Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сугыш ятиме

Бу беркатлы апаны күрше-күлән үзенчә ярата. Әнә, тагын капка төбенә килгән күрше тавыкларын куа, бигрәк чиста инде үзе. Әле таң атып кына килә, кере юылып, чишмәдә чайкалып, бауга эленеп куелган, өе җыештырылган, камыры кабарып утыра. Миченә ягып җибәрер дә, табада коймагын чыжлатыр, карты таңнан торып алып кайткан чишмә суыннан чәен...

Бу беркатлы апаны күрше-күлән үзенчә ярата. Әнә, тагын капка төбенә килгән күрше тавыкларын куа, бигрәк чиста инде үзе.

Әле таң атып кына килә, кере юылып, чишмәдә чайкалып, бауга эленеп куелган, өе җыештырылган, камыры кабарып утыра. Миченә ягып җибәрер дә, табада коймагын чыжлатыр, карты таңнан торып алып кайткан чишмә суыннан чәен куеп, ире һәм улы белән ак майда гына йөздереп пешергән коймак белән чәй эчәрләр. Күршеләр таныгандыр инде: сүзем Сания апа турында. Ундүрт яшеннән фермага эшкә төшкән Сания апаның канына сеңгәндер инде ул таң белән тору. Ире Флүр абый да үзенә охшаган: таңны аягөсте каршылый. Каралты-кура да, ишек алды, капка төбе дә ялт иткән. Кечкенәдән эшләп, ата назына сусап, сугыш дигән әче афәтне тоеп үскән балалар шул алар. Ул яктан Флүр абый бәхетлерәк: әтисе Хаҗиәхмәт абый яу кырыннан әйләнеп кайта. Ул туган нигезендә карчыгы Наҗия апа белән балалар үстереп, озын-озак гомер итеп, 80 яшендә вафат була.
Ә менә әтисе сугышка киткәндә бер генә яшьтә булган Сания апа аны бөтенләй хәтерләми. Кияүгә чыгып, ике генә ел ир белән яшәгән Кәшифә апага ире Гыйләҗетдинне яу кырына озатканда 28 яшь була. Хатларында Гыйләҗетдине кече командирлар мәктәбендә укуын хәбәр итә. Кәшифә апа иренең хатларын елый-елый укый, бер генә яше тулган кызы Сания дә әтисенең хатларын, фотосурәтен үзенчә "өйрәнә". Нәтиҗәдә, хаттан кисәкчекләр генә кала. Белми шул Кәшифә апа бу хатлар иренең соңгы истәлекләре буласын! Белсә, сандыгы төбенә салып куяр иде дә, газиз ирен өзелеп-өзелеп сагынганда шуларны укып юаныр иде. 1941 елда ук кара кайгы шакый алар ишеген. Соңгы хатында үзенең рота командиры итеп билгеләнүен, хәлиткеч сугышка керүләрен хәбәр итә Гыйләҗетдин. Ә аннан соң нәрсә булганын сугыш беткәч, туган якларына әйләнеп Гыйләҗетдин абый белән бергә фронтта булган Тирсә һәм Көчек авылы егетләре сөйли. Немец снайперы кулыннан һәлак була Гыйләҗетдин командир. Илгә Җиңү килүен, исәннәр гаиләләренә кайтуын, әнисенең үзен кочаклап елауларын, сагынып ирен көтүләрен, үзенең өй каршыннан гына узучы юлга чыгып, атлылар, җәяүле ир-атлар артыннан "әттә-әттә" дип йөгерүләрен хәзер дә өзек-өзек төш кебек кенә исенә төшерә Сания апа.
Гомер буе көтә Кәшифә апа ирен. Димләүчеләр була, әмма кияүгә чыкмый, өметен дә өзми. Аннан соң, иренең истәлеге булып калган бердәнбер кызын тәрбияләүне дә ят кешегә ышанып тапшырасы килми аның. Бик авыр була ялгыз хатынга авылда тормыш алып барулар. Көне-көне белән егерме бишәр сутый урак урып кайткан хуҗалыгында хатынның чабатасын салырга да көче булмый: чишенми-нитми урынга ава ул. Сугыштан соңгы чорның да кырыс кануннары, хезмәт көненә йөз грамм он бирүләре сындырып сыный тол хатынны.
Кәшифә апаның Саниясе ундүрт яше тулар-тулмас фермага эшкә килә. Башта бозаулар карый, аннан соң таналар өйрәтеп сава башлый. Аның кебек яшь кызлар күп була фермада. Әнә Галимә белән Әминә, Зәкия, югары оч кызлары Вәсилә белән Рабига да - аның яшьтәшләре, һәммәсенә ундүрт-унбиш яшь кенә була. Кызларның кайберләре шундый кечкенә гәүдәле, сыер арасыннан күренми дә хәтта. Сания шушында гомерлек яры Флүрен очрата. Бер сукмактан кырык елга якын эшкә йөри алар.
И, гомер дигәнең узган да киткән икән бит. Флүренә - 72, үзенә 71 яшь, бергә гомер итә башлауларына да 50 елга якын икән бит инде. Өч бала үстерделәр. Алай да Сания апаның хөкүмәткә бераз үпкәсе бар: аның кебек сугыш ятимнәренә дә бераз игътибар бирсеннәр иде. Аның да картлык көнендә бөтен уңайлыклары булган шәһәр фатирында яшисе килә. (Сания апа авызыннан шул сүзләрне ишеткәч, ирексездән елмаеп куйдым: ай-һай, китә алыр микән ул кендек каны тамган туган җиреннән?!).
...Әнә капка төбенә килгән тавыкларны куа ул, юк, усалланып түгел, гадәт буенча гына. Үткән-сүткәнгә елмаеп эндәшеп тә ала, гәп куертырга да ярата. Читтәрәк, себерке сабына таянып, елмаеп Флүре басып тора. Нәрсә кирәк тагын авыл апасына... Тигез-тату, сәламәт, тыныч картлык, балалар бәхете генә телисе кала үзләренә.
Розалия КӘРИМОВА.
Яңавыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев