Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сөйкемле сөяге бар

"Өйдә җылы, тыныч булса, сәгатьләр буе менә шулай түгәрәкләр сызып утыра ул. Иркәләгәнне, сөйгәнне бик ярата", - ди Вәзил абый улы Альбертның аркасыннан сөеп. Моннан 27 ел элек Әхмәтовлар гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алынган бала булып дөньяга килә Альберт. Дүрт кило да дүрт йөз граммлы баһадирны бик авырлык белән...

"Өйдә җылы, тыныч булса, сәгатьләр буе менә шулай түгәрәкләр сызып утыра ул. Иркәләгәнне, сөйгәнне бик ярата", - ди Вәзил абый улы Альбертның аркасыннан сөеп.
Моннан 27 ел элек Әхмәтовлар гаиләсендә ике кыздан соң көтеп алынган бала булып дөньяга килә Альберт. Дүрт кило да дүрт йөз граммлы баһадирны бик авырлык белән генә тудыра әнисе. "Бераздан улыбызның церебраль паралич белән авыруы билгеле булды. Ул үсеш ягыннан яшьтәшләреннән күпкә артта калып барды, тәпине дә соң атлап китте. Баштарак әнисе белән ике кулыннан гел җитәкләп йөртә идек", - дип сөйли әтисе. Әти-әнисенең улларын сәламәтләндерүгә өметләре өзелми, кайларга, нинди табибларга гына алып бармыйлар?! "Тик табибларга барган саен хәле авыраеп кына кайта торган иде. Әллә шул чакта ук ак халат ияләреннән куркып калды инде, аны хәзер дә хастаханәгә алып баруы бик авыр. Бервакыт тешен алдырырга баргач, алты кеше тотып тордык", - ди Вәзил абый.
14 яшенә кадәр Мәкъбүлә әбисе белән Рифгать бабасы тәрбияләргә ярдәм итәләр авыру оныкларын, аннан ОРСта эшләгән әнисе Люция ханым авыру улын карар өчен эштән китә. Тик ананың үзен дә рәхимсез авыру сагалап йөргән икән шул. Моннан 7 ел элек 48 яшендә каты авыру мәңгелеккә алып китә аны. "Әнисен мәңгелеккә югалтканны аңлагандыр инде сабый күңеле, теле белән генә әйтә алмагандыр. Люция яткан карават янына әллә ничә кат чыгып утырып, бик озаклап карап торды әнисенә", - ди Вәзил абый. Әнисе вафат булганнан соң берникадәр вакыт янә әбисе тәрбиясендә була Альберт. Ике ел элек 30 ел машинист булып эшләгән Вәзил абый да 55 яшендә лаеклы ялга китә. Сүз уңаеннан: Вәзил абый - эшләү дәверендә төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына, Горький тимер юлы начальнигының исемле сәгатенә, "Миллион чакрым авариясез юл" күкрәк билгесенә лаек булган хезмәт ветераны ул.
Бүгенге көндә Альберт әбисе һәм әтисе тәрбиясендә яши. "Әгерҗедән читтә яшәүче ике кызым да үз яннарына чакыралар. Тумышым белән Бөгелмә якларыннан мин, Шурмановлар гаиләсенә килен булып килгән идем. Инде яши-яши Әгерҗе туган төбәгемә әйләнде, шуңа беркая да китәсем килми. Оныгым Альберттан башка да яши алмыйм. Аллаһ бәндәсе бит ул, ниндидер сөйкемле сөяге бар. Кичен йокларга яткач, яныма килә, битләремнән сыйпый, өсләремә яба. Йә, ничек яратмыйсың инде аны?! Киявем дә - улым кебек. Бик тә кешелекле, сабыр, кече күңелле киявемә мең-мең рәхмәт", - ди күптән түгел 81 яшен тутырган Мәкъбүлә әби.
Әтисе Вәзил абый да тормышын сөекле улыннан башка күз алдына да китерә алмый. "Кибетләргә дә бергәләп йөрибез. Ул чит кешеләр янында үзен тыныч тота, кибеткә кергәч, берни дә сорамый. Тик берәр тәмле әйбер алып бирсәң, ихластан сөенә. Кыш бабай күчтәнәчләрен бик ярата, шуңа ел да аңа Яңа ел бүләкләре әзерлибез", - ди ул. Әле быел гына яңа агач йортка күченгәннәр. "Калинин урамында фатирыбыз бар. Тик анда яшәгәндә Альберт бик еш авырый иде. Әллә һавасы килешмиме икән дип, агач йорт салырга киңәш бирделәр. Менә төзеп чыктык, шөкер", - дип сөенә хуҗа. Чыршы, нарат исләре аңкып торган йортны Альберт та бик тиз үз иткән. "Урамга йөрергә чыккач, кайчак фатирга барып кайтабыз. Тик фатирда бераз булганнан соң кулдан тотып йортка кайтуыбызны сорый башлый", - ди Вәзил абый. Җәен йорт янындагы бакчага чыгарга да бик яраткан Альберт. "Бик озаклап агач-куакларны, чәчәкләрне күзәтә иде. Үзе җиләк өзеп ала белмәсә дә, өзеп биргәнне рәхәтләнеп ашый", - ди әтисе.
Әнә, өстәл янына утырган да, дөньясын онытып, түгәрәкләр ясый Альберт. Кайчак кул да чабып ала. "Рәсем ясап арыса, карта, төймә таратып уйный башлый. Әбисе белән шашка, домино да уйныйлар. Кайчак бик игътибар белән телевизор карап утыра. "Могҗизалар кыры" тапшыруы аеруча ошый аңа. Ашыйсы килсә, кулдан тотып кухняга алып чыга", - ди Вәзил абый. Менә шулай "улым" дип өзелеп торучы әтисе, намаз укыган саен Аллаһыдан якыннарына исәнлек сораучы әбисе янәшәсендә, аларның даими кайгыртуын, яратуын тоеп яши 27 яшьлек инвалид егет. Инде Ходай якыннарына исәнлек, сәламәтлек, сабырлык бирсен иде берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев