Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Рафис Ситдыйковны соңгы юлга озаттылар

    Дүшәмбе иртәсе, йөрәкләрне телгәләп, кайгылы хәбәр китерде. Әле июнь ахырында гына 56 яшен тутырган хезмәттәшебез, "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы редакциясенең машина йөртүчесе Рафис Җәүдәт улы СИТДЫЙКОВ, гаиләсен, туганнарын, без - хезмәттәшләрен, дусларын хәсрәт утына салып, көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Хезмәттәшебезнең гомеренең кыл уртасында, якыннарына соңгы сүзен дә әйтә алмый, ашыгыч...

    Дүшәмбе иртәсе, йөрәкләрне телгәләп, кайгылы хәбәр китерде. Әле июнь ахырында гына 56 яшен тутырган хезмәттәшебез, "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы редакциясенең машина йөртүчесе Рафис Җәүдәт улы СИТДЫЙКОВ, гаиләсен, туганнарын, без - хезмәттәшләрен, дусларын хәсрәт утына салып, көтмәгәндә арабыздан китеп барды.

    Хезмәттәшебезнең гомеренең кыл уртасында, якыннарына соңгы сүзен дә әйтә алмый, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче төн уртасында бер мизгелдә мәңгелеккә китеп баруы бигрәк тә кызганыч. Нишләмәк кирәк, кешеләрне бәхет янәшәсендә хәсрәт, олы югалтулар сагалап тора шул...

    Рафис, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы, профессионал шофер иде. Аның кебекләр турында яратып "машина җене" кагылган да, диләр. Яшьлегендә Казахстан якларында эшләп, туган Әгерҗесенә кайтканнан бирле гел руль артында булды ул. Озак еллар салым инспекциясендә, аннан район хакимиятендә җитәкчеләрне йөрткәндә дә аны гел мактап телгә алганнарын еш ишеткән бар иде. Ә ун елдан артык Рафис безнең редакциядә эшләде. Шушы еллар эчендә аның белән күпме юллар үтелгән?! Тәүлекнең кайсы сәгатендә олы юлга чыгып китәргә кирәк булса да, машинасы һәрчак төзек, юылган, чиста булыр, хәтта вакытыннан алда килеп, безне көтеп торыр иде.

    Район газетасы журналистларына еш кына ял-бәйрәм көннәрендә дә хезмәт вахтасында булырга туры килә. Шоферыбызның беркайчан да гаилә мәшәкатьләре, хуҗалык эшләрем бар дип, ялларда да юлга чыкмый калмады. Беркайчан да юл фаҗигаләренә юлыкканы, "гаишник"лар кармагына эләккәне булмады. Чөнки ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп, юллардагы йөзләгән машина йөртүчеләрне дә хөрмәт итә, бәлага юлыкканнарына ярдәмгә ашыга иде. Казанга командировкаларга барганда аның транспорт хәрәкәте кайнап торган башкала урамнарында машинаны шундый оста йөртүенә таң кала идек. Менә бүген дә аны Казанга чираттагы командировкасы көтә иде...

    Ә ул, барыбызны да ятим калдырып, хушлашмый да китеп барды. Көтмәгәндә якын кешеңне, хөрмәтле хезмәттәшеңне югалтсаң, гадәттә, күңелне ниндидер үкенү хисе били: бер җылы сүз әйтелмичә калган кебек була... Хөрмәтле хезмәттәшебез Рафисны мәңгелек йортка озаткач та күңелне үкенечле бер тойгы били:

    Кайтмавыңны инде белсәк тә

    Күңелебездә һаман көтәрбез.

    Бергә эшләгән чакларны

    Йөрәгебездә һаман йөртербез,

    Сине сагынып гомер итәрбез...

    Әнә, сине соңгы юлга озатырга, хушлашырга күпме халык җыелган: якыннарың, җитәкчеләр, бихисап дусларың синең турында йөрәкләрендә йөрткән иң җылы сүзләрен җиткерделәр... Кеше буларак та, машина йөртүче буларак та хөрмәтле зат идең шул. Гомер юлың гына кыска булды... Авыр туфрагың җиңел, урыннарың оҗмахта булсын, хезмәттәшебез!

    Сине югалту хәсрәтен кичергән сөекле җәмәгатең Зөлфиянең, улың Марат, кызың Алсуның, нәселеңнең дәвамчысы булган яраткан нәни оныгың Марсельнең, туганнарыңның олы кайгысын уртаклашабыз. Сабыр булырга тырышыйк инде барыбыз да... Тормыш дәвам итә бит...

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы һәм район матбугаты ветераннары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: