәгрәк булса да, кайтып йөрибез, туганнар белән әти-әни нигезендә очрашуларның күңелгә нинди рәхәтлек бирүен аңлату мөмкин түгел.
    - Ишле гаиләдә үскәч, иркә малай булмагансыздыр инде?
    - Авыл баласына, бигрәк тә безнең мишәр гаиләсендә нинди иркәләнеп үсүләр инде?! Әти-әни укытучылар булса да абзарыбызда ат, ике-өч сыер булды, сарык, кош-кортлар, умарталарның исәбе-саны юк иде. Бу кадәр малга печән хәзерләү нигездә бабай белән без, балалар җилкәсенә төште. 5 сыйныфта укыганда ук өлкәннәр белән рәттән басып чалгы белән печән чаба идем. Умартачылыгыбызда әти белән бабайга булышып йөрергә бик яраттым. Шәһәр баласы кебек җәйге каникулларда төшкә кадәр йоклаганыбызны хәтерләмим. Бабамның "Иртә торсаң, эш пешә" дигән сүзләре - әле дә исемдә. Әти-әни, әби-бабай безне мораль укып тәрбияләмәделәр. Безне хезмәт тәрбияләде. Һәм мин аны иң яхшы тәрбия ысулы дип саныйм. Гаиләбездә һәр балага эш бүленгән иде. Һәрберебез үз эшен бер кисәтүсез башкара, әти-әни мактап та җибәрсә, башлар күккә тия иде. Урамда малайлар белән уйнарга да вакыт таба идек, шук та, шаян да булдык, әлбәттә.
    - Укытучылар гаиләсендә үскәч, нигә педагог һөнәрен сайлавыгыз аңлашыла инде хәзер. Мәктәп елларында да укытучы малае актив булгандыр, яхшы укыгандыр инде?
    - Алай төшеп калганнардан түгел идем. Мактанып әйтүем түгел, гомумән, мишәр егетләре лидерлыкны яраталар һәм шуңа омтылалар да. Мин моны начар сыйфат димәс идем. Институтта укыганда да комсомол тормышының эчендә кайнадым. Төзүчеләр отрядының командиры булдым. Ел саен отрядыбыз белән КамАЗ төзелешендә эшләдек. Студент елларымда әти-әни җилкәсендә яшәмәдем, үзем акча таптым.
    - Сергач егете ничек Әгерҗегә килеп чыкты?
    - Монысына Әгерҗе кызы "гаепле" инде. Казан педагогика институтында укыганда Лидиягә гашыйк булдым да, аның тарту көче ныграк булды, күрәсең. Институт тәмамлаганда эшкә юлламаны да Әгерҗегә сорадым. Шул мәҗбүри өч елны Әгерҗе мәктәбендә эшләрбез дә, туган якларга китәрбез дигән максат белән килгән идем, югыйсә. Чөнки безнең Сергач мишәрләре бөтенесе диярлек Мәскәүгә барып төпләнә. Минем биш туганым да - Мәскәүдә.
    - Әгерҗегә өч елга гына дип килүегез күпмегә сузылды инде?
    - Августта 38 ел була менә. Хәзер инде тормышымны Әгерҗедән читтә күз алдына да китерә алмыйм. Гомеремнең иң матур еллары биредә узды бит.
    - Сез шул еллар дәвамында төрле җаваплы урыннарда эшләдегез. Күңелегезгә иң якыны кайсы булды?
    - Бернинди арттырусыз әйтәм, кайда гына эшләсәм дә, барысы да күңелемдә тирән эз калдырды. Чөнки кая гына куйсалар да бөтен тырышлыгымны биреп эшләргә, гади халык арасында булырга, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тырыштым. Тәүге хезмәт юлымны башлаган, аннан 6 ел директор булып эшләгән 34нче мәктәпне ничек онытасың инде?! Элекке укучыларым очрашуларга чакырганда хәзер дә бик теләп барам. Комсомолда эшләгән чаклар - үзе бер матур хатирә. Юллар идарәсендә мин иң озак эшләгән җитәкче булдым. 12 елдан артык биредә эшләү дәверендә егетләр белән башкарган эшләребез шактый булды. Ә райпо идарәсе рәисе итеп билгеләгәндә бу эш миңа ят түгел иде инде. 90нчы елларда сәүдәдә 6 ел эшләп, хөрмәтле остазыбыз Хәниф Солтанов мәктәбен узып, шактый тәҗрибә тупладым. Хәниф Хәмитович - әле дә безнең киңәшчебез. Эшебез белән гел кызыксынып, төпле фикер-тәкъдимнәрен әйтеп тора.
    - Күп төбәкләрдә райполар таралып, алар эше эшмәкәрләр кулына күчкәндә Әгерҗе райпосының киләчәге бар дип саныйсызмы?
    - Бүгенге темпта эшли алсак, райпоның киләчәге бар дип саныйм. Кибетләребез бик бай, авыл халкына заявка буенча төзелеш материалларын да, йорт җиһазларын да өенә китереп бирәбез. Быел июнь аенда гына да, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, товар әйләнеше 2 миллион сумга артык булды. Авылларда безнең хезмәт халыкка бик кирәк дип саныйм. Тик менә кече авылларда кибеткә сатучы табу баш авыртуына әйләнеп бара.
    - Җитәкченең күп вакыты эштә узса да, аның да бит гаиләсе дә бар. Сезнең гаиләдә кем баш, кем муен?
    - Мишәр ирләре муен буламы инде? Әмма муен кая борыла, баш шунда карый дигән сүз дә бар бит. Лидия җаваплы урыннарда эшләсә дә, гаилә мәшәкатьләре күбрәк аның җилкәсендә булды. Ул хәзер лаеклы ялда булгач, бигрәк тә. Балалар тәрбияләүдә, өебездә тәртип, чисталык, гаилә учагын сүндерми саклауда аның роле бик зур, әлбәттә. Мин хатыныма сабырлыгы, һәрчак аңлавы, юл куюы, юк-бар белән борчымавы, эндәшми кала белүе, яхшы психолог, дипломант була белүе өчен бик рәхмәтле.
    - 60 яшькә җиткәндә бабай булу зур бәхет инде. Бик матур яңгырый торган Шәрәпов фамилиясен дәвам итүче оныкларыгыз бармы?
    - Бу яктан мин бәхетле. Табибә булып эшләүче кызыбыз Наилә Булат белән Тимурны, улыбыз Ренат Әмирханны бүләк иттеләр безгә. Җәй буе алар бездә. Эштән бик алҗып кайткан чакларда да оныкларым кочагыма килеп сарылгач, бөтен борчулар, талчыгулар онытыла. Бөтен ир-атларга да дәү әти булу бәхете телим.
    - Бер шагыйрь әйтмешли, "Еллар узмый, безнең гомер уза". Менә Сез дә олы юбилеегызга килеп җиттегез. Шөкер, Сергач егете Әгерҗедә озак еллар эшләп абруй казанды, монда үз кешегә әйләнде. Гаиләсе менә дигән, нәселен дәвам итүчеләре бар. Димәк, гомер заяга узмаган. Алдагысы да хәерле булсын, Рәфыйк Юнысович!
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: