Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген – әфганчы ир-егетләребезгә хөрмәт күрсәтү көне

    1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар...

    1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды.

    Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.

    Хөрмәтле әфганчылар! Сез, яшь гомерегезне куркыныч астына куеп, ут эченә кердегез. Еллар уза, әмма бу дәһшәтле көннәр әле дә куркыныч төш булып күңелегез түрендә сакланадыр. Яу кырында ятып калган солдат дусларыгыз да онытылмыйдыр. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар һәм гаилә иминлеге телибез.

    Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

    ххх

    Әфган җирендә ун ел дәвам иткән бәрелешләрдә меңләгән совет солдаты сыналды. Бүген Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 28 ел тулган көнне без Әфган, Төньяк Кавказ җирләрендә башларын салган якташларны искә алабыз, исәннәренә хөрмәт күрсәтәбез.

    Әфганстан - анда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең гомерлек ачы язмышы, төзәлмәс йөрәк ярасы ул. Күпме еллар узса да, кызалаклар иле булган Әфганстан - сезнең күңел түрендә. Бу көнне әфганчы дусларыгыз белән очрашып хатирәләр яңартасыз, мәктәпләргә очрашуларга барып яшь буынга күрсәткән батырлыкларыгыз турында сөйлисез. Мондый очрашулар сезнең бердәмлекне тагын да ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын.

    ТР хәрби комиссариатының Әгерҗе бүлеге начальнигы Илгиз ГАЛИЕВ.

    "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе Рафис МУЛЛАХМӘТОВ.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: