Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәрәңге саклагычта эш ике сменада оештырылган

    Красный бордагы бәрәңге саклагычында склад мөдире булып эшләүче Минефатыйх ХӨСНЕТДИНОВ әлеге вазифаны сигезенче елын башкара. - Бәрәңге саклагычта эш ике сменада оештырыла. Беренче смена иртәнге сәгать җидедән кичке дүрткә кадәр, икенчесе дүрттән кичке сәгать унга кадәр дәвам итә. Бирегә кайткан икенче икмәкне үлчәүчеләребез Лидия Нехорошкова һәм Александра Суханова кабул итеп...

    Красный бордагы бәрәңге саклагычында склад мөдире булып эшләүче Минефатыйх ХӨСНЕТДИНОВ әлеге вазифаны сигезенче елын башкара.

    - Бәрәңге саклагычта эш ике сменада оештырыла. Беренче смена иртәнге сәгать җидедән кичке дүрткә кадәр, икенчесе дүрттән кичке сәгать унга кадәр дәвам итә. Бирегә кайткан икенче икмәкне үлчәүчеләребез Лидия Нехорошкова һәм Александра Суханова кабул итеп ала. Көн саен 200 тонналап бәрәңге кайта. Аны сортларга аерабыз: эресен - эрегә, вагын - вакка. Ике линия бертуктаусыз эшләп тора. Аларда үз эшләренең осталары - операторлар Байтуганнан Андрей Семенов, Красный бордан Тәнзилә Голикова һәм Зөлфәт Гәрәев хезмәт куя. Сортларга аергач, складларга саклауга куябыз. Һәр сменада 13әр эшче эшнең тоткарлыксыз баруы өчен зур тырышлык куя, - дип эшчәнлекләре белән таныштыра мөдир.

    Чыннан да, бертуктаусыз әйләнеп торган бу конвейерда бер-берең белән аңлашып эшләсәң генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

    - Җитәкчебез дә бик эшлекле, таләпчән, җитез. Эшне дөрес оештыра, - дип аның үзен дә мактыйлар хезмәттәшләре.

    - Ял, бәйрәм көне дип тормый, туган авылы Салагыштан килеп, температура режимының саклануын контрольдә тота ул. Бәрәңгенең черүенә юл куймый, - диләр аның турында җитәкчеләре дә.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Д.Абзалиева фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: