Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хезмәттә узган гомер

Көчек авылының иң өлкән кешеләрнең берсе - шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәгъсумә апа ТИМЕРШИНА - гомере буе колхозда ат урынына эшләгән, хәтта колхоз рәисе дә булган тыл ветераны. Шушы яшендә дә ялгызы гына яши торган йортның ишегалдына килеп кергәч, биредәге чисталык-пөхтәлеккә соклануыбызның чиге булмады. - Бу йортта...

Көчек авылының иң өлкән кешеләрнең берсе - шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәгъсумә апа ТИМЕРШИНА - гомере буе колхозда ат урынына эшләгән, хәтта колхоз рәисе дә булган тыл ветераны. Шушы яшендә дә ялгызы гына яши торган йортның ишегалдына килеп кергәч, биредәге чисталык-пөхтәлеккә соклануыбызның чиге булмады.
- Бу йортта гомер буе шундый чисталык булды. "Халык йортын салам ягып җылытканда да алар үз тырышлыклары аркасында утын ягалар иде" дип сөйли иде мәрхүм әти. Әнә, әле дә күпме утыны бар запаста, - диде авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов тип-тигез итеп өеп куелган утын әрдәнәләренә күрсәтеп.
Ә йорт эчендә безне кочак җәеп Мәгъсумә апа үзе каршы алды. Хәер, үзе генә дию дөрес булмас, әнә, күпме якыннары җыелган янәшәсенә. "Үләремне уйлаган идем, тик мине - гади авыл кешесен шушылай зурларлар дип башыма да килмәде", - дип үзен котларга килгән район башлыгы уранбасары Ришат Нурисламовка, Рөстәм Әмировичка кат-кат рәхмәт укыды ул.
Табын артында Мәгъсумә апа үзе үткән катлаулы да, авыр да тормыш юлы турында сөйләгәндә, йөрәк елады да, сөенеп тә типте.
- Ул сугыш елларын гомеремдә онытасым юк, бәбекәйләрем. Сыерга тырма тагып, берүзем 82 гектар җирне тырмалаганда малкаемның ике күзеннән яшь агуы - әле дә күз алдымда. Жәлләп, аны кочаклап үзем дә елый идем, - дип сөйләп китте ул. Күп кенә ир-атлар да башкара алмастай шушы хезмәт өчен көн саен нибары 200 грамм икмәк бирәләр. "Гаиләне туйдырыр өчен бу икмәк кенә җитми иде, шуңа күп чакта төннәрен дә калып эшләргә туры килде", - ди Мәгъсумә апа. "Хәзер шуларны сөйлим дә, "сөйләмә, әби, бу кадәр авырлыкларга кеше ничек чыдасын" дип, оныгым мине туктата", - дип дәвам итә.
Сугыштан соңгы елларда ферма мөдире, бригадир, колхоз рәисе булып эшли. Үзе дә, кем әйтмешли, ат урынына эшли, башкалардан да таләп итә белә.
- Апам Зәйтүнә белән икебез колхозга көн саен чалгы белән 80 сутый печән чаба идек, - дигәч, башыма "бу безнең бәрәңге бакчасыннан дүрт тапкыр зуррак бит" дигән уй килде. "Хөкүмәт тә, җитәкчеләр дә хезмәтемне күрә белделәр. Елына икешәр тапкыр сәхнәдә зурлап бүләк тапшыралар иде миңа", - ди ул тырыш хезмәтенең лаеклы бәяләнүенә сабыйларча сөенеп.
Сугыштан соңгы авыр елларда апасы белән бергәләп йорт та төзеп керәләр.
- Йортыбызны төзергә бик күп авылдашларыбыз ярдәм итте. Аларга әле дә рәхмәт укып туялмыйм, - ди Мәгъсумә әби. Йорт төзергә акча юнәтү өчен үзендәге тегүчелек осталыгын эшкә җигә ул.
- Арып-талып эштән кайткач, тегү машинасы артына утыра идем. Шуның артында йоклап киткән чакларым да күп булды, - дип дәвам итә. Мәгъсумә апаларына рәхмәт укый-укый ул сырган сырмаларны да бик күпләр кия авылда. Әллә шулай тырышлык белән салып кергәнгә, әллә хәзер дә, күз генә тимәсен, хуҗалыктагы эшләрен үзе башкара алганга, олыгайган көнендә туган нигезен ташлап каладагы балаларына китүне күз алдына да китерми ул.
- Җәмәгатем Фирдәвес вафатыннан соң әнкәйне Ижауга үзебездә яшәргә алып китеп караган идем. Түзәме соң ул?! Авылга кире алып кайтканнан соң "мине бүтән үз йортымнан трактор белән дә алып чыга алмассыз", диде. Бу турыда башка сүз кузгалтырга да куркам, - ди килене Мөршидә. Ижаудан кайтып, каенанасының хәлен белеп, булышып китә ул. Апасының Көчектә яшәүче оныгы Гөлфирә дә һәрдаим килеп ярдәм итеп йөри. Хәер, Мәгъсумә апа 95 яшендә дә башкалар ярдәмен көтеп утырамы соң?! "Әллә мине болай гына шушы яшькә җиткән дип уйлыйсызмы? Моның төп сәбәбе - гомер буе эштә, хәрәкәттә булу һәм җәяү йөрү", - ди ул. Намазын укыган саен "сугышлар була күрмәсен" дип тели Ак әби. "Башка авырлыкларга түзәргә була, илгә кайгы килмәсен", - ди ул сугыш елларының ничек үзәгенә үткәненә ишарәләп.
...95 яшьлек юбиляргә олы ихтирам һәм чиксез соклану хисләре белән киттек без бу йорттан. Эчтән генә: "Ий, Раббым, Мәгъсумә әбигә һуш-зиһен, сәламәтлек бир" дип теләдек. Чын мәгънәсендә, "аяклы тарих" бит аның кебекләр. Шуңа күрә яшь буын, бигрәк тә укучылар, аның белән ешрак очрашсын, аралашсын, хәтер сандыгындагы хатирәләрен тарих битләренә язып калдырсын иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев