Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе районы өлкәннәрен район Мәдәният сараена чакырып зурладылар

Өлкәннәр декадасында район башлыгы Валерий Макаровның гомер көзләренә кереп баручы апа-абыйларны, әби-бабайларны район мәдәният сараена кунакка дәшүе матур традициягә әверелде. Өлкәннәребез бу көнне зарыгып көтеп алалар. Быел да көзге яңгыр пыскаклап торса да алар зал тутырып килделәр. Бу җырлар яшьлеккә алып кайтты Сәхнәдәге күренешләр беренче мизгелләрдән үк кунакларны яшьлек елларына...

Өлкәннәр декадасында район башлыгы Валерий Макаровның гомер көзләренә кереп баручы апа-абыйларны, әби-бабайларны район мәдәният сараена кунакка дәшүе матур традициягә әверелде. Өлкәннәребез бу көнне зарыгып көтеп алалар. Быел да көзге яңгыр пыскаклап торса да алар зал тутырып килделәр.

Бу җырлар яшьлеккә алып кайтты

Сәхнәдәге күренешләр беренче мизгелләрдән үк кунакларны яшьлек елларына алып кереп китте. Россиядә Кино елы уңаеннан сәхнә 60-70-80 елларда экраннарга чыгып, бүгенгә кадәр яратып карый торган өлкәннәребезнең яшьлекләрен хәтерләтүче совет фильмнарыннан кадрлар белән бизәлгән. "Девчата", "Служебный роман", "Операция "Ы", "Бриллиантовая рука" , "Самогонщики" фильмнарыннан өзекләр экранда чагылып киткәндә күпләр авыл клубларына, Әгерҗедәге "Авангард" кинотеатрына, Ленин клубына йөргән чакларын искә алып утыргандыр. Мәдәният йорты үзешчәннәре әлеге фильмнардагы җырларны башкарганда залдагы апаларның аларга кушылып дәртләнеп җырлауларын күреп тә күңелләре һаман да яшь әле аларның дип сөенеп утырдым.

Бәйрәмне алып баручылар ул заманда халык елый-елый караган һинд фильмнарын, автоматлардагы бер һәм өч тиенлек газ суларын, ун тиенлек туңдырманы, Яңа ел бәйрәмендә генә эләгә торган хуш исле мандариннарны да искә төшереп алдылар. Яшь барган саен менә шул чаклар өзелеп сагындыра, ләкин яшьлеккә... билет сатылмый шул. Алтмышта да, сиксәндә дә адәм баласының күңеле яшьлектәге матур хатирәләр белән яши.

Күңелләре әле дә яшь

Олыгая барган көннәрдә матур эшләр белән бизәлгән сагынырдай яшьлегең булу да зур бәхет бит ул. Ә залда утыручылар арасында бай хезмәт юлы узган, пенсиягә чыккач та актив тормыш белән яшәүче, балаларына, оныкларына әле дә олы терәк булган өлкәннәр бик күп иде. Сәхрәдән 84 яшендә дә бик актив, 18 оныгы булган Өммениса Ганиева, Әгерҗедән алтын куллы оста Эльвира Вәлиева, 42 ел хезмәт стажлы Фаат Вәлиуллин, Иске Чекалдадан өч баласын ялгызы аякка бастырган Ольга Комиссарова, Кам. Ключтан авылдашларына бик ярдәмчел, энергияле Надежда Шабалина, Сарсак-Омгадан тугыз оныгын иң зур байлыгы дип санаучы Нина Чернова бәйрәмнең "Супер әби"һәм "Супер бабай" номинациясе җиңүчеләре булдылар.

"Әби белән рәттән бабай" номинациясендә җиңгән гаиләләр районда матур эшләре, изге гамәлләре белән күпләргә таныш. 47 ел бергә гомер итеп, 4 бала, 7 онык тәрбияләп үстерүче Рафаил-Рима Ахунҗановлар, Кичкетаңнан Наил-Рәмзия Җиһангәрәевлар, Сәхрәдән Олег-Гөлия Мурзанаевлар, Кам. Ключтан Емельян-Елена Мурзиннар, Әгерҗедән Рафаил-Хәнифә Мөстәхимовлар, Рамил-Роза Бәшәровларга карап сокланмый мөмкин түгел иде.

- 45-50 ел бер җан булып тату гомер кичерү, балалар үстерү, хәзер дә аларның олы ярдәмчесе, киңәшчесе булып яшәү - үзе бер батырлык. Пар канатлы булып, алтын, бриллиант туйларыгызга җитәргә язсын, - диде аларны котлап район башлыгы.

Гомерләре буе туган якта намус белән эшләп абруй яулаган, пенсия яшендә дә хезмәттән аерылмаучы ветераннарга да сәхнә түрендә олы хөрмәт күрсәтелде. Менә алар: Илфат Рамазанов, Ильяс Муллахмәтов, Сәгыйть Исмәгыйлев, Әхли Фәйзуллин, Тәлгать Нуриев, Лилия Гыйльманова, Рафис Муллахмәтов, Әлфия Бәхтиева, рәшидә Хуҗахмәтова.

Бәйрәмдә олыгая барган көннәрендә дә заман белән бергә атлап, компьютер серләренә өйрәнгән бер төркем активистларга сертификатлар да тапшырылды.

Җиде ятны үз иттеләр

Ә менә бу ханымнар "Алтын йөрәк" номинациясендә җиңүчеләр. Дөрестән дә, олы йөрәкле, җиде ятларны үз баласыдай кабул итә алучы бу ханымнарны чын батырлар дияргә була. Әгерҗедән 13 ел инде алты чит баланы үзенеке итеп кабул итеп алып тәрбияләүче Фәния Мөхәммәтҗановага исән чакта һәйкәл куярдай. Аның үз кызлары Эльвира - алты, Гөлгенә ике чит баланы үз гаиләләренә алдылар. Алар14 балалары белән сәхнәгә күтәрелгәч, зал көчле алкышларга күмелде.

Өч чит балага гаилә җылысы бүләк иткән Флүрә Искакованың да ике кызы әниләре үрнәгендә ун бала алып тәрбиялиләр. Үзенең биш баласын аякка бастыргач, 8 чит балага әни булган Салисә Гусаинова да чын мәгънәсендә алтын йөрәкле. Иманым камил, мондый изге гамәл һәрберебезнең дә көченнән килә торган эш түгел.

Бәйрәм, әнә шулай, әле дә янып яшәүче өлкәннәр белән очрашулар, яшьлек җырлары белән сизелми дә үтте. Өлкәннәребезгә мондый истәлекле, чын күңелдән очрашуларны ел әйләнәсе ешрак оештырсак иде.

Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев