Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Эштә дә, гаиләмдә дә бик бәхетле мин“, – ди райфоның бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә Камалетдинова

"Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм", - ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА. Аның турында хезмәттәшләреннән, райфо карамагындагы бюджет оешмалары бухгалтерларыннан - кемнән генә...

"Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм", - ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА.

Аның турында хезмәттәшләреннән, райфо карамагындагы бюджет оешмалары бухгалтерларыннан - кемнән генә сорасаң да "Рәсимә Рәисовна - бик кешелекле, ярдәмчел оста да, остаз да ул. Белмәгәнне аңлата, ялгышларыбызны тыныч кына төзәтә. Беркайчан тавышын күтәрми", диләр.

  • Мин авыл җирлекләре Советлары бухгалтерлары арасында иң күп стажлысы булганмындыр, мөгаен. Эшләгән вакытта райфодагы кызлар туганнарым кебек якын иделәр. Рәсимәнең кырык эшен кырык якка ташлап елмаеп каршы алуын, эштә һәрвакыт терәк булуын әле дә бик еш искә алам" - ди Тәбәрле авыл җирлеге Советының элекке бухгалтеры Фәнилә Муллахмәтова.

"Ярый әле, язмыш мине Әгерҗе белән бәйләгән. Мин монда эш һәм гаилә бәхетемне таптым", ди Рәсимә ханым үзе дә. Әти-әнисе яшьлекләрендә ерак Казахстан якларына бәхет эзләп чыгып китсәләр дә, балалары үскәч Әгерҗегә кайтып төпләнәләр. Техникум тәмамлап инде эшкә урнашкан Рәсимә дә алар белән бергә кайта. Ул вакытта Энгель Мусин җитәкләгән район-финанс бюджет палатасына эшкә урнаша.

  • Безнең коллектив гомергә дус, тату булды. Финанс инспекторы буларак хезмәт юлымны башлаганда миңа Надежда Колесникова белән эшләргә туры килде. Ул, чын мәгънәсендә, остазым булды. Хәзер менә күп еллар Роза Гайсина белән кулга-кул тотынып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшлибез. Без - район бюджетын төзүчеләр. Үтә җаваплы, четерекле бу хезмәттә аеруча төгәллек таләп ителә. Кайвакыт сәгать телләренең кичке унга җиткәнен дә сизми калабыз, ял көннәрен дә эштә уздырырга туры килә, - ди Рәсимә Рәисовна.

Менә шул вакытта якыннарыңның сине аңлавы бик тә кирәк. Бу яклап Рәсимә ханым гаиләсенә бик рәхмәтле. Эштә дә коллективның ярдәмен һәрвакыт тоя ул.

  • Җитәкчебез Альфред Нәвитович коллективны бер йодрыкка туплап торуы, кайгыртучан, кеше хәленә керә белүе белән үрнәк. Утыз елдан артык эшләү дәверемдә җитәкчеләрдән дә, хезмәттәшләрдән дә уңдым дип горурланып әйтә алам, - ди Рәсимә ханым.

Саннар дөньясында гына "йөзеп" калмыйча, актив тормыш алып баруы белән дә күпләргә үрнәк Рәсимә Рәисовна. Беренче кар төшүгә үк ире Ринат белән чаңгыга басалар. Әгерҗедә бассейн ачылуына да сөенә. "Дөньяларымны онытып, колач җәеп бер йөзеп кайтуы гына да ни тора?!" ди ул. Кичләрен бик еш кына кулына энә белән җеп тә ала. Матур-матур кофталар бәйләп кияргә ярата. Якыннарын да бәйләгән әйберләре белән сөендерә. Ә җәен бакча эшенә "чума". "Төрледән-төрле чәчәкләр үстереп, күңелемә рәхәтлек алам", ди ул.

  • Әлбәттә, ял көннәрендә гаиләмне тәмле ризыклар белән дә сыйларга яратам. 90 яшенә якынлашып килүче әнием Зәйтүнә бездә яши. Гомер көзендә аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга тырышам. Каенанам Халисәгә миңа һәрчак олы терәк булганы өчен рәхмәтем зур. Ирем, кызым, улым, әниләрем бергә җыелып гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләр - нинди олы бәхет бит ул, - ди Рәсимә ханым.

Еллар узса да, яшьлек матурлыгын саклап калган, һәрвакыт кояш кебек балкып торган Рәсимә ханымга, әнә шулай, яраткан гаиләсе, хезмәттәшләре арасында әле күп еллар сөенеп яшәргә язсын.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев