Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Дуслар җыелган җирдә

.Сәхнәдә Илһам Шакиров репертуарыннан йөрәкләрне өзә торган мәңге онытылмас халык җыры "Кара урман" яңгырый. Зал, таң калып, җырчыны тыңлый. "Ышанмассыз да, бәлки, бу җырны нәкъ бер ел өйрәндем. Сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм" дигәч, зал көчле алкышларга күмелде. "Кара урман" "Тугызбуй" төркеменең район Мәдәният сараенда узган 11нче сезон концертының "изюминкасы"...

.Сәхнәдә Илһам Шакиров репертуарыннан йөрәкләрне өзә торган мәңге онытылмас халык җыры "Кара урман" яңгырый. Зал, таң калып, җырчыны тыңлый. "Ышанмассыз да, бәлки, бу җырны нәкъ бер ел өйрәндем. Сезгә дә ошагандыр дип уйлыйм" дигәч, зал көчле алкышларга күмелде.
"Кара урман" "Тугызбуй" төркеменең район Мәдәният сараенда узган 11нче сезон концертының "изюминкасы" булгандыр. Чынлап та, төркем җитәкчесе Фәнис Арсланов күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкарды аны.
Концертлар сезоны башлангач, Әгерҗе сәхнәсендә башкала артистлары еш чыгыш ясаса да, халык үзебезнекеләрне, бигрәк тә "Тугызбуй"ның концертын ел саен көтеп ала. Олысы-кечесенә туры килерлек программа әзерлиләр алар. Һәр концертны үзенчәлекле, кабатланмаслык итәргә, яңалык кертергә тырышалар. Авыл сәхнә осталарының мәшәкате күп булса да, концерт әзерләп гастрольләргә чыгу зур чыгымнар таләп итсә дә, Тугызбуй артистлары 11 ел инде яраткан тамашачысын концертлары белән сөендерәләр. Девәтернә төбәгендә әнә шундый сәхнәгә, җыр-моңга гашыйк талантлар яшәве сокландыра.
Гомумән, Фәнис һәм аның иҗатташ дусларының быелгы "Дуслар җыелган җирдә" исемле концертлары җирле шагыйрьләр өчен «сюрприз»ларга бай иде. Фәнис, Наил ага Нәбиуллин, Раушания Байтимерованың «Кар сулары», «Калдырма ялгызым» шигырьләренә шушы көннәрдә генә көй язып, аны тәүге тапкыр Әгерҗе тамашачысы хозурына җиткерде. Кырындыдан Рәфинә Сабирҗанова белән дә иҗади дуслык бәйли аларны. Рәфинә сүзләренә Равил Бадахшин язган җырлар да ямь өстенә ямь генә булды. Концерт, әнә шулай, җирле авторларның җырлары белән күңелләргә үтеп керде дә инде.
Алия Арсланованың җырлары, Фәнис белән Алиянең дуэт башкарулары әлеге кичебезне тагын да бизәде. Кечкенәдән район сәхнәсендә җырлап үскән Кырынды егете, хәзер Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы Венер Сәлимовның чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Көчле, моңлы тавышлы әлеге якташыбыз тамашачы күңелен дәртле җырлары белән әсир итте. Залда утырган әтисе Марс һәм апасы Чулпан да бу көнне Венер белән горурланганнардыр. Шуны да әйтергә кирәк: соңгы вакытта Венерның җырларын еш кына «Болгар» радиосыннан да ишетәбез. Афәрин, якташыбыз, без синең белән горурланабыз!
«Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара», ди халык. Бу көнне биючеләр дә сәхнәдә ут уйнатты. Алабуга сәнгать училищесында белем алучы Әгерҗе кызы Гөлназ Шакирова һәм аның курсташы Альбертның чыгышларын тын да алмый карадык. Гөлназ Әгерҗедә туып-үссә дә, аның әтисе Камил - Нарат авылыннан, әнисе Ләйсирә - Исәнбайныкы. Кыз кечкенәдән район күләмендә узган һәр чарада матур биюләрен бүләк итә иде.
Концертның тагын бер кунагы Актаныштан килгән биюче малай Рәдиф Мәүлиев булды. Ул - Фәниснең туганы. 5 сыйныфта гына укыса да Рәдиф - күп кенә республика бәйгеләре җиңүчесе. Ул башкарган төрле милләт биюләрен тамашачы алкышларга күмде.
Концерт алып баручысыз буламы соң инде?! Әлеге рольдә - «стажлы», алыштыргысыз Рәфилә Рәсүлева иде. Оператор Флүр Фәррахов та - төркем оешкан көннән бирле җырчылар белән бергә. Әнә шулай, матур мизгелләргә бай булды «Тугызбуй» концерты. Киләсе елга яраткан тамашачыгызны тагын сөендерергә язсын сезгә.
...Әмма концерттан чыгып барганда мәгариф ветераны Сания апа Сафиуллина сүзләре белән дә килешми булмый. «Бөтенесе дә яхшы: җыр-биюләре дисеңме, сәхнә костюмнарын әйтәсеңме… Әмма «тозсыз» мәзәкләрне бер дә тыңлыйсы килмәде. Халык туйды бит инде кендектән түбән мәзәкләрдән, көләсе дә килми хәзер. 12нче сезон концерт программасына Роберт Миңнуллин шигырьләрен, Фаил Шәфигуллин, Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин, Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен кертсәләр, концертлары тагын да баерак булыр иде», - диде.
***
"Тугызбуй" төркеме концертлары Ижауда да гөрләп узды. Ә Яңа ел бәйрәмнәрендә алар авылларда чыгыш ясарга җыеналар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев