Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте

Чилчә авылында яшәүче Нәкыя НАСЫЙРОВА 35 яшендә инвалид калгач, төшенкелеккә бирелмичә, авыртуларын эштә бераз онытып торырга, кимсенеп яшәмәскә өндәгән колхоз рәисенә әле дә рәхмәтле. Нәкъ менә аның тәкъдиме белән ул протезлы аякка калган хәлдә күрше Уразай фермасында 59 яшенә кадәр 22 ел ферма мөдире-зоотехник булып эшли. ... Чилчә бригадасында бригадир...

Чилчә авылында яшәүче Нәкыя НАСЫЙРОВА 35 яшендә инвалид калгач, төшенкелеккә бирелмичә, авыртуларын эштә бераз онытып торырга, кимсенеп яшәмәскә өндәгән колхоз рәисенә әле дә рәхмәтле. Нәкъ менә аның тәкъдиме белән ул протезлы аякка калган хәлдә күрше Уразай фермасында 59 яшенә кадәр 22 ел ферма мөдире-зоотехник булып эшли.

... Чилчә бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшләүче яшь ханымга бәла-каза көтмәгәндә - 1982 елда 1 Май бәйрәме көнне язгы чәчү вакытында килә. Басуга чыкканда трактор аның аягын изеп китә. Юллар юк чак. Нәкыяне көч-хәл белән Красный бор хастаханәсенә китереп җиткерәләр. Хәле көннән-көн начарая башлагач, Сарапул хастаханәсенә алып китәләр. Ә биредә табиб аңа җанөшеткеч хәбәр җиткерә:
- Аягыңны берничек тә саклап кала алмыйбыз, кисәргә туры киләчәк, дигәч, аңымны югалткандай булдым... Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Шулай итеп, 35 яшемдә уң аягымның тездән түбән өлешен кистеләр, - дип моңсу гына хатирәләргә бирелде Нәкыя апа.
77 көн хастаханәдә ята ул. Авылдашлары аны култык таякларына таянып кайтыр инде дип көтәләр. Әмма ...бернинди таяксыз, бераз гына аксаган Нәкыяне күреп аптырап калалар.
- Хастаханәдә дәвалаучы табибым "син әле яшь, таякка таянып йөрергә тиеш түгел. Протез кигәч, без сине таяксыз йөрергә өйрәтәчәкбез. Син өеңә таяксыз кайтып китәргә тиеш" дигән катгый бурыч куйды, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ә протез кигәч таяксыз йөрергә өйрәнгәндә егылуларын, әрнеп елауларын ул үзе генә беләдер инде. Әле бит гаиләдә әниләренең хастаханәдән кайтуын тилмереп көтеп торучы 12 һәм 8 яшьлек уллары Дамир белән Раил бар.
- Әле ярый, ул авыр көннәрдә каенанам Миңнекамал янәшәбездә булды. Аның белән 25 ел бик әйбәт тордык. Улларыбыз да хатын-кыз эше дип тормадылар, йорттагы бар эшкәдә өйрәнеп үстеләр, - ди Нәкыя апа.
Хастаханәдә ятканда ук "шулай итеп, 35 яшемнән хөкүмәт пенсиясенә карап, өйдә утырырмынмы инде" дигән уйлар белән өенә кайткан Нәкыягә "персидәтел" эш тәкъдим иткәч, ул югалып кала. Эшнең дә ниндие бит әле. Ферма мөдире һәм шул ук вакытта зоотехник та. Өстәвенә, ике чакрым ераклыктагы Уразай фермасына.
Тәвәккәл, көчле рухлы хатын була инде Нәкыя. Бар көчен җыеп алына бит шул үтә дә җаваплы эшкә. Башкара алмаган булса, бу эштә 22 ел тотарлар идеме аны?! Юк, әлбәттә. Шул елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә турыдан-туры ферма мөдирләре белән эшләгән Көмешай Хәбибуллина:
- Без Нәкыянең инвалид икәнен оныта да идек. Бөтен отчетларын вакытында, төгәл итеп тапшыра, эшенә үтә дә җаваплы карады. Ул җитәкләгән фермага кайчан гына барып керсәң дә, бөтен җирдә тәртип булды, - дип искә ала хәзер дә.
- Ат җигеп йөрдем эшкә. Иртәнге савымга сыер савучылар белән бергә дүрткә килеп җитә идем. Сыерлар бозаулаганда өйгә төнге унберләрдә генә кайткан чаклар да еш булды. Юллар бик пычрак чакларда атымны жәлләп, җәяү киткән чакларым да була иде. Ирем Галимуллага рәхмәт, йорт эшләренең күбесе улларым белән аның җилкәсенә төште, - дип хәтер яңарта Нәкыя апа.
Әнә шулай, үткәннәрне искә төшереп, шактый озак әңгәмә корып утырганда ник бер зар-моң ишетелсен аның авызыннан. 30 елдан артык протез аяк белән ат кебек эшләп, бик тә тәрбияле ике улларын аякка бастырганда, менә дигән хуҗалык алып барганда әллә бик авыр чаклары булмаган дисезме? Иманым камил, бик күп булгандыр. Әмма Нәкыя апаның авызы тулы кара кан булса да төкерми, сер бирми торган көчле рухлы хатын булуына аның белән очрашу вакытында тагын бер тапкыр инандым. Ул хәтта инвалид дигән сүзне дә өнәп бетерми. Ә инде сәламәт килеш инвалидлыкны сатып алу өчен әллә нинди юлларга басучыларга бөтенләй аптырый.
Әз генә авырлык килсә дә аны күпертеп, зар елап йөрүче һәммәбезгә менә кемнән үрнәк алырга кирәк бу тормышта!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев