Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дөнья аты йөгәннәре – әле сезнең кулларда

    60 яшь ир-егет өчен үткән тормыш юлына борылып карап, нәтиҗә ясар чак кына. Әһли ФӘЙЗУЛЛИН кебек һәр эштә актив, заман белән бергә атлаучы, энергияле, көчле рухлы ир-егеткә дөнья аты йөгәннәрен үз кулында тотарга да тотарга әле. Тормышның төбеннән күтәрелде Минем күз алдымда тормышның төбеннән фәкать үз тырышлыгы, үҗәтлеге, тынгысызлыгы белән...


    60 яшь ир-егет өчен үткән тормыш юлына борылып карап, нәтиҗә ясар чак кына. Әһли ФӘЙЗУЛЛИН кебек һәр эштә актив, заман белән бергә атлаучы, энергияле, көчле рухлы ир-егеткә дөнья аты йөгәннәрен үз кулында тотарга да тотарга әле.

    Тормышның төбеннән күтәрелде
    Минем күз алдымда тормышның төбеннән фәкать үз тырышлыгы, үҗәтлеге, тынгысызлыгы белән күтәрелгән авыл малае ул. Хезмәт юлында төрлесен күрде, кичерде. Әмма беркайчан да югалып калмады. Кирәкле урында үз сүзен әйтә белде, алга куйган максатына ирешү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Кыскасы, 60 яшьлек юбилеена матур эшләре белән килде ул.
    ... Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган агроном егет солдат хезмәтеннән кайту белән Чапаев исемендәге колхозның Татар Шаршадысы авылында бригадир булып эшли башлый. Биредә ул үзен бик тиз арада өметле белгеч итеп таныта. Аны " Сельхозтехника" базасында оештырылган механикалаштырылган отрядка бригадир итеп куялар. Ә бу отряд шул ук Чапаев исемендәге колхоз кырларына хезмәт күрсәтә.
    Ул елларда әлеге хуҗалык басулары тәҗрибә кыры буларак санала иде. Биредә яңа сорт орлыклар чәчеп, туфракны заманча эшкәртеп, югары уңыш алу юлларын эзләделәр. Бу колхоз җирлегендә бик еш семинарлар, агроукулар уздырдылар. Әлеге тәҗрибәләрнең уңышлы чыгуында бик еш Әһли Фәйзуллин җитәкләгән мехотряд егетләрен мактап телгә алалар иде.
    Район җитәкчелегенең һәрчак күз уңында торган егетне "таякка таянган" "Маяк" колхозына рәис итеп тәкъдим итәләр. Әмма бу хуҗалыкның күтәрәмгә калганлыгын күреп торган Әһли ризалашмый. Ләкин үз сүзләрендә нык торучы район түрәләре аны тынычлыкта калдырмыйлар. Колхозны бераз аякка бастыруда ярдәм итәргә вәгъдә биреп, Әһлине җиңәләр.
    "Маяк"та рәис сайлау җыелышы гаугалы булыр дип уйлаган Фәйзуллин ялгыша. Җыелыш тыныч уза. "Бүген монысын сайламасак, иртәгә икенчесен китерерләр. Барысы да бер, монысы да озак тормас. Бер-ике бура сатар да, калага таяр әле", диючеләр дә була.
    Ләкин бу юлы колхозчылар ялгышалар. Яңа рәис җиң сызганып эшкә керешә. Ялкауларга, ялагайларга үз тирәсендә урын калдырмый. Колхозның төп көчләре булган сыер савучы, механизаторларның эш шартларын җиңеләйтү өчен бөтен көчен куя. Идарәгә мөрәҗәгать иткән һәркемне игътибар белән тыңлап, гозерләрен үтәү юлларын эзли. Авыл халкы арасында "безнең яңа рәис бик кешелекле, ярдәмчел" дигән сүзләр тарала. Шулай итеп, "Маяк"та ул бик тиз үз кешегә әйләнә, аңа ышаналар. Беренче язгы чәчүне дә уңышлы ерып чыгалар алар. Көзен колхоз амбарлары ашлык белән тула. Дәүләттән алган бурычларын икмәк белән каплыйлар, хезмәт хакы буенча бурычлар бетә.

    Табигать сакчысы
    ... 1997 елда "Кичке Таң" заказнигына директор итеп билгеләгәндә ул инде җитәкче постында зур мәктәп узып, шактый бай тәҗрибә туплаган була. Туган як табигатенә гомере буе гашыйк Әһли бу җитди, бик тә җаваплы эшкә яңа дәрт белән алына. Ата-бабаларыбыздан калган чишмәләрне торгызу, халык байлыгы булган урманнарны саклау, Кызыл китапка кергән җәнлек, үсемлекләрне исәпкә алып, аларны үрчетүгә җиң сызганып керешә ул. Әһли Фәйзуллин кул астында эшләүче инспекторлар бигрәк тә балаларны кечкенәдән үк табигать сакчылары итеп тәрбияләүгә җитди игътибар бирәләр. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә алар нинди генә чаралар оештырмыйлар?!
    - Соңгы елларда мәктәпләрдә экология отрядлары оештырдык. Аларның үз программалары, галстук, флагчыклары, гимннары бар, - ди Әһли Гаскәрович, булачак табигать сакчылары тәрбияләүләренә сөенеп.
    Һәр язны җылы яклардан кайтучы кошларга мәктәп укучылары һәм аларның әтиләре белән бергә оялар, үзебезнең якларда кышлаучыларына җимлекләр ясаулары, елга буйларын, чишмәләрне чистартулары - үзе генә дә нинди зур хезмәт! Ә Җир хартиясе аллеясы төзүләре тарихка кереп калган зур вакыйга булды.
    Әһли Гаскәр улы җитәкләгән заказник хезмәткәрләренең туган як табигатен саклау буенча башкарган изге эшләрен бу язмада гына санап чыгу мөмкин түгел. Аларның матур эшләренә багышланган тапшыруларны телеэкраннардан күреп, республика, район гәзитләреннән укып, сөенеп торам. Алтмыш яшеңә шундый уңышлар белән килүең бәхет түгелмени? Әле хәзер дә дөнья аты йөгәннәрен үз кулларыңда тотар чагың синең.
    Габдулла ГАЛИЕВ,
    Язучылар берлеге әгъзасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: