Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сагыналар сине якын дуслар

...2002 елның 31 август иртәсе. Бүген Әгерҗедә Республика көненә багышланган зур бәйрәм булырга тиеш. Иртәнге алтылар тирәсендә фатирда телефон шалтырады. Иртә таңнан шалтыратсалар, гадәттә куркып, сискәнеп китәм, берәр начар хәбәр әйтерләр кебек. Бу юлы да сагаеп кына телефон трубкасын алдым. Редакторыбыз Мәҗит Исрафиловның калтыранган тавышы "Сәетовны үтергәннәр... Бәйрәм булмый..." дигән...

...2002 елның 31 август иртәсе. Бүген Әгерҗедә Республика көненә багышланган зур бәйрәм булырга тиеш. Иртәнге алтылар тирәсендә фатирда телефон шалтырады. Иртә таңнан шалтыратсалар, гадәттә куркып, сискәнеп китәм, берәр начар хәбәр әйтерләр кебек. Бу юлы да сагаеп кына телефон трубкасын алдым.
Редакторыбыз Мәҗит Исрафиловның калтыранган тавышы "Сәетовны үтергәннәр... Бәйрәм булмый..." дигән җанөшеткеч хәбәр җиткерде. Кулдан трубка төшеп китте. Башта мең төрле сорау: "Рафис Фәритович Казанга бәйрәм тантанасына киткән иде бит. Ничек инде район җитәкчесен үтерсеннәр?.. Район тарихында булмаган хәл бит бу. Булмас, берәрсе ялган хәбәр тараткандыр...".
Әмма бу тетрәндергеч хәбәр дөрес булып чыкты. 30 август төнендә гаиләсе белән Казаннан туган авылы Көчеккә кайтып җиткәч, Рафис СӘЕТОВны атып үтерделәр. Бу канлы вакыйгадан соң нәкъ 10 ел вакыт узды. Исән булса, быел 11 июньдә аңа 60 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан газетабызга бөтен гомерен туган ягына багышлаган чын Җир улы турында юбилей рухында язма әзерләгән булыр идек. Иллесен генә тутырган, район башлыгы булып ике ел гына эшләргә өлгергән, районны үстерү өчен якты планнар белән янып йөргән Рафис Фәритович турында бүген үткән заманда гына сөйләргә туры килүе бик тә кызганыч һәм ифрат авыр.
Мәрхүмнең хатыны Гөлсинә ханым: "Якын кешеңнең үлеменә 40 көннән соң йөрәккә кадалган 40 ук әкренләп төшә башлый диюләре бер дә дөрес түгел. Рафисның фаҗигале үлеменә 10 ел узса да аны сагынмаган, искә алмаган бер генә көн дә юк. Сәгать кичке 8-9лар тулды исә ул эштән кайтып керер кебек тоела. Рафис гомер буе эш өчен янып-көеп йөрде. Өйгә кунарга гына кайта иде. Эш аның өчен һәрчак беренче урында булды. Бигрәк тә район башлыгы булып эшли башлагач, без аны өйдә бик сирәк күрә идек. Шуңадырмы, миңа әле дә ул эшкә генә киткән кебек. Кичләрен соң гына ишектә звонок булса да, Рафис кайткан кебек тоела. Кайберәүләр: "Балаларың барысы да - Казанда, ник ялгызың яшәп ятасың, алар янына китмисең", - диләр. Ләкин Рафисым белән 27 ел бергә гомер иткән нигезебездән китәсем килми. Буа якларыннан килен булып төшкән Көчек авылында бөтен нәрсә аны хәтерләтә, аның кабере монда, ничек ташлап китим мин аларны. Шөкер, балаларым "әни" дип өзелеп торалар, атна саен диярлек Казаннан кайтып йөриләр. Әтиләре исән чагындагы кебек маллар, каз-үрдәк, тавыклар асрап, алар кайтуны көтеп яшәп ятам. Рафис һәлак булганда 11 яшендә калган төпчегебез Гүзәл быел Казан финанс-икътисад университетын кызыл дипломга тәмамлады, укуын магистратурада дәвам итә. Балаларыбызның уңышларына сөенеп, оныкларыбызны сөеп парлап яшәүләр язмаган шул безгә... Сагынасызмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул...".
Мәхтүр НУРИЕВ, Кадыбаш авылы: "Рафис агроном булып эшли башлаган чактан ук без бик яхшы дуслар идек. "Глава" булгач та бу дуслыгыбыз дәвам итте. Мин олы түрә булдым дип борын чөеп йөри торган егет түгел иде бит ул. Җиргә, авылга чын йөрәктән береккән кеше иде. Агроном булганда да, колхоз җитәкләгәндә дә, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә вакыт узсын, акча килсен дип кенә йөрмәде ул. Икебез дә колхоз белән җитәкчелек иткән елларда ярыша-ярыша эшләдек. Рафис миңа әйтми генә безнең колхоз басуларын карап китә, мин Әгерҗедән кайтышлый аның хуҗалыгындагы эшләре белән танышып чыга идем. Без һәр яңалыкны гамәлгә керткәндә киңәшләшә идек, ярышып эшләсәк тә көнләшмәдек, бер-беребез уңышларына сөендек кенә. Кайберәүләр бәлки ышанмас та, "глава" булгач, безнең Кадыбаш якларына көнгә икешәр тапкыр килеп чыккан чаклары була иде. Менә шундый чын дустымны югалту бик авыр булды. Аның белән, әнә шулай, гөрләшеп эшләгән чакларыбызны бик еш сагынып искә алам".
Рәвия ЛУТОШКИНА: "Рафис монда туып, монда үскән, монда күтәрелгән шәхес иде. Ул чын хозяйственник булды. Районның авыл хуҗалыгы тармагын, икътисадын биш бармагыдай белде. Ул һәрвакыт яңалыкка омтылды, кайда гына эшләсә дә төзелеш белән шөгыльләнергә яратты. Район башлыгы булып эшли башлау белән бүгенге 3нче мәктәпнең проект-документация эшенә алынды, тимер юл вокзалын үзгәртеп кору проекты аның башлангычы булды. Красный борда бүген өлкәннәр яратып ял итә торган тернәкләндерү үзәге Рафис Фәритович заманында ачылды. Районны үстерү буенча зур планнары бар иде. Аның илле яшендә арабыздан китүе аяз көнне яшен суккан кебек булды".
Рәшит АБДУЛЛИН, Әгерҗе шәһәре: "Рафис белән "Сельхозтехника"да эшләгәндә дуслашып киткән идек. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр бу дуслыгыбыз елдан-ел ныгый гына барды. Чын дус нинди була дисәләр, мин иң элек Рафисны әйтер идем. Нинди генә авыр хәлләрдә калганда да ул иң беренче ярдәмгә килеп җитә иде. Ул һәрвакыт гади булып кала белде. Кешеләргә карата игътибарлы булды, ярдәм итәргә тырышты. Туган туфракка чын күңелдән береккән Җир улы иде Рафис. Юкка гына аңа "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелмәде инде. Эшкә эленке-салынкы йөрүчеләрне җене сөймәде, үзе дә эшкә зур җаваплылык белән карый иде. Энергиясе ташып торган, принципиаль, тынгысыз, туры сүзле, никадәр идеяләрен тормышка ашыру өчен янып-көеп йөргән Рафисның чәчәктәй гомере илле яшендә өзелүе әле дә йөрәкне әрнетә. Гөлсинә ханымга Ходай сабырлык бирсен инде".
...Коръәндә "без бу җирдә бары кунак кына" дигән сүзләр бар. Рафис Сәетов исә бу якты дөньяга кунак булып килде һәм чын хуҗа булып китте. Арабыздан китүенә 10 ел тулган көнне бу язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев