Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Девәтернә мәктәбе укучылары Айтуганов премиясе ала

Нәкъ менә аның кебек иҗатлары һәм тормышлары тиз ялтырап, тиз сүнгәннәр турында атылган йолдыздай, диләр. Гөрләп яшәр, иҗат итәр чагында 29 яшендә арабыздан киткән якташыбыз - Нарат авылының жырчы шагыйре Ләбиб АЙТУГАНОВны белгәннәр дә «аның әле иҗатта чәчәк аткан чоры гына иде», диләр. Арабыздан киткәненә дистәләгән еллар узса да, аның...

Нәкъ менә аның кебек иҗатлары һәм тормышлары тиз ялтырап, тиз сүнгәннәр турында атылган йолдыздай, диләр. Гөрләп яшәр, иҗат итәр чагында 29 яшендә арабыздан киткән якташыбыз - Нарат авылының жырчы шагыйре Ләбиб АЙТУГАНОВны белгәннәр дә «аның әле иҗатта чәчәк аткан чоры гына иде», диләр. Арабыздан киткәненә дистәләгән еллар узса да, аның "Юллар, юллар", "Ышанам", "Һаман истә" җырлары бүген дә популярлыгын югалтмый.
УКУЧЫЛАРГА - АЙТУГАНОВ ПРЕМИЯСЕ
Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният учакларында, китапханәләрдә Ләбиб Айтугановның 80 еллык юбилеена багышланган әдәби кичәләр уздырыла. Композитор да, шагыйрь дә, артист та, режиссер да, редактор да булган шәхесне олы хөрмәт белән искә алалар. Әтисенең юбилее көннәрендә Тугызбуйга Ләбибнең бердәнбер кызы - "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова кайтты һәм Девәтернә мәктәбендә очрашуда катнашты. 2004 елдан якташыбыз исемен йөртүче әлеге мәктәп укучылары Ләбиб Айтугановның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын яңгыраттылар. Яшь каләм тибрәтүчеләр үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Ә якыннары исә истәлекләр белән уртаклаштылар. Биредә мәктәп активистларына, бик яхшы укучыларга Ләбиб Айтуганов премиясен бирү дә матур традициягә әйләнгән. Быел әлеге премиягә 8 сыйныф укучысы Илнара Шәяхмәтова һәм 7 сыйныфтан Ләйсән Фәррахова лаек булдылар. Мәктәп директоры Айнур Габбасов аларга премияләр тапшырды һәм истәлек ручкалары бүләк итте.
Миләүшә Айтуганова да туган төбәгендә әтисен олылаганнары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Биредә әтисенең дәвамчылары - каләм тибрәтүче балалар үсүенә сөенүен белдерде.
ӘРИБӘ АПА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
Ләбиб Айтугановның туган авылы Наратта ул туып-үскән төп йортка да йөз ел икән инде. Алар яшәгән бу урам Айтуганов исемен йөртә. Ләбибнең апасы Әрибә, биредә туганнарының якты истәлеген саклап, аларны сагынып-юксынып ялгызы гына гомер кичерә.
- Ләбибебез-төпчегебезнең тууын көтеп алган мизгелләр - әле дә хәтердә. Әткәй дә, ике абый да туачак сабыйга исем уйлап куйган булганнар. Әткәй - Дәрил, Нәкыйп абый - Ләбиб, Ягъсуб Рим дип кушабыз, ди. Инде нишләргә? Уйлаштылар-уйлаштылар да шобага тотарга булдылар. Нәкыйп абый өскә чыкты һәм энекәшебезгә Ләбиб дип исем куштык. Мәгънәсе акыллы, зирәк дигәнне аңлата. Үскәндә юаш кына кебек булса да, Ләбиб һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшли иде. Ике абыебыз һәм әтиебез сугышка киткәндә Ләбибкә җиде яшь кенә иде. Әти аны кочагына алып үкси-үкси елады. Мәңгелеккә хушлашуы булгандыр инде. Сугышка киткәндә абыйның гармуны калган иде. Ләбиб аны гел шыгырдата иде. Соңыннан көйләр дә чыга башлады. Мәктәптән соң Минзәлә педучилищесына укырга керде. Менә шуннан сәер генә әйбер күтәреп кайтты ул. "Нинди озын муенлы әйбер ул, энем?" - дип сорагач "Мөхетдин чүмече" дип җавап бирде дә шырык-шырык көлде. Баксаң, аларны Мөхетдин исемле укытучы укыткан. Ә чүмеч дигәне мандолина булып чыкты. Кайткан саен безгә мандолинада уйный иде ул, - ди Әрибә апа хатирәләргә бирелеп.
Миләүшә Айтуганова әтисен хәтерләмәсә дә, аның туган авылына эзне суытмый, якыннары белән аралашып яши.
- Әти үлгәндә миңа нибары бер яшь булган. Ул вакытта ул әни белән аерылышкан була. Әмма мин балачактан ук Наратка эзне суытмадым. Җәйге каникулларым Көтмәс буенда узды. 18 яшем тулгач әти турында истәлекләр туплый, аның иҗат җимешләрен җыя башладым. Аның белән якыннан таныш булган кешеләр белән очрашып әңгәмәләр кордым. Әрибә, Әдилә апалар белән бай материал туплап, 2005 елда әтинең 70 еллыгына "Ышанам" дигән китап чыгардык. Әтиемнең туганнарына язган хатлары, аның гармуны, күлмәге - минем өчен иң кадерле истәлек. Мин үзем дә, "Татарстан" радиосында әткәйнең эшен дәвам итеп, 15 ел эшләдем. Мин әле хәзер дә аның исеме белән яшим һәм әтием белән горурланам, - диде Миләүшә ханым.
ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ
Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар җәйге кичтә...
Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә.
Көтмәс елгасы буенда хыялланырга яраткан Ләбиб. Йортлары янәшәсендә кул сузымы гына булган елга буена төшкән дә табигатьнең матурлыгы белән хозурланган. Әнә шуннан илһам алган ул. Үзе дә шулай язып калдырган: "Туган ягыңда гомерең буена йөрәк түрендә йөртерлек никадәр наз, моң, илһам чишмәсе бар икән бит!"
Авылым, авылым,
Улыңны көтәсеңме?
Синдә туган көйне көйлим -
Җырым ишетәсеңме?
Көтмиме, ишетмиме соң? Әлбәттә, көтә, ишетә. Тик гомере генә кыска булган якташыбызның.
Ә менә бу җырны Ләбиб үз көе, үз моңы белән үлемсез иткән:
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев