Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Безне бөтен планета карый”

    Һәр эш көнем иртәнге биштә ТНВ каналыннан "Манзара" тапшыруын караудан башлана. Ә аның җомга иртәсендәгесен аеруча көтеп алам. Ни өчен дисезме? Чөнки бу көнне бөтен планета татарлары карый торган "Манзара"ны мәктәп елларында ук безнең "Әгерҗе хәбәрләре"ндә каләм тибрәтә башлаган якташыбыз, Кырынды авылында Рәмзия-Альберт Гайнетдиновлар гаиләсендә туып-үскән сөйкемле, чибәр кызыбыз Ландыш...

    Реклама

    Һәр эш көнем иртәнге биштә ТНВ каналыннан "Манзара" тапшыруын караудан башлана. Ә аның җомга иртәсендәгесен аеруча көтеп алам. Ни өчен дисезме?
    Чөнки бу көнне бөтен планета татарлары карый торган "Манзара"ны мәктәп елларында ук безнең "Әгерҗе хәбәрләре"ндә каләм тибрәтә башлаган якташыбыз, Кырынды авылында Рәмзия-Альберт Гайнетдиновлар гаиләсендә туып-үскән сөйкемле, чибәр кызыбыз Ландыш Хөсәенова алып бара! Кем ничектер, ә мин аны
    заманында матурлыгы һәм экранга елмаеп чыгуы белән үзенә тартып торган телевидение дикторы Наилә Ногмановага охшатам. Һәм Ландышның да Наилә ханым кебек телевизор караучыларның олы мәхәббәтен яулавына ышанам.
    Гомумән, ТНВ каналында эшләүче журналистлар арасында якташларыбызның елдан-ел арта баруы - районыбыз горурлыгы ул. Казандагы бер таныш журналист "ТНВны Әгерҗе егет-кызлары басып алды инде", дигәч тә зур горурлык белән "безнекеләр булдыралар шул!" дими кала алмадым. Кайберләрегез аларны бәлки белеп тә бетермидер. Менә алар - ТНВ каналында эшләүче якташларыбыз: дини тапшыруларны әзерләүче һәм алып баручы Нарат авылы кызы Ләйсирә Фазлыева, "Хәбәрләр"дә - Яңавылдан Рәмзилә Хөрмәтова (хәзер декрет ялында), "Батырлар"да - Тәбәрле егете Айдар Шәймәрданов, "Доброе утро" тапшыруы дирекциясе директоры Әгерҗе егете Леонард Дәүләтшин, "Яшьләр тукталышы" журналисты, "Тиззарядка"ны алып баручы Кадыбаштан ... оныклары Зилә ... Һәм менә якташлар сафына узган көздә "Хәерле иртә" тапшыруына алмашка килгән "Манзара"ны алып баручы Ландыш Хөсәенова да өстәлде. Ландыш - бүген бездә кунакта.
    - Ландыш, синең зур экранга чыгуың очраклы гына түгел бит. Җурналистикага түбәннән күтәрелеп килүеңне искә алып үтик әле.
    - Кечкенәдән үк телевизордагы апалар кебек тапшырулар алып бару турында хыяллана идем. Өебездәге өч яклы көзге (трельяж) каршына утырып үз-үземә әкиятләр сөйлим. Имеш, "Татарстан" каналыннан "Әлли-бәлли-бәү" тапшыруы алып барам. Анысын төгәлләүгә тиз генә диктор апалар кебек чәчләремне җыеп куям да, җитди кыяфәт чыгарып, хәбәрләр сөйли башлыйм. Читтән генә күзәтеп торган әнием: "Килештерәсең бит, кызым", - дип тә куйса, канатлар чыга иде инде. Аннан соң мин мәктәптә укыганда "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш", "Сабантуй" газеталарына мәкаләләр яза идем. "Сабантуй"дан яшь хәбәрче таныклыгы җибәргәч, ничек сөенгәнемне күрсәгез иде! Ә 11 сыйныфта укыганда "Тамчы" тапшыруында оештырылган иҗади бәйгедә катнаштым һәм финалга үттем. Казанга - телевидениегә финал ярышларында катнашырга чакыру алгач, шатлыгымның иге-чиге булмады. Ә анда баргач, телеэкраннардан гына күргән апа-абыйлар белән очрашу гомергә онытылмаслык булды.
    - Балачактан ук журналист булу турында хыяллануыңны белсәк тә, синең мәктәп тәмамлагач УдГУның тарих факультетына керүең безнең өчен көтелмәгәнрәк булды. Әмма бераздан Удмуртия телевидениесендәге "Безнең вакыт" татарча тапшыруында авылдашың Ирек Шәрипов белән экранга чыгуыңны күргәч, бу кыз барыбер журналистика буенча китәр дигән идек. Фаразларыбыз, шөкер, чынга ашты.
    - Тарих факультетында укысам да, журналистика буенча китүемдә Ирек абый Шәриповның роле зур булды. Студент елларымда ук радиода "Манзара" тапшыруын алып бардым, аннан "Безнең вакыт"та эшләдем.
    - Ә ТНВга ничек килеп эләктең?
    - 2006 елда "Татарстан" радиосында хәбәрләр, аннан әдәби тапшырулар бүлегендә эшләдем. Ә күңел барыбыр телевидениегә тартыла иде. Узган ел "Манзара"га алып баручылар кирәк дигәч, кастингта үземне сынап карарга булдым. Бу тапшыруны алып баручылар ир-егет һәм хатын-кыз булырга тиеш бит. Яз көне мине театр артисты Фәнис Кәлимуллин белән сынап карадылар һәм ... "экранда пар килмисез", диделәр. Борчылдым, әлбәттә. Август аенда Инсаф Абдулла белән алып барып карарга чакырдылар. Шундый танылган, бай тәҗрибәле алып баручы белән "проба" алдыннан төне буе йоклый алмадым. Яшь аермабыз зур булса да, беренче "проба"дан соң ук "пар киләсез, экранга чыгарга әзерләнә башла", диделәр.
    - "Манзара"ның беренче эфирына ничек әзерләндең?
    - И-и, ничек дулкынганымны белсәгез иде... Төне буе керфек какмадым. Текстларны ничә тапкыр укып чыкканмындыр... Инсаф абый - бик тыныч кеше. Аңа - 50, миңа 28 яшь булса да, без бик тиз уртак тел таптык. Инсаф абыйның ифрат тыныч булуы миңа да күчте. Аннан соң "Манзара"да эшләүче тәҗрибәле хезмәттәшләрем Миләүшә апа Сибгатуллина белән Илдар абый Кыямовның киңәшләре һәр тапшыруны әзерләгәндә бик зур ярдәм итә. Үзәк телевидение каналларындагы алып баручыларның һәр җөмләсен, үз-үзен тотышын, киемен дә гади телевизор караучы кебек кенә түгел, шул эштә кайнаучы буларак җентекләп күзәтәм. Юк, турыдан-туры аларга охшарга тырышмыйм, ләкин ниндидер уңай якларын үз эшемдә кулланырга омтылам. Һәр алып баручының үз йөзе булырга тиеш.
    - Беренче тапшыруыңнан соң дусларың, якыннарың ниндирәк фикерләр әйттеләр?
    - "Манзара" иртәнге биштә үк башланса да, бик күп кеше карый икән дип шаккатым. Беренче тапкыр эфирга чыкканнан соң телефоным кичкә кадәр тынып тормады. Өстәвенә, туган авылым Кырындыда да күпме кеше әниемә шалтыраткан. Мактау гына түгел, тәкъдим, тәнкыйть сүзләрен дә ишетергә туры килде. Аларның һәрберсен иләктән үткәреп, тапшыруны әзерләгәндә бу фикерләргә әле дә колак салып эшлим. Иң беренче тәнкыйтьчем - авылдагы әнием, әлбәттә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, ул һәр сүземне бик нечкә иләктән үткәреп, тапшыру төгәлләнү белән кимчелекләремне, киңәшләрен телефоннан хәбәр итә. Әнием: "Тапшыруны башыннан ахырына кадәр 2,5 сәгать синең өчен дулкынланып, тирләп-пешеп карап утырам", - ди. Кайберәүләр тапшыру алып баруны җиңел хезмәт дип уйлыйдыр. Ләкин экранга чыкканчы күпме хезмәт куйганны, борчылу, дулкынлану кичергәнне үзебез генә беләбез. Әйтүе генә рәхәт, "Манзара"ны бөтен планета татарлары карый бит.
    - Белмәгәннәр өчен тагын бер тапкыр кабатлап, атнаның кайсы көнендә сине экраннардан күреп булуын искә төшереп үт әле.
    - Инсаф Абдулла белән без "Манзара"ны җомга көн алып барабыз. Әмма берәр хезмәттәшебез авырып киткән очракта башка көннәрдә дә эфирга чыгарга туры килә. Һәр тапшыруыбызны милләттәшләребезнең иртән үк кәефе күтәренке булсын, файдалы мәгълүмат алсын, эшкә яхшы кәеф белән китсен дигән максат куеп алып барырга тырышабыз.
    - Газета укучыларыбызны синең гаилә хәлең дә кызыксындыра инде, Ландыш...
    - Ирем Илшат - Кичкетаң егете. Аның белән нәни кызыбыз Таңсылуны тәрбиялибез. Шөкер, фатирыбыз бар. Җае чыккан саен туган якка кайтып килергә тырышабыз. Әти-әниләребезнең исән-сау булуы, безне көтеп алып, озатып калулары - иң зур бәхет инде ул.
    - Ә без синең "Манзара"да елмаеп чыгып, һәр татар кызыксынып, ә якташларың безнең Ландыш бит ул дип горурланып карардай тапшырулар алып баруыңны телибез.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия НУРИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: