Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Cөюем гөнаһ икән...

Үземне үзем тиргим

Балаларым бәхете өчен яшәргә тиеш, аларның бәхетенә киртә куярга хакым юк Кичен көзге каршына килеп басам да: “Нишләттеләр соң сине? Нигә боегып үзеңә карап торасың, үкенеп берәр чарасын күрермен дип уйлыйсыңмы?” – диеп, көзгедән миңа карап торган бәхетсез үземне тиргим.

Бәхетсез дип, алай газап та чикмәдем инде, йокы бүлмәсендә ике балам тәмле төшләрен күреп яталар, аш бүлмәсендә чәем кайный. Хәзер ул кайтып җитәр дә, без өстәл артына кара-каршы утырып, дөнья хәлләрен сөйләшербез. Ул миңа эштәге яңалыкларын сөйләсә, мин икенче балабызның тәүге әйткән сүзен шатлана-шатлана әйтермен... Мин шул хыялларга бирелеп, аны каршыларга ишек янына килеп басам, ул минем җилкәгә салына да, битемнән суырып диярлек үбә һәм идәнгә шуышып төшә. Аннан аңкыган аракы исенә ияләшкән инде мин, салырга ярата шул Илфатым.

Эштәгеләре белән көн дә зур уңышларын бәйрәм итәләр. Бизнеслары гөрли, акча килеп тора, ләкин көн азагында шул акча кесәдән юк була инде. Минем аның белән акча турында кызып китеп сөйләшкәнем булмады. Илфат андый темаларга сөйләшеп утырырга яратмый шул. Ике улының хәлен сорап, эшенә матур киенеп чыгып китсә, миннән бүтән бер ни дә таләп ителми. Өстәлдә кайнар ризык кына көтсен, хатынының назлап дәшүе дә кирәкми. Наз дигәннән, безнең инде күптән бер-беребезне яшь чактагы кебек яраткан юк. Төннәрен шуны уйлап иза чигүемне Илфат әллә белми, әллә кирәксенми, ә иң куркынычы – әллә башка кызлар янына йөриме икән, дип уйлыйм.

Иптәш кызларымның: «Күзеңне ач, ирең сулга йөри бит!» – диюләрен дә көнләшү хисе дип кенә кабул итәм. Хәер, якын иптәшләрем минем бәхетсезлегемнән нигә көнләшсен дә, ирем турында шулай сөйләп йөрсен ди инде! Мин бит Илфаттан күпне дә сорамыйм – бер җылы сүз, кочак һәм мәхәббәт кенә өмет итәм... ...Беркөнне иремне эшкә озаткач, шәһәр һавасын суларга кече улым белән урамга чыгып киттек. Судагы үрдәкләрне ашатып, очкан кошларны карап озак йөрдек без ул көнне. Эскәмиядә баламны йоклатканда яныма бер хатын-кыз килеп утырды. Балам йоклап киткәч, кайтырмын дигән уемны бүлеп, шул хатын миңа эндәште: – Сез бәхетле анадыр. Яныгызда яраткан улыгыз бар, – ди.

Сагышларымны яшереп, аңа елмаеп карадым: ябык йөзле, агара башлаган чәчле бу ханым миндә бер генә дә кызыксыну уятмады, тизрәк торып, өйгә кузгаласы иттем: – Баласы булган һәр ана бәхетледер инде, ник алай дисез? – дип урыннан тордым. – Шулай... – дип кабатлады ханым үзалдына, өстәвенә тотлыга да иде. Ул көнне без сөйләшеп китә алмадык, минем чит кешедән шүрли торган гадәтем бар, кем белән генә аралашсам да югалып калам. Ләкин язмыш дигәнең артың белән борылып бассаң да очраштыра бит ул. Шул ук паркта, шул ук эскәмиядә башка көнне дә күрештек без аның белән. Бу юлы инде кыргыйланмадым, үзем башлап сүз дәштем: – Сезнең миңа нидер сөйлисегез килә, ахры. Әллә мин ялгышаммы? – дидем. Ялгышмаганмын, ул шуны гына көткәндәй, тормышын сөйләп тә бирде. – Фәнзилә мин, әти-әниемнең бердәнбер, көтеп алган кызы булып дөньяга килдем, – дип башлады ул. – Үсә төшкәч, тотлыга башладым. Бер караганда, бу искитәрлек куркыныч кимчелек тә түгел, әмма шул бер табигыйлегем өчен бәхетсез булганмындыр инде. Андый кешедән мәктәптә укыганда үртәп көләләр, егетләрнең дә исе китми, сәхнәгә чакырып шигырь дә сөйләтмиләр. Ләкин җырлаганда тотлыкмый идем. Шуңа күрә өйдә көн саен үзалдыма җырлап йөрдем. Беренче һәм соңгы мәхәббәтем белән интернет аша таныштык.

Ул минем матур фотосурәтемне ошатып, җылы хатларын җибәреп торса, мин экранның икенче ягында: «Мине күрсә ташлар», – дип елый идем. Беренче очрашу көнендә ничек каушаганымны, Җирнең кайсы тишегенә төшәрдәй булганымны сөйләп тормыйм. Кыскасы, ул мине кинога чакырды. Бәхетемә, күп сөйләшергә туры килмәде, егет үзе бик аралаша торган, җор телле булып чыкты. Бер күрүемдә ошаттым бит аны! Көне буе юньле-рәтле сөйләшмәсәм дә, ул мине ошатканын сиздерде. Без интернетта озак кына аралашкач, тагын күрештек. Бу юлы инде мин аны иллюзиядә яшәтергә теләмәдем, ничек бар шулай әйтергә әзерләндем. Шушы паркта йөрдек, сез улыгыз белән үрдәкләр ашаткан җирдә озак кына сөйләшеп утырдык. Ни гаҗәп, мин ул мизгелдә тотлыкканымны да онытып җибәрдем.

Көн кичкә авышканчы аңа үзем башлап дөресен әйтмәдем. Саубуллашканда ул минем кулларымны кысты да, күземә карап: «Син шундый матур итеп тотлыгып сөйләшәсең!» – диде. Ул мизгелдә мин коелып кына төшмәдем, кулымны тартып алып, подъездга йөгердем. Никтер аның бу сүзләре мыскыл катыш кебек әйтелдеме, бик үпкәләдем мин аңа. Ике атналап янына чыкмадым, тагын көләр, сөйләшүемә бәйләнер дидем. Өченче атнада подъезд ишеге төбендә бер кочак чәчәк белән көтеп торганын күрдем. «Димәк, ул миннән көлмәгән», – дип куандым. Чыннан да, минем тотлыгуым аның өчен бернинди киртә була алмый икән бит, үзе дә шуны кич буе аңлатырга тырышты. Тиздән миңа өйләнергә җыенганын да әйткәч, мин дөньядагы иң бәхетле кыз идем. Аның әти-әнисе белән танышкан көнгә кадәр үземне шулай хис иттем.

Сөйгәнемнең гаиләсе беренче карашка мине бик җылы кабул иттеләр, ләкин икенче күрешкәндә әнисе йөземә төбәлеп карады да: «Минем улыма тотлыга торган хатын кирәк түгел! Балаларыгыз да шундый булып туса?!» – дип пычрак сүзләр яудырды. Яшермим, үземнең шундый булганым өчен төне буе күз яшемне түктем. Булачак иремә бу хакта бер ни әйтмәдем, хәер аның үзен дә кисәтеп куйган булганнар иде инде. Ана сүзе үзенекен эшләде – без аерылыштык. Әйе, минем тотлыга торган гадәтем аркасында мөнәсәбәткә нокта куйдык. «Тотлыгу гадәте миңа әти-әнидән күчмәгән бит», – дип аны күпме инандырсам да, минем сүзләремә колак салучы булмады. Әти-әнием янына авылга кайтып, бәхетсез, өстәвенә ялгыз хатын булып яшәдем. Иң кызганычы – балага узганымны да әтисенә әйтә алмый калдым. Газиз баламны авылда үстереп, хәзер шәһәргә яшәргә күчендек. Кызым тотлыкмый, матур сөйләшә. Әтисез генә үсте балакаем. Нишлисең, сөюләрем гөнаһ булгандыр инде, шуннан саклагандыр Ходай... Фәнзилә сөйләгәндә тәннәрем чымырдап, үземне дә яшьлегем күзалдымнан узды. Тотлыгу миңа да таныш гадәт – олы улыбыз сүзләрне өзеп-өзеп әйтә, шуннан оялыпмы кеше белән артыгын сөйләшми. Фәнзиләгә дә улым турында сөйләгәч, соңгы әйткән сүзеннән соң аяз көнне яшен суккандай булды.

– Үз язмышыңнан качып булмый шул, сиңа дигәнең урау юллар аша да килә ул. Илфат белән дә шулай булган, димәк. Әнисе куйган киртәне җиңә алмагач, үз язмышы өчен ничек көрәшсен ди инде! Мин бит көн саен шушында аны күрмәсменме икән дип киләм. Сезнең бәхетле йөзне күргәч, Илфат та рәхәттә яшидер дип кайтып китәм. Сез бәхетле ана. Ләкин бәхетле хатын булу-булмавыгызда минем эшем юк – хаталар төзәлмәс булып ясалган инде. Илфатны бәхетле итә алсагыз, миңа шул җиткән. Мин Фәнзиләгә башка сүз әйтә алмадым, ни дисәм дә аның йөрәген яралармын кебек иде. Җиде ел дәверендә иремнән күрмәгән наз һәм мәхәббәт өчен аның күз яшьләре, әйтелергә өлгермәгән сүзләре гаеплеме икән ни? Иремнең мәхәббәт күрми яшәвенә минем гел янәшәсендә торуым сәбәпче микәнни? Мин Фәнзилә белән саубуллашкач, өй ишеген ача алмый тыпырчынып тордым. Хәзер ачармын да, исерек иремнең күкрәгенә ятып елармын кебек иде. Ишекне ачуга, мине чәчәк бәйләме белән Илфат каршы алды.

– Мине эштә күтәрделәр, алтыным! Ирең бүгеннән компания директоры, котлый аласың! – диде. Иң авыры мин ул мизгелдә ихластан аның өчен сөенә алмадым. Җиде ел көткән наз, игътибарны сорамыйча, улларым янына кереп яттым. Мин балаларым бәхете өчен яшәргә тиеш, ана буларак аларның бәхетләренә киртә куярга хакым юк һәм мин куймаячакмын, дип уйладым...

Рәфидә Галимҗанова.

Фото: https://pixabay.com/

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев