Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эше яхшы, йөзе якты

"Хат ташучы булып аз гына эшләп алам да аннан икенче эшкә күчәрмен әле", дип уйлаган Альбина БАҺАУТДИНОВА хәзер үзенең башка урында эшләвен күз алдына да китерә алмый. Хәер, хат ташучы эше аңа кечкенәдән үк таныш. Әнисе Минзилә район электр элемтәсе узелында эшләгәндә каникул вакытында Альбина да аның янына вакытлыча эшкә...

"Хат ташучы булып аз гына эшләп алам да аннан икенче эшкә күчәрмен әле", дип уйлаган Альбина БАҺАУТДИНОВА хәзер үзенең башка урында эшләвен күз алдына да китерә алмый.
Хәер, хат ташучы эше аңа кечкенәдән үк таныш. Әнисе Минзилә район электр элемтәсе узелында эшләгәндә каникул вакытында Альбина да аның янына вакытлыча эшкә урнаша торган була. Анда хат ташучыларның кочак-кочак вакытлы матбугат басмаларын адресатларына бүлеп утыруларын кызыксынып күзәтә ул.
Гагарин, Нариманов, Казанская, К.Маркс һәм ул хезмәт күрсәтә торган башка урамнарда яшәүчеләр "Хат ташучыдан уңдык", дип әйтәләр икән, бу - Альбинаның эшенә иң югары бәя. Әнә, К.Маркс урамы 16нчы йортта яшәүче Гүзәл апа Мәҗитова да Альбинаны мактап туялмый. "Вазифасына бик җаваплы карый. Газета-журналларны һәрвакыт вакытында китерә. Безнең йортта почта әрҗәсеннән газеталарны "чәлдерәләр" иде. Альбина, эшли башлаган беренче көненнән үк һич иренмичә домофонга басып, һәрберебезгә газета китерүен хәбәр итә. Хәл-әхвәлләребезне белешә. Аның белән сөенечебезне дә, кайгыбызны да уртаклашабыз. Кеше хәленә керә белгәне өчен дә аны бик хөрмәт итәбез. Үз эшләренә битараф караучы яшьләргә Альбинаны үрнәк итеп куяр идем", - ди "Агрызские вести" газетасының даими язылучысы Гүзәл апа.
Альбина халыкны матбугат басмаларына яздыру буенча да планын арттырып үтәргә тырыша. Быелның II яртыеллыгына план буенча 350 газета-журналга яздырырга тиеш булса, ул аны 400гә җиткергән. "Бу чорда йорттан-йортка кереп, халыкны вакытлы матбугатка язылырга өндибез. Ярый әле, яшьләр арасында да газетаны Интернетка алыштырмаучылар бар", - ди хат ташучы сөенеп. Һәркем белән уртак тел таба белә ул, җылы сүзен, ягымлы карашын жәлләми. Аз пенсия алучы өлкәннәрне вакытлы матбугаттан биздермәс өчен аларга башта өч айга язылырга тәкъдим итә, аннан тагын өч айга яздыра. Әнә шул рәвешле, әбунәчеләрен саклап кала. Бу яртыеллыкта үзе хезмәт күрсәтә торган 6нчы участокта 180 йортта "Агрызские вести", 26сында "Әгерҗе хәбәрләре", 11ендә "Республика Татарстан", 10сында "Вечерняя Казань", 4сендә "Ватаным Татарстан" һәм башка газета-журналлар алдыручыларга чиксез рәхмәтле ул. Аның участогына караган эчке эшләр бүлеге, прокуратура, теркәү палатасы, район хакимияте, 1нче гимназия һәм балалар бакчасы, 2нче мәктәпкә дә вакытлы матбугат басмаларын үзвакытында тоткарлыксыз илтүне бурычы дип саный. "Газетаны китермәгән очракта шунда ук телефоннан шалтыратулар, хат ташучыны сүгүләр башланганын бик яхшы беләм. Шуңа күрә әбунәче алдында үземнең төп бурычымны үтәүне намус эше дип саныйм. Эшең яхшы булса, йөзең дә якты була бит", - ди Альбина.
Сер түгел, өлкәннәр пенсия китерә торган көнне зарыгып көтеп торалар. Альбинаның бу яктан да төгәллегенә күз генә тимәсен. "Акчаны тиененә кадәр санап бирә. Әгәр пенсия бирү берәр көнгә тоткарланса, телефон аша хәбәр итә", - ди пенсионер апалар. Һәрвакыт ачык йөзле, кешелекле, олысын-кечесен хөрмәт итүче хат ташучы, әнә шулай, үз эшен яратып башкара.
...Альбинаны өендә дә мең төрле мәшәкать көтә. Җәмәгате Илдар белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. "Балаларның олысына - 13, төпчегенә 3 яшь кенә булса да кул арасына керә башладылар инде. Алар белән тормышыбыз тагын да матур, күңелле", - ди күпбалалы әни.
Альбина Марсель кызы 6 августта Казанда "Татарстан почтасы"ның иң яхшы хат ташучысы" төбәкара бәйгесендә безнең район данын яклап чыгыш ясаячак. Әлеге бәйгедә Альбинаның җиңеп кайтуын телибез!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев