Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 69нчы санында Әлфирә Низамованың "Сабакташлар - һәрчак күңелдә" дигән язмасын зур кызыксыну белән укып чыктым. Чөнки анда телгә алынган һәркем - безнең әнкәйнең дә сыйныфташы. 1952 елда туганнар быел 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар арасында -Исәнбай авылында ишле гаиләдә туып-үскән, бик иртә әтисез калган, дүрт энесенә...

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының 69нчы санында Әлфирә Низамованың "Сабакташлар - һәрчак күңелдә" дигән язмасын зур кызыксыну белән укып чыктым. Чөнки анда телгә алынган һәркем - безнең әнкәйнең дә сыйныфташы.
    1952 елда туганнар быел 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар арасында -Исәнбай авылында ишле гаиләдә туып-үскән, бик иртә әтисез калган, дүрт энесенә һәрчак ярдәм кулы сузган, озак еллар авылдагы участок хастаханәсендә авыруларның сәламәтлеге сагында торып олы хөрмәт казанган, тормышында бик күп кайгы-хәсрәтләр, югалтулар күрсә дә, сабыр канатларын сындырмыйча көчле рухлы булып кала алган, хәзер дә абзар тутырып мал-туар асраучы, йортыбызны гөлләргә күмүче, туганнарына һәрчак ярдәм кулы сузып яшәүче әнкәебез-кадерлебез Фәридә ЯГЪФӘРОВА да бар.
    Әнкәй әллә нинди югары дәрәҗәләргә дә ирешмәде, байлыкка да күмелеп яшәмәде. Ул гомере буе гап-гади авыл хатыны булып калды. Исәнбай участок хастаханәсендә 35 ел шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыкты әнкәй. Хезмәттәшләренең кайсыннан гына сорасаң да аның белән эшләгән вакытларны сагынып искә алуларын әйтәләр. "Фәридә белән бер сменада булырга барыбыз да атлыгып тора идек. Шулкадәр килешеп, аңлашып, ярдәмләшеп эшләдек. Төнге сменага килгәч, эшләрне тәмамлагач гөрләшә-гөрләшә чәй эчәбез. Менә шунда Фәридә үз авызына каратып тора иде инде. Ул үзен борчыган проблемаларны да мәзәк итеп сөйли белә. Шунда нигә ул укытучы һөнәрен сайламады икән? Аннан бик яхшы шәфкать туташы гына түгел, менә дигән укытучы да чыгар дип уйлый идек. Сүзгә оста, эшкә җитез иде Фәридә", - диләр аның белән бер чорда эшләгән апалар. 14 ел өлкән шәфкать туташы булып эшләгәндә дә әнкәй беркайчан борын чөеп йөрмәде, һәркем белән уртак тел табып, хәтта отпускыга да чыкмый эшләде. "Иртән эшкә килү белән иң беренче һәр палатага кереп авырулардан хәлләрен сорашам, төнне ничек уздыруларын белешәм. Һәр авыруның күңеленә ачкыч таба алу, алар белән чын күңелдән сөйләшү - шәфкать туташы өчен иң кирәкле сыйфатлар. Беркайчан беркемгә тупас эндәшкәнем, ачуланышып, ачу саклап йөргәнем булмады. Зур батырлыклар кылмасам да эшемне намус белән башкардым дип сөенеп әйтә алам", - ди ул, еш кына хезмәт елларын сагынып.
    Әнкәй эшләгән чорда безнең өйдә телефонның тынып торганы, ишекнең бикләнгәне булмады. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул авырулар янына ярдәмгә ашыкты. Хәтта лаеклы ялга чыккач та өебездән әле күп еллар авырулар өзелмәде. Тугызбуй төбәгеннән хастаханәгә килеп дәваланучылар хәзер дә әнкәйгә кайнар сәламнәр җибәрәләр, телефоннан шалтыратып хәлен белешәләр. Әниебезнең тәмле телле, ягымлы, ак халатлы чын шәфкать иясе булуы турында әйтәләр. Бу сыйфатлар аңа әбиебез Галиядән күчкәндер. 5 бала белән 45 яшендә тол калган әби беркайчан беркемгә караңгы йөз күрсәтмәде, авызы тулы кара кан булганда да сер бирмәде. Итәк тулы бала өстенә хәтта 100 яшенә җитеп бакыйлыкка күчкән каенанасын да тәрбияләргә ярдәм иткән ул. Әби кибеткә барганда да, кунакка чакырсалар да һәрвакыт ыспай киенеп, ап-ак яулык бәйләп йөрде. Шуңа күрә аны авылдашлар да "Ак әби" дип йөрттеләр. Әткәй вафат булганнан соң безгә күчеп килгән әби гомер көзен бердәнбер кызы - әнкәебез янәшәсендә уздырды.
    ...Без хәзер дә әнкәйнең бер минут тик торганын, алҗыдым дип ял иткәнен, көндез ятып торганын күргәнебез юк. Ул - һәрчак эштә, хәрәкәттә. Аның атналык эше алдан ук планлаштырып куелган. 88 яшьлек ялгыз туганыбыз Рәйсә апаны карау да, абзардагы мал-туар да, бакча эшләре дә - аның өстендә. Без кунакка кайтуга инде аның шәңгә-бәлешләре пешкән, мунчасы ягылган була. Ул - һәр көнне иртәнге сәгать 4тә аяк өстендә. Җәй көннәрендә ул бик рәхәтләнеп җиләк җыярга йөри, тәмле кайнатмалар ясый, ирле кешеләрнекеннән дә күбрәк итеп печән әзерли. Ә ишегалдындагы чәчәкләрен күрсәгез иде... Кыш уртасыннан ук үстерә башлый ул аларны.
    Аш-суга оста әнкәй яшь чагыннан ук мәҗлесләр уздырганда төп рольне уйнады. 50гә якын туганыбызны өйләндереп, кияүгә бирде ул. Ә вафат булганнарының җидесен, кырыгын, елын уздырулар, юбилейлар, бәби ашлары, туган көннәр, солдат озатулар... Саный китсәң газета бите генә җитмәс иде, мөгаен.
    Кәләш бирнәсен әзерләү, кода-кодагыйга бүләк сайлау, аш-бәлеш пешерү, өстәл бизәү, ә иң мөһиме, чәк-чәк пешерү һәрвакыт әнкәйгә йөкләнде. Елга ничә тапкыр бу милли ризыкны пешерә икән ул? Ә бит күпләр аны пешерүнең никадәр мәшәкатьле эш икәнен күз алдына да китерә алмый. Газ плитәсе янында ничәшәр сәгать төш пешереп кара әле син?! Ә әнкәйнең телне йотарлык чәк-чәкләрен авылда, районда гына түгел, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Минзәлә һәм башка районнарда да беләләр. Чөнки безнең туганнар, кода-кодагыйлар Татарстан буйлап сибелгән. Күптән түгел Әгерҗедә булган туйда бер ханым: "Гомеремдә мондый тәмле чәк-чәктән авыз иткәнем булмады. Аны пешергән Фәридә апага зур рәхмәт әйтегез", - диде. Ә андый рәхмәтләрне күп ишетергә туры килә әнкәйгә.
    Аның тагын бер кешелекле сыйфаты бар. Ул беркайчан беркем белән ызгышып-талашып, сүзгә килеп яшәмәде. Әткәйнең күршедәге абыйсы Индүс-Гүзәлия (без аларны Зур әткәй, Зур әнкәй дип йөртә идек) бер гаилә кебек булдылар. Үзенең кыз туганнары булмагач, ул Зур әнкәйне апасы кебек якын итте. Хәзер алар мәрхүмнәр инде. Аларның улы Хәниф, киленнәре Әлфия дә "Фәридә апа" дип өзелеп торалар.
    Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз, дип яза Роберт Миңнуллин. Әнкәйнең безгә күрсәткән яхшылыкларын санап кына бетерерлек түгел. Без, кызларына, югары белем алырга ярдәм итте, хәзер өч оныгын үстерешергә булыша. Авылдагы ике энесе өчен дә иң кадерле якын кеше ул. 10 ел элек әткәй вафат булгач ул безнең өчен әти дә, әни дә булды. Бүген дә ныклы таянычыбыз, терәгебез әнкәй.
    Әйе, гомер уза аккан сулар кебек. Әмма әнкәйнең гомере заяга узмады. Кешеләргә шатлык өләшеп, ярдәм итеп яшәде ул. Юбилее көнендә аңа бер генә теләк: туып-үскән йортыбызның утын сүндермичә, сау-сәламәт булып безне каршы алып яшә әле, кадерлебез.
    Ләйсирә ЙОСЫПОВА.
    Ижау шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: