Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Салагышның Ак әбисе

    Авылда аны яратып, хөрмәт итеп "Ак әби" дип йөртәләр. Салагышның аяклы тарихы булган 97 яшьлек Зәкия апа ӘХМӘТҖАНОВАның үтемле киңәшләре, яхшы сүзләре, дога-мөнәҗәтләреннән башка авылда бер генә аш-мәҗлес тә узмый. Аның урыны - һәрчак түрдә. Авылның иң өлкән кешесе булса да, Зәкия әбине күргәч, сөбханаллаһ дип куйдык. Йөз яшенә якынлашып...

    Авылда аны яратып, хөрмәт итеп "Ак әби" дип йөртәләр. Салагышның аяклы тарихы булган 97 яшьлек Зәкия апа ӘХМӘТҖАНОВАның үтемле киңәшләре, яхшы сүзләре, дога-мөнәҗәтләреннән башка авылда бер генә аш-мәҗлес тә узмый. Аның урыны - һәрчак түрдә.
    Авылның иң өлкән кешесе булса да, Зәкия әбине күргәч, сөбханаллаһ дип куйдык. Йөз яшенә якынлашып килсә дә, ул үз аякларында йөри, күзе күрә. 71 яшьлек кызы Кафиягә дә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. "Озын кышларда да тик торуны белмәде әни: бик күп итеп йон эрләде. Мин шулардан балаларга, оныкларга матур бизәкләр белән оекбаш-бияләйләр бәйләдем. Башка өй эшләрендә дә булыша. Хәзер дә бакчадан алып кереп булмый үзен", - ди Кафия апа Тукаева.
    ...Ә бит тормыш Зәкия әбине сындырып сыный. Минзәлә районы Калмия авылыннан Рыс авылына - Галиәхмәткә кияүгә чыккач, яшь парның бәхетле гомере озакка сузылмый. Каһәр суккан сугыш Зәкияне - тол, Илгиз белән Кафияне әтисез калдыра. "3,5 ел гына яшәп калдык шул бергә. Соңгы хатында Сталинград урманнарында чаңгы белән йөрибез. Чын чаңгычыларга әйләнеп беттек инде", - дип язган иде, шуннан соң Галиәхмәтемнең хәбәрсез югалуы турында өчпочмаклы хат кына килде. Сугыш беткәч тә бик озак көттем мин аны, гел кайтып керер кебек иде. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, иремнең соңгы истәлеге итеп фатир бирделәр", - ди Зәкия әби.
    Ике бала белән тол калган авыл хатынына дөнья көтү, ай-һай, авыр була. Фермада атлар, бозаулар, тавыклар карый, көтү көтә. Болыннарда ялгызы көтү көткәндә туган ягы Минзәләне сагынудан күңелендә шигырь юллары туа аның. Шуларны үзе үк көйгә салып җырлый торган була:
    Рыс авылы болынында
    Тугыз ел көтү көттем.
    Көтү көткән чакларымда
    Бик рәхәт гомер иттем...
    Болыннарны яңгыратып
    Мин җырлап йөри идем.
    Җырласам да, еласам да
    Калды инде туган илем...

    "Әнигә басуга ашарга илткәндә аның моңлы тавышы әллә кайларга ишетелә", - дип искә ала Кафия апа.
    Рыс авылы су басу зонасына эләккәч, бер төркем авылдашларына ияреп ул да Пермь өлкәсендәге Березняк шәһәренә китә. Әнә шунда туган ягын сагынуларны шигырь белән генә баса ул.
    Өйләрне сүтеп алганнар,
    Безнең урам буш инде.
    Мәңгелеккә аерылдык,
    Хуш, авылым, хуш инде...

    7 ел чит җирләрдә яшәгәннән соң, улы Илгиз әнисен Түбән Камага алып китә. Салагышта яшәүче Кафия апа, ире Рифкать вафат булгач, аны үз янына чакыра. Әни белән кыз 24 ел инде чөкердәшеп, бер-берсен хөрмәтләп яшәп яталар.
    "Зәкия апа капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырса, без, күршеләр дә, тизрәк аның янына ашыгабыз. Җор телле күрше әбиебез белән гәпләшеп утыру - үзе бер гомер. Беркайчан кеше гайбәтен сатмас, тормыштан зарланмас ул. Һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белде. Аның белмәгәне юк. Без аны "аяклы энциклопедия" дип йөртәбез", - ди күршесе Лидия Мәҗитова.
    Аларның нур, җылылык, яктылык бөркелеп торучы йортларына керсәң, чыгасы килми. Кафия апаның куллары биредә могҗизалар тудыра. Күз явын алырлык итеп чигеп эшләнгән мендәр тышлары, япмалар татар өенә үзгә бер матурлык өсти. "Яшьтән үк "Крестьянка" журналыннан чигү-бәйләү серләренә өйрәндем. Һәм гомер буе бу эшләрне яратып башкарам", - ди кул эшләре остасы Кафия апа.
    Авыл кешеләре, кунакка кайтучылар Зәкия апага сәдака, күчтәнәч китерәләр. Онык-оныкчыклары "Дәү әни" дип аның янында бөтереләләр. "Әнинең картлыгы бик бәхетле уза. Бер-беребезне тулыландырып, бер-беребезгә терәк булып яшәве бик рәхәт", - ди Кафия апа. Салагышның Ак әбисенә, әнә шулай, авылга ямь өстәп яшәргә язсын әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: