Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җәй җитә, балаң кайда ял итә?

Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар башланырга санаулы гына көннәр кала. Ата-аналарны хәзер өч айга сузылган ялда баламны кая куярга дигән сорау борчыйдыр. Район башкарма комитеты укучыларның җәйге ялын оештыру турында карар кабул итте, махсус программа да эшләнде. Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА белән әңгәмәбез - шул турыда. - Татьяна...

Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар башланырга санаулы гына көннәр кала. Ата-аналарны хәзер өч айга сузылган ялда баламны кая куярга дигән сорау борчыйдыр. Район башкарма комитеты укучыларның җәйге ялын оештыру турында карар кабул итте, махсус программа да эшләнде. Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА белән әңгәмәбез - шул турыда.
- Татьяна Сергеевна, белүемчә, Сезнең бүлек башка хезмәтләр белән берлектә кыш айларыннан ук балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен файдалы итеп оештыру мәшәкатьләре белән йөри. Быел балалар нинди лагерьларда ял итәчәк?
- 4 июньнән 19 мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлый. Аларда 1000 укучы 18 көн ял итәчәк. Бик күп балалар яратып ял итә торган "Алмалы" лагере быел ике сменада эшли. Беренче смена 20 июньнән башлана, анда спорт сөюче балалар ял итәчәк. Ә икенче смена - 11 июльдән. Моннан тыш, Боз сараенда 50 бала өчен профильле лагерь оештырыла. "Лабиринт" палаталы лагерь 10 баланы кабул итәчәк. Авыл мәктәпләре каршындагы 8 хезмәт һәм ял лагеренда 106 бала хезмәт белән ялны аралаштырачак.
- Татарстан күләмендә дә балаларның ялын оештыруга, сәламәтлеген ныгытуга елдан-ел зур әһәмият бирелә. Әгерҗе районы балаларына республика санаторийларында, лагерьларда ял итү мөмкинлеге булачакмы?
- Әлбәттә. Мәсәлән, социаль яклау идарәсе аша 200 балага Татарстандагы санаторийларга юллама бирелә. Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү мөмкинлеге дә булачак.
- Җәйге каникул чорында бераз гына булса да акча эшләп алырга теләгән яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү ничек каралган?
- Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы 14-18 яшьлек 370 яшүсмерне вакытлыча эш белән тәэмин итүне хәл итәчәк. Ә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе авыр хәлдә калган 20 яшүсмерне җәйге чорга эшкә урнаштыруны кайгырта.
- Балалар ялын оештыруга күпме акча каралган?
- Бу эшкә республика бюджетыннан 4 млн 307 мең 920 сум бирелә. Предприятиеләрдән керәчәк акча - 125 мең, ата-аналар взносы 744 мең сум булыр дип көтелә. Кыскасы, 2012 елга районда балалар ялын оештыруга 5 млн 177 мең 244 сум акча каралган.
- Ә лагерьларга ата-аналар күпме түләргә тиеш?
- Мәктәп яны лагерьларына юллама бәясе - 2034 сум, шуның 305,1 сумы - ата-ана взносы. "Алмалы"га юллама 9810 сум тора, шуның 1471,5 сумын ата-ана түли. Хезмәт һәм ял лагерена юллама хакы - 2034 сум, монда ата-ана взносы юк.
- Баласын лагерьларга җибәрергә теләгән ата-ана кайда һәм кайчан мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Баласын мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьларына җибәрергә теләүче ата-аналар хәзердән үк мәктәп җитәкчелегенә, ә "Алмалы"га юллама алу өчен яшьләр эшләре бүлеге һәм яшүсмерләр клубына мөрәҗәгать итә алалар. Безнең телефоннар: 21469, 21788.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев