Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сагынылган бәйрәм

Олы юлдан Тобага борылу белән балачак, яшьлек хатирәләренә чумдым. Без бәләкәй чакларда күрше кызлары белән атка утырып бу авылга Сабан туена бара идек. Бөрлегән, җиләк ашап, тау итәгендәге чишмәсеннән су эчеп, биек Таш тауның түбәсенә кадәр менеп исемнәребезне ташка уеп язулар, мәйдандагы бала-чага ярышларында катнашып Сабан туе бүләге алу шатлыклары...

Олы юлдан Тобага борылу белән балачак, яшьлек хатирәләренә чумдым. Без бәләкәй чакларда күрше кызлары белән атка утырып бу авылга Сабан туена бара идек. Бөрлегән, җиләк ашап, тау итәгендәге чишмәсеннән су эчеп, биек Таш тауның түбәсенә кадәр менеп исемнәребезне ташка уеп язулар, мәйдандагы бала-чага ярышларында катнашып Сабан туе бүләге алу шатлыклары ул чакларның матур хатирәсе булып әле дә хәтердә саклана.

Балачакка кайтып килдем әле
Ил буйлап Сабан туйлары барган ямьле җәй айларында Тобага бәйрәмгә чакыруларына шатланып, әнә шул балачак елларын искә алып, табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Тоба авылына да килеп кердек. Күптән түгел Бөек Новгород өлкәсендә иҗади командировкада булганда урыс авылларының шыксызлыгы, ташландык хәлгә килеп баруы, яңа төзелешләрнең булмавы күңелгә авыр тәэсир иткән иде. Тоба урамнары буйлап узганда үзебезнең татар авылларына җитәме соң инде дип шатланып куйдым. Һәр татар йорты балкып, нур чәчеп тора. Авыл кечкенә һәм халкының күбесе пенсионерлер булса да, йортлары төзек, матур, капка төпләре - яшел чирәм. Табигатенә, саф һавасына кызыгып, каладан җәйгә кайтып төпләнүчеләр дә бар. "Тобага илтүче юлга якын киләчәктә асфальт түшәлсә, бу авылга шәһәрдән кайтып төпләнүчеләр тагын да күбрәк булачак, Тоба бетмәячәк ул", - ди Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова, бу авылның киләчәгенә өметләнеп.

Мәйдан түрендә - ветераннар
Сүз башым бит биредә узачак Кече авыл көне турында иде. Тобаның күптән инде мондый зур бәйрәмне күргәне юк. Без балачакта йөргән Сабан туйларының соңгы тапкыр кайчан үткәрелгәнен хәтерләмиләр биредә. Ә гомерләрен шушы авылга багышлап, мондагы сарык, мөгезле эре терлек фермаларында алны-ялны белми эшләгән, әле дә авылны саклап торучы 70-80 яшьлек ветеран апа-абыйлар бәйрәмнәрне бик тә сагынганнар. Яшел аландагы мәйданга да иң беренче булып алар килделәр.
Колхоз елларында мөгезле эре терлек симертүдә тырыш хезмәтләре белән исемнәре районда танылган ирле-хатынлы Харис һәм Киязимә Ногмановлар, заманында Тобаны үз кулында тоткан абруйлы бригадир Фәнис Төхвәтуллин, аның җәмәгате, сарык фермасы мөдире булып эшләгән Тәскирә апа, шактый өлкән яшьтә булсалар да, күз тимәсен, әле һич тә бирешмәгәннәр. Бу ике пар да 57 ел бергә гомер итеп, элек-электән авылда үрнәк гаиләләр булдылар. Бәйрәмдә дә Ләйсирә ханым Нәфыйкова, аларны "Үрнәк гаилә" номинациясендә тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә Тоба халкына, хезмәт ветераннарына район җитәкчелегенең олы ихтирамын җиткерергә район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова килгән иде. Ул әлеге үрнәк гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Төхвәтуллиннар гаиләсе иң күп китап укучы номинациясендә җиңүче буларак та бүләккә лаек булды. Сиксәнне куып килүче гади авыл хатыны Тәскирә апаның төн урталарына кадәр китап укуын ишеткәч, соклануымның иге-чиге булмады. "Балачактан ук китап укырга ярата идем. Олыгайгач та китаптан аерыла алмыйм. Кичләрен китап укымасам, тамагым туймаган кеше кебек йөрим. Бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Фәнзаман Баттал, Шәүкәт Галиев әсәрләрен укырга яратам. Аларның кайбер китапларын кат-кат укып, ятлап бетердем бугай инде. Район гәзитендә Чыңгыз Мусин шигырьләрен көтеп кенә торам. Бигрәк халыкчан, без уйлаган фикерләрне шигырь телендә бик оста әйтеп бирә бит", - дигән фикерен дә җиткерде китапларга гашыйк Тәскирә апа.
Авыл җитәкчелеге бәйрәм мәйданында бөтен гомерләрен колхозга багышлаган ветераннарга аеруча зур хөрмәт күрсәтте. Әнә, авылның иң өлкән кешесе - гомере буе сарыклар караган 87 яшьлек Оркыя апа Нәфыйкова, аның хезмәттәшләре Зилә Нәбиуллина, Фәридә Гыйльметдинова, Люция Хәсәнова, Санигөл Фәхретдинова. Бу тыйнак, сабыр, эш аты булган авыл апаларына хезмәтләре өчен үзләре исән чакта һәйкәл куярлык. Олыгайган көннәрендә мондый хөрмәт күрсәтүләреннән күңелләре дә йомшарды аларның. Гомере буе авылдашларының сәламәтлеге сагында торган Дамира апа Бәшәрова турында да иң җылы сүзләр яңгырады бәйрәмдә. Әле дә киңәш-ярдәм кирәк тә һәркемгә булышырга килергә әзер ул.
Тоба кебек кечкенә авылларда халык белән авыл җирлеге җитәкчелеге арасында арадашчы ролен үтәүче актив кешеләр була. Ә Тобада Зөлфия һәм Радик Сәлимовлар - шундый гаилә. "Авылда нинди генә проблема, сорау туса да иң әүвәл шушы гаиләгә мөрәҗәгать итәм, алар белән киңәшәм. Алар - зур ярдәмчеләрем", - дип Ләйсирә Нәфыйкова Сәлимовларга олы рәхмәтен җиткерде бәйрәмдә. Тамырлары белән шушы авылга береккән, агрофирмада агроном булып эшләүче, туган авылына һәрчак ярдәм итәргә әзер торучы Айнур Фәхретдинов гаиләсен дә бүләкләделәр мәйданда.
Әнә шулай, иң лаеклыларны хөрмәтләгәннән соң Кече авыл көне Сабан туе уеннары, ярышлары, җыр-бию белән озак дәвам итте. Тирсә Мәдәният йорты хезмәткәрләре тобалыларга иң дәртле җыр-биюләрен алып килгәннәр иде. Бәйрәм кунаклары, бигрәк тә тирсәлеләрнең "Өмет учагы" фольклор ансамбле чыгышларын яратып карадылар. Фәния Мөхәммәтшинаның үзе иҗат иткән җырларын сокланып тыңладылар. Ижаудан Тобаны һәрчак сагынып кайтучы Рәсимә Мифтахова бәйрәмгә үзе җитәкләгән ансамбльнең иң оста җырчыларын алып кайткан иде. Тирсә һәм Ижау үзешчәннәре белән берлектә мәйдан уртасында җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачты авыл халкы һәм кунаклар.
Шул арада яшел аланга тәмле ботка исе таралды, борынгы зур самавырларда чәй кайнады. Бәйрәмгә җыелган һәркем итле ботка белән сыйланып, хуш исле чәй белән сусаганын басты. "Мондый бәйрәмне күптән күргәнебез юк иде. Йокыдан уянып, яшьлегебезгә кайткандай булдык. Рәхәтләнеп күңел ачтык. Ләйсирә ханымга һәм Тирсәнең сәхнә осталарына мең рәхмәт", - диделәр беравыздан Тоба ветераннары. Әнә шундый күтәренке кәеф һәм киләсе елларда да мондый бәйрәмнәр уздырылсын иде дигән теләк белән таралышты халык мәйданнан.
"Мин әниемнең туган авылы Тобага бу бәйрәмгә ашкынып килдем. Балачакта бик еш була идем биредә. Тоба юлына борылуга ук мин дә хатирәләргә бирелдем. Менә мәйданда бик күп таныш апа-абыйлар белән үткәннәрне искә алып гөрләшеп утыргач, мәрхүмә әнием белән сөйләшкәндәй булдым. Ләйсирә ханымга рәхмәт, шундый бәйрәмне чын авылча матур итеп оештырганы өчен", - диде тумышы белән Тирсәдән булган Тәбәрле килене Филисә ханым Шәйдуллина. Шул ук вакытта Тирсә һәм Мордывый халкына бераз үпкәсен дә белдерде. "Элек Тоба Сабан туена күрше-тирәдән халык бик күп җыела, күпме дуслар, танышлар белән шушы искиткеч матур табигать кочагында очраша идек. Бу юлы да авылдашларым белән очрашырмын дип килгән идем. Ләкин алар бик аз җыелган монда. Тормыш мәшәкатьләре бетми ул беркайчан да. Мондый бәйрәмнәр оештырылганда авылдашлар бердәм булсыннар иде", - дигән теләген җиткерде ул.
...Без дә Тобадагы бәйрәмнән кәефләребез күтәрелеп, бу авыл халкының матур яшәвенә шатланып, аның яшәячәгенә ышанып, кайтыр юлга чыктык. Ә тобалыларның теләге бер генә: авылга юл салынсын иде...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев