Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гашыйклар көнендә Әгерҗедә ике пар язылышты

    Әгерҗедән дә ике пар - Анастасия Михайлова-Дмитрий Светлишин, Ксения Арканова-Рафаэль Коростылев Гашыйклар көнендә никахларын теркәделәр. ЗАГС бүлегендә яшьләрне Әгерҗедә 42 ел бергә матур гомер кичерүче Филарида-Рөстәм Сәлимгәрәевлар котлады. - Мәхәббәтегез гомер буе сүрелмәсен, бәхетегез ташып торсын. Бер-берегезне яратып, әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, аларны сөендереп яшәргә язсын, - диде Филарида ханым. Яшьләргә...

    Әгерҗедән дә ике пар - Анастасия Михайлова-Дмитрий Светлишин, Ксения Арканова-Рафаэль Коростылев Гашыйклар көнендә никахларын теркәделәр.

    ЗАГС бүлегендә яшьләрне Әгерҗедә 42 ел бергә матур гомер кичерүче Филарида-Рөстәм Сәлимгәрәевлар котлады.

    - Мәхәббәтегез гомер буе сүрелмәсен, бәхетегез ташып торсын. Бер-берегезне яратып, әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, аларны сөендереп яшәргә язсын, - диде Филарида ханым.

    Яшьләргә кызыл туйлары уңаеннан үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева да иң матур теләкләрен җиткерде һәм аларга язылышу турындагы таныклык тапшырды.

    ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Госманова тантанага килгән Сәлимгәрәевлар гаиләсенә Татарстанның иң яхшы гаиләләренә багышланган "Без бергә" китабын бүләк итте. Бу китапка шәһәрдә күп еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, иганәчелек ярдәме күрсәтүче, Тукай авылында үз көчләре белән мәчет төзегән, үрнәк балалар үстергән Сәлимгәрәевлар гаиләсе дә кергән.

    Яңа гаилә корган парларга әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да бәйрәм котлауларын юлладылар.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: