Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Элек монда авыл иде...

    Сезнең Ил агаларының елаганын күргәнегез бармы? Мин күрдем. Йөрәкләрен ачы сагыш телгәннәрне беләсезме? Мин белдем. Районыбызның Югары Барҗы авылында яшәгәннәр җыелачак дигән хәбәр ишетелү белән бар эш-мәшәкатьләрен ташлап очрашуга кайтучыларның хис-кичерешләрен тойдым. Хәер, ул кичерешләрне тулысынча тою өчен туган авылыңның җир йөзеннән юкка чыгуы кирәктер. Ләкин монысыннан Ходай сакласын. Түбән...

    Сезнең Ил агаларының елаганын күргәнегез бармы? Мин күрдем. Йөрәкләрен ачы сагыш телгәннәрне беләсезме? Мин белдем. Районыбызның Югары Барҗы авылында яшәгәннәр җыелачак дигән хәбәр ишетелү белән бар эш-мәшәкатьләрен ташлап очрашуга кайтучыларның хис-кичерешләрен тойдым. Хәер, ул кичерешләрне тулысынча тою өчен туган авылыңның җир йөзеннән юкка чыгуы кирәктер. Ләкин монысыннан Ходай сакласын.
    Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелү сәбәпле, зираты-ние белән туган җиреннән куптарылган авыл ул Югары Барҗы. Бу югалту ачысын тойганнарга күркәм сабырлыклар бирсен Ходай. Туган авылың булмаса да, аның урыны, туган җирнең тарту көче бар. Авылдашлар, бер урамда уйнап үскән дуслар, ахирәтләр бик тә сагындыра.
    Әнә, ярты гасырга якын гомер үткәч тә, Ижау, Можга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗедән, Завьяловодан, Шаршады, Тирсә, Кичкетаң авылларыннан Кетмәс елгасы буена узган шимбәдә машиналар агылды. Ә аннары... "Жди меня" тапшыруын, сыйныфташлар очрашуын, туганнар бәйрәмен хәтерләткән шатлыклы вә моңсу, елмаюлы һәм күз яшьле гаҗәеп матур очрашу тантанасы башланып китте. Авыл мулласы исәнлектә күрешү догасы укыгач, зиратлары күченсә дә, кайчандыр шунда җирләнеп, соңыннан сөякләре күчерелгәннәрнең рухына дога кылу өчен дин әһелләре Кетмәс аша зират урынына юнәлде.
    Әгерҗе районында Барҗы авыллары өчәү булган. XVIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән Кече Барҗы XX гасыр башыннан, бер елганың каршы ягына урнашканлыктан, Олы Барҗы белән икесе бер торак пункт буларак йөртелә башлаган. Ә Югары Барҗыны исә 1925-26 елларда Олы Барҗы авылыннан күчкән 36 хуҗалык (138 кеше) нигезләгән. Олы Барҗыда туып-үскән, хәзер районыбызның имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин авылдашларының сәламен ирештерде һәм Ижаудан кайткан Сабит Мөхәммәтҗановтан соң Коръән аятьләре укыды. Әнә шулай яхшы сүз белән башланган очрашу мул табын артында дәвам итте. Габдулла абый, Гөлфия һәм Гөлҗәүһәр апаларның казан асып хәләл иттән пешергән ашы һәм пылавы телеңне йотардай тәмле иде. Чәе дә элеккечә, чыра телеп, самавырда кайнаткангамы, әллә туган якның карлыган яфракларын салгангамы, эчеп туймастай иде. Су коенып, комлыкта кызынып, күлдә балык тотып, бик күп хатирәләр яңартып, аралашып көн үткәне сизелмәде дә. Көнозын сөйләшеп тә сүзләр бетмәде. 85 яшьлек Рабига апа Латыйпова һәм 75 яшьлек Заһит Муллахмәтов бу очрашуга аеруча шат иде. "Күптән кайтканыбыз юк иде. Рәхмәт оештыручыларга", - диде алар күз яшьләрен тыя алмыйча. Оештыручылары Можгада һәм Ижауда яшәүче якташларыбыз Ринат һәм Радаил Шәйдуллиннар, Габдулла Муллахмәтов, Галиәхмәт Мөхәммәтҗанов, бирегә берничә көн алдан кайтып, Сәхрә авылыннан Кетмәс елгасына кадәрле булган 8 чакрым урман юлын ауган агачлардан чистартканнар. Нарат урманында адашмасыннар өчен юлкүрсәткеч билгеләр язып куйганнар, учак урыны һәм утын әзерләп киткәннәр. Шунысы куанычлы, бирегә өлкәннәр үзләре генә түгел, бөтен гаиләләрен, балаларын, оныкларын да ияртеп килгән иде. Габденур аганың балалары Нурия һәм Галинур Гыйльфановлар, Дөркамал апаның кызлары Нәсимә һәм Люция - барысы да бу очрашудан матур тәэсирләр калуын хисләнеп сөйләделәр. Ижаудан Вәсилә Сабирова мондый очрашуларның туктап үткәннәребезгә бер нәтиҗә ясау икәнен дә әйтте. Биредә колхоз рәисе булып эшләгән Хамиз абыйның кызы Рәисә апа да "яшьлегемә кайткандай булдым" дип бик шатланды. Шаршады авылыннан Гөлзар абыстай Хәбирова авылдашлары янына кызы Рәмзияне, оныкларын, оныкчыкларын да ияртеп килгән, элекке тормышлары турында сөйләде, мөнәҗәтләр дә көйләде.
    Әйе, тарих онытылмый, буыннар чылбыры, танышлык-белешлек киләчәктә дә дәвам итәчәк, димәк.
    Югары Барҗы - Кетмәс елгасының уң ягында, анда машина юллары юк. Кетмәснең сул ярыннан теләгәннәр кем йөзеп, кем көймәдә елга кичеп, туган авылы булган урынга барып, кендек каны тамган нигезләренә баш иде. "Бу күлдә балык тоттык", "бу урында кое иде", "алмагачлар һаман алма бирә икән", "тегендә камыр агачы иде", дия-дия элек авыл урамы булган урыннарны урап кайттылар.
    Исеме тарихка гына кереп калган Югары Барҗы җирендә мондый тирән мәгънәле очрашулар киләчәктә дә буласына ышанып, ел буена җитәрлек рухи азык алып таралышты авылдашлар.
    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: