Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Син – бәхетем, син – минем мәхәббәтем

Сарсак-Омгада яшәүче Елизавета һәм Владимир КАСЬЯНОВЛАР гаиләсе өчен ноябрь ае аеруча истәлекле: шушы көннәрдә Елизавета Павловнага 75 яшь тулды, берничә көннән оныклары Павел армия сафларыннан кайта. Һәм иң мөһиме - аларга күптән көтелгән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Бөтен авыл килгән котларга Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова,...


Сарсак-Омгада яшәүче Елизавета һәм Владимир КАСЬЯНОВЛАР гаиләсе өчен ноябрь ае аеруча истәлекле: шушы көннәрдә Елизавета Павловнага 75 яшь тулды, берничә көннән оныклары Павел армия сафларыннан кайта. Һәм иң мөһиме - аларга күптән көтелгән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Бөтен авыл килгән котларга
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, ЗАГС бүлеге белгече Лилия Госманова белән бергәләп Касьяновлар йортына әлеге медальне тапшырырга барган көнне бу йортта чын бәйрәм иде. Касьяновларны истәлекле көннәре белән котларга якыннары, туганнары, күршеләре, авылның данлыклы "Зарни сизьыл" ансамбле үзешчәннәре килгән. Күбесенең өстендә - милли күлмәкләр, алъяпкычлар. Әнә, бу көнне 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Еливавета Павловна, әйтерсең, яшәреп киткән: ансамбльнең иң тәҗрибәле артистларының берсе буларак, башлап җыр суза, дәртләнеп бии, күз генә тимәсен. Ә җырлары берсеннән-берсе матур аларның. Бу очракта нинди телдә булуы да мөһим түгел, ахры. Удмуртча булсынмы, татарча, русчамы - һәрберсе күңелгә үтеп керә, тыңлаган саен тыңлыйсы килә.
- Без бу гаиләдә гомер буе менә шундый якты мохит, җылы мөнәсәбәтләр саклануы хакында хәбәрдар идек инде. Бүген моңа тагын бер кат инандык. Гаиләдә тынычлык, иминлек хөкем сөргәндә, аның кешеләре гади булган очракта гына башкалар да аңа тартыла бит. Ә сез - нәкъ шундыйлар, - дигән сүзләр белән Римма Ринатовна 51 ел иңне-иңгә куеп яшәүче гаиләгә медаль тапшырганда, Лиза апайның да, Володя агайның да дулкынланудан күзләре яшьләнде.
- Район җитәкчелегенең безгә шундый игътибар күрсәтүенә зур рәхмәт. Тик Омгада безнең кебек алтын туйларын уздырган гаиләләр тагын бар бит, - диде Елизавета Павловна.
Әйе, 50 ел һәм аннан да күбрәк пар канат булып, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче гаиләләр күп Сарсак-Омгада. Менә алар: Равил-Фәрсия Латыйповлар, Мария-Михаил Николаевлар, Иван-Галина Маркитоновлар, Борис-Валентин Черновлар, Александр-Валентина Васильевлар, Леонид-Валентина Утехиннар, Николай-Таисия Константиновлар. Йә, әйтегез әле, тагын кайсы авылда шуның кадәр алтын туйларын билгеләп үткән пар гомер кичерә?! Аларның барысы да мактаулы хезмәт юлы үткән, илгә-көнгә лаеклы ул-кызлар тәрбияләп үстергән. Инде гомер көзләрендә дә Лиза апай һәм Володя агай кебек бер-берсен тулыландырып, балалар бәхетенә куанып озак яшәргә насыйп булсын иде һәркайсына.

Исемнәре - китапта
Касьяновларның исеме "Татарстанның иң яхшы 100 гаиләсе" китабына кертелгән. Бу юкка гына түгел. Дәһшәтле сугыш елларында дөньяга килгән Владимир агай да, Елизавета апай да лаеклы хезмәт һәм тормыш юлы үткәннәр. Володя агай гомере буе колхозда механизатор, фермада оператор булып эшләгән. Лиза апай 18 яшеннән сыер сауган. Аның "Победа" колхозы исеменнән бирелгән Мактау грамоталары, дипломнары бихисап. Бүләкләр арасында "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгеләре, II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, "Хезмәт ветераны" медале дә бар. Атказанган колхозчы исеменә дә лаек булган.
- 18 яшендә үк әнине партиягә алалар. Ул гомере буе "партия кушкан икән, димәк, эшләргә кирәк" дигән принцип нигезендә яши. Әле хәзер дә күңеле белән коммунист, - ди улы Анатолий. Сүз уңаеннан: Касьяновлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары да, әти-әниләре кебек, туган җиргә тугрылыклы һәм эшчән: Юра - хуҗалыкта тәҗрибәле электрик, Анатолий - авыл җирлеге башлыгы. Лиза апай белән Володя агай төпчекләре Анатолий гаиләсе белән бергә яшиләр.
- Абзардагы малны әле һаман да үзләре карыйлар. Һәрчак эшле булу, тик тормау каннарына сеңгән инде аларның, - ди киленнәре Ольга.

"Лиза апай янына керәсе килеп кенә тора"
Авылдашлары Елизавета Павловна турында әнә шулай, диләр. Моның сәбәбе - аның гадилегендә, кешелекле, мәрхәмәтле, күңеле тулы яхшылык булуында. Ул кечкенә генә шатлыкны зур итеп кабул итә, гаиләдә килеп туган аңлашылмаучанлыкларны да шаяру аша уздырып җибәрә белә. Лиза апай мәктәптә укыганда өйрәнгән бөтен шигырьләрне генә түгел, формула-теоремаларны да яттан хәтерли. Аларны безгә сөйләп шаккатырды ул. Үзен белә-белгәннән бирле көндәлек алып бара. Анда көненең ничек узуына, ниләр эшләнгәненә нәтиҗә ясый, алдагы көнгә план төзи. Җәен урманнан кайтып керми: гөмбә, җиләк, дару үләннәре җыя. Ә менә көзге эшләр тәмамланганнан соң кичләрен яраткан ансамбленә йөри.
- Кайчак урамнарыннан 4-5 хатын-кыз җыелалар да кичке "прогулка"га чыгалар. Урам буйлап рәхәтләнеп җырлап узалар. Без аларга һәрчак сокланып калабыз, - диләр авылдашлары.
Менә шулай елларга "бил бирмичә", яшьлектә бөрелгәнгән мәхәббәткә тугрылык саклап, бүген бу хисләрне балаларында, оныкларында, инде хәзер оныкчыкларында тәрбияләргә тырышып, әле дә үрнәк булып яши бу гаилә. Үзләренә тапашырылган "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален гаилә сандыгында иң кадерле ядкарь итеп саклап, буыннан-буынга тапшырырга язсын аларга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев