Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Казаннан һәм Чаллыдан бер төркем язучылар Әгерҗе районына килә

    Бүген Әгерҗе районында язучылар Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов катнашында әдәби чаралар уза. Башта Тирсә мәктәбендә Мордывый авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе узачак. Кичке якта Әгерҗенең 3нче мәктәбендә язучы Габдулла Галиевка 90 яшь тулуга...

    Бүген Әгерҗе районында язучылар Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов катнашында әдәби чаралар уза.

    Башта Тирсә мәктәбендә Мордывый авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе узачак. Кичке якта Әгерҗенең 3нче мәктәбендә язучы Габдулла Галиевка 90 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булачак.

    Белешмә: Чыңгыз Мусин1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туган. Балачагы Мордва дигән татар авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алган. Тирсә МТСында йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшләгән. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм "Сельхозтехника" оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы чагыла. Туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме табып яши. Чыңгыз Мусин - дүрт шигъри җыентык авторы. Ч.Мусин - 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Габдулла Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туган. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга кадәр районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.

    Яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән. Аның беренче әсәре - "Тормыш үче" исемле пьесасы (соңрак исеме "Яшел елан" дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул "Айдар", "Солдат кайтты", "Гөлгенә", "Аккошлар кебек" исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган "Үкенеч" җыентыгы, 1997 елда "Кичер мине, Сурия" һәм 2002 елда "Хәзрәт малайлары" исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Г.Галиев - 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: