Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әфганстан – йөрәк ярасы

15 февраль - совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылган көн. 1979 елдан 1989 елга кадәр ун ел дәвам иткән Әфганстан бәрелешләрендә районыбыздан 122 егеткә хәрби бурычын үтәргә туры килә. Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновның гомере бәрелешләр вакытында өзелә. 30 әфганчы туган якларга кайткач вафат була. Бүген Әгерҗедә Мәңгелек ут янында...

15 февраль - совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылган көн.

1979 елдан 1989 елга кадәр ун ел дәвам иткән Әфганстан бәрелешләрендә районыбыздан 122 егеткә хәрби бурычын үтәргә туры килә. Нарат авылыннан Рафис Хөснетдиновның гомере бәрелешләр вакытында өзелә. 30 әфганчы туган якларга кайткач вафат була.

Бүген Әгерҗедә Мәңгелек ут янында әфганчылар катнашында митинг узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, "Хәрби туганлык" оешмасы җитәкчесе урынбасары Рафис Муллахмәтов һәм әфганчылар катнашты. Алар, бәрелешләр вакытында һәм туган якта гомерләре өзелгән әфган дусларын искә алып, әфганчылар өчен куелган мемориаль ташка чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев