Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бәйрәм табынына – украинча борщ, чияле вареник

    Без - Донбасстан Әгерҗегә күченеп кайткан биш балалы Елена-Олег КОЗАЧУКлар гаиләсендә кунакта. Украин халкының кунакчыллыгы, киң күңеллелеге бу йортның бусагасыннан атлап керүгә үк сизелә. Козачукларның Әгерҗедә яши башлауларына августта өч ел була икән. Алар Украинада каты бәрелешләр башлангач, туган якларыннан китәргә мәҗбүр булалар. Язмыш аларның киләчәк язмышын Әгерҗе белән бәйли....

    Без - Донбасстан Әгерҗегә күченеп кайткан биш балалы Елена-Олег КОЗАЧУКлар гаиләсендә кунакта. Украин халкының кунакчыллыгы, киң күңеллелеге бу йортның бусагасыннан атлап керүгә үк сизелә.

    Козачукларның Әгерҗедә яши башлауларына августта өч ел була икән. Алар Украинада каты бәрелешләр башлангач, туган якларыннан китәргә мәҗбүр булалар. Язмыш аларның киләчәк язмышын Әгерҗе белән бәйли. Кунакка баруыбызның да беренче сәбәбе бу гаиләнең безнең җирлеккә ничек ияләшүе белән кызыксыну булса, икенчесе украиннарның милли ризыклары белән танышу иде.

    Өй тулы бала-чага булса да, ыгы-зыгы юк бу йортта. Һәркем үз эше белән мәшгуль, балалар сорау-үтенечләрен дә әти-әниләренә ипләп кенә җиткерәләр. Аларның һәр гамәлендә бер-берсенә булган искиткеч ярату, хөрмәт, тәрбиялелек ярылып ята.

    Еленаның әнисе Лидия Андреевна да Украинадан балаларына кунакка килгән икән:

    - Әнием икенче тапкыр кайта инде. Әгерҗене, аның халкын бик ошата,- ди кызы.

    Сүзебез милли ризыклар турында сөйләшүгә күчкәч:

    - Донбасста да төрле милләт кешеләре яши. Шуңа күрә без украин ризыклары белән генә чикләнмибез. Үзбәкнең пылавын да, казахның мантыен да пешерергә яратабыз. Менә татарларның ит бәлешен дә ясарга өйрәнеп киләм, - диде Елена ханым.

    Һәр хуҗабикәнең үзе генә яратып әзерли торган ризыгы була. Елена да аларның кайберләрен әзерләү серләре белән уртаклашты.

    БОРЩ

    - Балаларыбыз тавык итен яратканга, шулпага сыер, дуңгыз ите белән бергә тавыкныкын да салам. Итне алганнан соң, шулпага угычтан уган чөгендерне кыздырып салам. Аннан бәрәңге, томат пастасында кыздырылган суган һәм иң соңыннан кәбестә өстим. Шулпа кайнап чыккач ике-өч минуттан газны сүндерәм. Чын украин борщының үзенчәлеге - кәбестәнең пешәр-пешмәс булуында.

    ПАМПУШКА

    - Борщның тагын бер үзенчәлеге - аны "пампушка" дип аталучы күмәч белән ашауда. Пампушка бик җайлы әзерләнә: чүпрәле камырны күпертеп, коймак яки пәрәмәч рәвешендә әвәләп май салынган табада кыздырырга яки газ мичендә пешерергә була. Әзер пампушкаларга иттарткычтан чыгарылган сарымсак белән тозланган дуңгыз маен ягасың.

    ДОНБАСС КӘТЛИТЕ

    - Ит белән уртача зурлыктагы ике суганны иттарткычтан чыгарабыз. Сөттә җебетелгән ярты күмәчне сыгып фаршка өстибез.Тәменчә тоз-борыч, бер-ике йомырка (фаршка карап) салып болгатабыз да кәтлитләр ясыйбыз. Атланмайны бер сантиметрлы зурлыктагы шакмакларга кисеп, онда әвәлибез һәм суыткычка куеп торабыз. Бераздан кәтлиткә берәр шакмак май тыгып, сохарида әвәләп кыздырабыз. Хуҗабикәләр шуны исләрендә тотсыннар иде: майны онга әвәләсәң, ул агып чыкмый, кәтлит бик йомшак һәм тәмле була. Гарнирга мин бәрәңге боламыгы әзерлим.

    ВАРЕНИК

    - Безнең гаилә чияле вареник ярата. Аның камыры пилмәнгә кебек үк әзерләнә. Камыр эченә төше алынган чия салабыз да өстенә шикәр комы сибеп кырыйларын чеметеп куябыз. Суда пешереп алганнан соң суытып, өстенә тагын бераз шикәр комы сибәргә кирәк.

    Лилия РӘСУЛОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: