Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бу китап – тиңсез хәзинә

Гап-гади бер татар авылы турында гажәеп бай тарихи мәгълүмат тупланган, 760 фотосурәт кертелгән 770 битле мондый затлы китапның әле дөнья күргәне булмагандыр. Тәбәрле авылында алты балалы ишле гаиләдә туып-үскән Раиф МӘРДӘНОВның "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" дигән китабы - Тарих һәм мәдәни мирас елында авылдашларына гына түгел, районыбыз өчен дә зур хәзинә,...

Гап-гади бер татар авылы турында гажәеп бай тарихи мәгълүмат тупланган, 760 фотосурәт кертелгән 770 битле мондый затлы китапның әле дөнья күргәне булмагандыр. Тәбәрле авылында алты балалы ишле гаиләдә туып-үскән Раиф МӘРДӘНОВның "Тарихта тибрәлгән Тәбәрле" дигән китабы - Тарих һәм мәдәни мирас елында авылдашларына гына түгел, районыбыз өчен дә зур хәзинә, үткәннәр белән таныштыручы ядкәр ул.

Йокыларны качырган китап
Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе Тәбәрле халкы өчен зур бер тарихи бәйрәмгә, төрле якларга таралышкан авылдашларның күңелле очрашуына әверелде. Кайлардан гына кайтмаганнар якташлар?! Әгерҗе, Ижау, Казан, Чаллы, Можга, Сарапул, Мөслимнән, районыбыз авылларыннан нәкъ менә шушы китап буенча фикер алышырга, шундый зур хезмәт куеп, туган авыллары тарихын киләчәк буыннарга ядкәр итеп калдырган Раиф әфәндегә рәхмәтләрен белдерергә җыелганнар алар бирегә. Дөрестән дә, бу тарихи китап Тәбәрле авылы халкын йокыдан уяткан кебек булды. Кемнән генә сорама, барысы да шушы китапка мөкиббән китүләре, авыл урамнарындагы, телефоннан сөйләшүләрнең дә шул турыда гына булуын әйтәләр. Тумышы белән Тирсәдән булган Филисә апа Шәйдуллина бу кичәгә кадәр үк: "Мин Тәбәрле килене генә булсам да, инде менә ничә көннәр вакытында ашаган, вакытында йокларга яткан, телевизор караган юк, йорт эшләре дә вакытлыча онытылды. Капка төбенә чыккач та, кибеткә баргач та сүзебез - гел шул китап турында. Телефоннарга "ут каба" бугай инде китап турында фикер алышып. Раифка үзе исән чакта ук Тәбәрледә һәйкәл куярга кирәк бу хезмәте өчен", - дигән иде.
Кичә барышында да мондый ихлас җылы рәхмәт сүзләрен Раиф әфәнде тыйнак кына елмаеп тыңлап утыру белән беррәттән: "Бу - сезнең белән бергә уртак хезмәтебез җимеше, миңа материаллар туплауда ярдәм иткәнегез өчен иң зур рәхмәтем сезгә", - диде авылдашлары алдында баш иеп.
Хыялы тормышка ашты
"Туган авылым Тәбәрле тарихын язу һәм аны авылдашларыма китап рәвешендә бастырып тапшыру хыялымның башы электән - кечкенәдән үк килә. Бала вакытымнан ук гаиләбездә элекке хәлләр турында сөйләгәннәрен таң калып, зур кызыксыну белән тыңлый идем. Менә шул балалык дәверемнән туган авылыбыз тарихына бәйле төрле истәлекләр, риваятьләр хәтер дәфтәремә теркәлә бардылар", - дип сөйли Раиф әфәнде. Тәбәрле мәктәбендә укыганда ук туган авылы тарихы "җене" кагылган, "Көл тавы"нда казынып, төрле тарихи экспонатлар табып, музейга китерүче малайны тарих укытучысы Лилия Хәтбуллина белән музейга нигез салган мәктәп директоры Хәмит абый Абдуллин тагын да рухландырып торалар. Шул чакларда ук инде Раифның коллекциясендә XVII гасырдан алып 1920 елларга кадәрге 231 данә көмеш һәм бакыр тәңкә, XIX-XX гасыр башындагы 208 данә кәгазь акча тупланган булган. Авылы тарихы белән кызыксыну егеттә еллар узган саен тагын да көчәя генә. "Авылдашлар алдында вәгъдә бирмәсәм дә, бу тарихны язуны күңелемдә катгый вәгъдә һәм изге ант дәрәҗәсендә йөрттем. Шулай ук Фатыйх бабамның авыл тарихын язам дигән хыялын да тормышка ашыруны өстемдәге бурыч итеп карадым. Менә шуны - күңел түремдәге вәгъдә-иманымны тормышка ашыруыма мин чиксез шат", - диде Раиф әфәнде кичә барышында.
Тарих язуның никадәр катлаулы, зур хезмәт таләп иткәнен сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Моны бу эш белән шөгыльләнгән тарихчылар гына белә. Тәбәрле тарихы язуның бөтен төп мәшәкатьләре Раиф җилкәсенә төште. Еллар дәвамында архивларда, китапханәләрдә меңләгән китап, газета-журналлар актару, авылдашларыннан истәлекләр һәм фотолар җыю, җыелган мәгълүматны өйрәнеп эшкәртү һәм язу, компьютерда текстларны җыю, хаталарын төзәтү, редакцияләү... барысын да үзе башкарды. "Мин моңа һич тә үкенмим. Шөкер, күңелем тыныч, җаныма рәхәт. Ичмасам, бер изге эш башкардым дип куанам", - диде Раиф китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Авылыбызны таныттың
Кичәдә чыгыш ясаган һәркем "Авылыбызны зурладың, Тәбәрлене таныттың" дип, китап авторына рәхмәтен җиткерергә ашыкты. Раиф әфәндене бу зур хезмәт җимеше белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән иде. "Ил тарихы менә шушы Тәбәрле кебек авыллардан башлана. Сезнең бу хезмәтегез - бик кадерле ядкәр булып буыннан-буынга сакланачак зур байлык ул", - диде һәм аңа рәссам Камил Мөхәммәтшинның картинасын бүләк итте. Ә анда автор өчен бик тә кадерле урыннар - Мәрдәновларның туган урамнары һәм Раиф балык тотып үскән буа сүрәтләнгән. Тәбәрле авылы җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов та авылдашына: "Сез - безнең төбәкнең горурлыгы. Тәбәрледән чыккан һәр кеше өчен иң кадерле булган бу бүләгегез өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр", - дип Раиф әфәндегә олы хөрмәтен җиткерде.
Тәбәрле авылы музеена нигез салган Хәмит аганың эшен дәвам итеп, аны саклап калуга күп көч куйган җәмәгате, ветеран мөгаллимә Гүзәл ханым бәйрәмгә Чаллыдан кайткан иде. "Бу китап өчен миннән дә ныграк шатланучы булдымы икән... Ә Хәмитем ничек сөенгән булыр иде?! Мин Раифның бу хезмәтен гасырлардан безгә җибәрелгән моңлы мөнәҗәт итеп кабул иттем", - дип укучысына тирән ихтирамын җиткерде. Гүзәл ханым, өлкән яшьтә булса да, моңлы итеп мөнәҗәт башкаруы һәм җырлары белән залны тагын бер тапкыр таң калдырды.
Кичәдә Мөслим якларыннан кайткан Тәбәрленең Даут бай оныгы Филгиз ага Даутов та гомере буе чит җирләрдә туган ягын сагынып яшәве, бу китапның һәр авылдашына һәйкәл буларак нәшер ителүенә сөенүе турында горуланып сөйләде. Тугызынчы дистәсенә аяк баскан ветеранның чын күңелдән сөенеп, Раиф алдында баш июе күпләрнең күңелләрен йомшартмый калмагандыр.
Кичә барышында авторны дуслары, сабакташлары, укытучылар коллективы, зур нәселеннән утызлап туганы берьюлы сәхнәгә менеп котладылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Раиф әфәндегә бу зур эшен башкарып чыгуда рухи көч биреп торган, ярдәм иткән җәмәгате Рузалия ханым белән балалары Булат һәм Айсылуга да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Кичә шундый тирән эчтәлекле чыгышлар белән өч сәгать дәвам итсә дә, вакыт үткәне сизелмәде дә. Иманым камил, әле бик күпләрнең Раиф әфәндегә әйтәсе сүзләре калгандыр. Кичә тәмамлангач та аны уратып алып, күпләр рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. Авылдашларын бернинди затлы бүләкләргә тиңе булмаган бик тә кадерле, бәяләп бетергесез китап белән сөендергән Раиф Мәрдәнов мондый ихтирамга, хөрмәтләүләргә бик тә лаек, әлбәттә. Ул, чын татар улы, батыр йөрәкле татар зыялысы булуын тагын бер тапкыр раслап, авылдашларында горурлык хисләре тудырды. Китабың һәм туган авылыңа бәйрәм ясаганың өчен мең рәхмәт Сиңа, Раиф әфәнде!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев