Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе районы башлыгы инвалид балалар тәрбияләүче гаиләгә күчтәнәчләр тапшырды

Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Валерий Макаров, күчтәнәчләр алып, Әгерҗедә өч инвалид баланы тәрбиягә алган Валентина Закирова гаиләсенә килде. Ул балаларның тормыш шартлары, укулары белән кызыксынды. Язмыш сынавы ... Бертуган Александра, Валера һәм Миша районыбыздагы бер авылда кечкенәдән әти-әни назы күрми, эт типкесендә үсәләр. Якты тормыш бүләк иткән хатынга (аны...

Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Валерий Макаров, күчтәнәчләр алып, Әгерҗедә өч инвалид баланы тәрбиягә алган Валентина Закирова гаиләсенә килде. Ул балаларның тормыш шартлары, укулары белән кызыксынды.
Язмыш сынавы
... Бертуган Александра, Валера һәм Миша районыбыздагы бер авылда кечкенәдән әти-әни назы күрми, эт типкесендә үсәләр. Якты тормыш бүләк иткән хатынга (аны "әни" дип әйтергә тел әйләнми) сабыйлары кирәкми. Хәмер күрсә, шешәдәшләре килсә, нарасыйлары бөтенләй онытыла. Нәтиҗәдә бу хатынны аналык хокукыннан мәхрүм итәләр. Приют тормышы башлана. Аннан өч бертуганны Яңа Чишмә районыннан бер гаилә тәрбиягә ала. Әмма гаилә фермасы булган бу хуҗалыкта балаларны колга әйләндерәләр. Бертуганнарның олысы Александра:
- Безне җәй буе иртәнге биштә уятып сыер көтүенә алып чыгып китәләр иде. Көне буе басуда сыер куып йөрүләребез искә төшсә, куркып китәм, - дип искә алганда күзләре яшьләнде. Бераздан бертуганнар тагын Алабугадагы балалар йортына килеп эләгәләр.
Валера:
- Балалар йортына чит-ят апалар килгән саен, безне дә мәрхәмәтле кешеләр тәрбиягә алсын иде дип тели идек. Ходай ишеткәндер инде, без дә әниле булдык, - дип әңгәмәгә кушыла.
-Безнең бик тә әни сүзен әйтәсебез килә иде. Ниһаять, бу бәхет безгә дә тәтеде. Тудырган әниебез булмаса да, әниле булу бик рәхәт бит ул. Балалар йортыннан алганда без өч бертуганны аермавына да бик рәхмәтлебез, - ди Александра Валентина әнисенә җылы карашын төбәп.
Балалар ялгызлыктан коткарды
- Үзегезнең дә өч балагыз бар бит инде. Тагын өч инвалид баланы алырга ничек җөрьәт иттегез? - дип сорамый кала алмадык Валентинадан.
- Балаларым үсеп үз тормышларын коргач, болын кадәр йортта берүзем калдым. Ә минем иң курыкканым - ялгыз калу. Болай булмый, йә исәрләнермен дип ятим бала алырга булдым. Бу балаларның бертуган икәнен белгәч, нарасыйларны әлеге бәхетләреннән булса да мәхрүм итмим дип, өчесен дә алып кайттым. Яшермим, шундый гаиләдә туып үскән балалар белән беренче елларда җиңел булмады. Коррекцион мәктәптә дә малайларның тәртипләреннән зарланалар иде. Йортыбызны да утка очыра яздылар, куллары да озын иде. Малайларны туры юлга бастыру өчен эшемне ташлап, гел алар янәшәсендә булырга кирәк дигән карарга килдем. Нинди генә булсалар да, сабый чактан ук күп газаплар күргән нарасыйларны тагын ятимлек кочагына ташлап, кире балалар йортына тапшыру уе башыма да кереп чыкмады. Әнием дип өзелеп торганда өченче тапкыр аларны ничек инде тагын бәхетсез итәсең. Хәзер, күз тимәсен. Менә Слава белән бергә аларны сүз, үгет-нәсихәт, төрле юллар белән тәртипле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен тырышабыз, - ди Валентина.
- Иң шәп тәрбия - хезмәт, сез аларны йорт эшләренә өйрәтергә тырышыгыз, - дип Валерий Макаров та киңәшләрен биреп алды.
Әйе, балалар өчесе дә әти-әниләренә бакча, йорт эшләренә булышырга яратулары, әниләре пешергән пирогтан да тәмлерәкне ашаганнары булмавы турында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр. Бертуганнар район башлыгы белән бик тиз уртак тел таптылар. 10 яшьлек Миша Валерий Владимирович белән кул биреп күрешкәндә үк :
- Сез районның Президентымени? - дип каршы алган иде. Шуннан соң балалар район җитәкчесенә сорауларын яудырдылар гына. "Сезне әниегез яратамы? Сез икеле ала идегезме? Сез нинди төшләр күрәсез? Безнең авылдагы әнине беләсезме?" Һәм тагын бик күп сорауларга Валерий Владимирович чын күңелдән җавап биреп баргач, балалар аның белән дуслашып та киттеләр. Район башлыгы аларның укулары белән кызыксынды, көндәлекләрен карады, кем булырга теләүләрен сораштырды. Александра массаж ясаучы булырга хыялланса, Валера - төзелештә, Миша полициядә эшләргә тели икән.
Үз әти-әниләренә кирәк булмаган бу балаларның җиде ят гаиләдә әнә шулай яхшы шартларда матур хыяллар белән үсүен күреп күңел шатланды. Берүк Ходай аларны начар гамәлләрдән, балаларын хәмергә алыштырган әти-әниләре юлыннан китүдән сакласын иде. Бу өч бертуганга әни булган Валентинаның да бөтен теләге шул.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев