Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Дулкынландыргыч бәйрәм

Кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйгалар бик күп. Шулар арасыннан күңел кылларын аеруча тибрәткәне "Соңгы кыңгырау" бәйрәмедер, мөгаен. Узган җомгада районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 174 укучы белән бергә аларның укытучылары, әти-әниләре дә дулкынлану хисләре кичерделәр. Әнә, 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаучы 11а һәм 11б сыйныфыннан 29 егет-кыз, дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, бәйрәм башлануын көтәләр. Алар...

Кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйгалар бик күп. Шулар арасыннан күңел кылларын аеруча тибрәткәне "Соңгы кыңгырау" бәйрәмедер, мөгаен. Узган җомгада районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 174 укучы белән бергә аларның укытучылары, әти-әниләре дә дулкынлану хисләре кичерделәр.
Әнә, 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаучы 11а һәм 11б сыйныфыннан 29 егет-кыз, дулкынлануларын сиздермәскә тырышып, бәйрәм башлануын көтәләр. Алар арасында алтын һәм көмеш медальләргә дәгъва кылучы Ксения Тихомирова, Марат Насыйров, Азалия Галиева, Илнур Нигъмәтуллин бар. "Минем тормыштагы девизым - "Максатка ирешмичә туктамаска!". Хәзерге вакытта БДИны уңышлы тапшырып, юрист һөнәрен үзләштерергә керү хыялы белән янам", - ди Ксения. Ә менә Маратның хыялы - табиб булу. Бу җитди һөнәр мәктәптән үк җитди әзерлек таләп итә. Химия укытучысы Валентина Ивановна, билогиядән укыткан Рәшидә Гарифовна, рус теле укытучысы Ольга Васильевна ярдәме белән имтиханнарга җитди әзерләндем дип уйлыйм. Гомумән, олы сабырлык белән БДИга әзерләгән һәр укытучыга сыйныфташларым исеменнән зур рәхмәт", - ди Марат. Сыйныф җитәкчеләре Ольга Колесникова һәм Лилия Сабитова укучыларыннан күз дә алмыйлар. "Бу - өченче чыгарылыш инде. Укучыларым эзләнүчән, актив булулары, иҗади фикер йөртүләре, гаделлек өчен көрәшүләре белән аерылып торалар. Алар арасында кул көрәше буенча Татарстан, Удмуртия һәм Россия чемпионы Грайр Аракелян да бар", - ди Ольга Васильевна. Әти-әниләрнең дә дулкынланулары йөзләренә чыккан. "Олы улыбыз Рөстәм дә, Марат та биредә укыдылар. Шуңа күрә бу мәктәп безнең икенче йортыбызга әйләнде инде. Киләчәктә бу мәктәпкә керми ничек үтеп китәрмен икән, дип борчылам", - ди Рузилә Насыйрова. "Мәктәптә уздырылучы бәйрәмнәрдә катнашмый калганыбыз юк. Ә бу көнне аеруча дулкынланып көттек. Балаларыбыз безнең күз алдында үсте, укытучылар ярдәме белән белем, акыл туплады. Шатлыкта да, борчуда да 11 ел алар янәшәсендә булган мөгаллимнәр алдында баш иябез", - ди Рамисның әнисе Альмира Хаҗиева.
Аннан дулкынлану хисләре мәктәп залына күчте. Биредә укучылар, укытучылар исеменә бик күп җылы теләкләр яңгырады. "Һөнәр сайлауга җитди карагыз. Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз белән киңәшләшегез. Бүген базар шартларында яшибез, шуңа күрә бу мәсьәләгә җиңел генә карарга ярамый. Мин ышанам - сез ялгышмассыз", - диде укучыларны котларга килгән район башлыгы Фәрит Габбасов. "Укучыларның 60 проценттан артыгы мәктәпне яхшы аттестат белән тәмамлар дип өметләнәбез. Нинди генә уку йортына керсәгез дә, бездә алган белемнәрегезне акларсыз дип ышанабыз", - диде мәктәп директоры Фәридә Әшрәфҗанова.
Чыгышларга 1 сыйныф укучыларының кайнар котлаулары да кушылды. Бу мизгелләрдә абый-апалары аларга бераз көнләшеп тә карадылар ахры. Шулай булмый ни?! Капиталь ремонттан соң яңа төсмер алган 2нче мәктәп яңа уку елын тагын яңарып каршы алачак бит. Мәктәптә бөтен ишекләр яңага алыштырылачак. Бу хәбәрне бәйрәм кунакларына Фәрит Гарифович җиткерде. Республика күләмендәге бәйгедә иң яхшы дип табылган мәктәп ашханәсенә дә күп кенә яңа технологик җиһазлар кайтарылачак. Кабинетлар, спорт залы баетылачак. Тик тормышның - үз кануннары. Әнә, егет-кызлар традицион мәктәп вальсы әйләнәләр. Әнә, Марат Насыйров соңгы кыңгырау чыңлатучы нәни Алияне зур саклык белән иңендә күтәреп бара. Ә кыңгырау чыңлый да чыңлый. Әйтерсең, чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы юлы озын да, катлаулы да булачагын искәртә ул....
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев