Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗе ветераны 95 яшендә дә боегуны белми

"Шат күңелле, боегуны белми торган кешеләр озын гомерле була", - диюләре хак сүздер. Әнә, 95 яшьлек юбилеена килеп җиткән Әгерҗенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титова юбилее белән котларга килүчеләргә тормышындагы шаян хәлләрне сөйләп көлдерде, үзе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Район башлыгы Валерий Макаровны, хәрби комиссар Илгиз Галиевны урамга...

"Шат күңелле, боегуны белми торган кешеләр озын гомерле була", - диюләре хак сүздер. Әнә, 95 яшьлек юбилеена килеп җиткән Әгерҗенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титова юбилее белән котларга килүчеләргә тормышындагы шаян хәлләрне сөйләп көлдерде, үзе дә рәхәтләнеп күңел ачты.

Район башлыгы Валерий Макаровны, хәрби комиссар Илгиз Галиевны урамга ук чыгып каршы алды ул. Хәер, җитәкчеләр килгәнче үк аның фатиры котлаучылардан өзелеп тормады.

- Екатерина Ивановна бу юбилеен бик тә көтеп алды, аңа ике ай алдан әзерләнә башлады. Әнә, бүген иртүк иң яратып кия торган киемнәрен киеп куйды, - ди күршесе Люция Сәрвәрова.

Ә җитәкчеләр килеп, табын түренә кереп утыргач, Екатерина Титова хатирәләргә бирелде.

...Тумышы белән Муром якларыннан ул, Әгерҗе якларына 26 яшендә килгән.

- Поездда урыным бер полковник белән янәшә туры килде. Аның"Әгерҗе ягы - бик матур, тыныч як", - дигән сүзләре җитә калды, шул станциядә төштем дә калдым, - дип искә ала.

Әгерҗедә кем булып кына эшләми ул: төзүче булып та, поездларны озатып йөрүче дә, каравылчы да. Шулай да иң озак еллар эшләгән урыны - ведомстводан тыш сак хезмәте. Әлеге урында гади каравылчыдан инспекторга кадәр күтәрелә.

- Ул чакларда хәзерге кебек сигнализацияләр дә, видеокамералар да, хәтта телефоннар да юк иде. Тик предприятиеләрне сакларга кирәк. Мин бернидән курыкмадым. Төнлә дә урамнарны ничә кат урап кайта идем микән?! - дип искә ала.

- Менә шулай төннәр буе урамнарны урап эштән арып-талып кайтсам да, районның сәхнә тормышында да кайнарга вакыт кала иде. Авылларга концерт куярга чаңгыда йөрүебез - әле дә күз алдымда, - дип дәвам итә.

Яшьлегендә менә шундый актив тормыш алып барган юбиляр хәзер дә тик торуны белми. Шушы яшендә дә һәр көн саен фатирын җыештырып чыга, тузаннар сөртә. Керен автомат машинада юса да, аны колонкадан чиләк белән су алып кайтып чайкый.

- Шулай эшләгәндә аннан хуш ис килеп тора, - ди. Яз җитсә, балкон төбенә берсеннән-берсе матур гөлләр утырта. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы киләсе көнне дә урамнан керми, хат ташучыны шунда каршы ала.

- Көн җылы булганда, газетаны, хәрефен дә төшермичә, урамда укып чыгам, бик яратам район газетасын, - ди.

Газетаны гына түгел, үзе яши торган шәһәрне, аның халкын бик ярата, якын итә Екатерина Титова. Шулай булмаса, Әгерҗедә үзара салым акчасын җыя башлаганнан соң, беренчеләрдән булып 200 сум урынына 500 сум тапшырыр идемени ул?!

Валерий Макаров һәм Илгиз Галиев шушы яшендә дә ил-көн хәстәре белән яшәве, шат күңелле булуы өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар юбилярга. Ә Екатерина Ивановна сөйләде дә сөйләде. Юбилее белән котларга Сарапулдан кайткан улы Анатолийга, оныкчыгы Дмитрийга, Әгерҗедә яшәүче, һәрчак аның хәлен белешеп торучы игезәкләр Әлфия-Зөлфия Иштерәковаларга, күршесе Люциягә һәм тагын бик күпләргә рәхмәт укыды ул бу көнне. Узган ел вафат булган кызын искә алганда, күзләрендә ачы сагыш чагылды.

....Юбиляр яныннан китәсе килмәде. Әллә шундый гади, якты күңелле, ачык йөзле булганга, ничектер үзенә тартып тора ул. Шуңа аның фатирының ишеге ябылып тормыйдыр да инде. Әле ябылмасын иде ул ишек. Чөнки аның теге ягында йөрәк киңлеге, җан җылысы һәркемгә җитәрдәй Екатерина Титова яши. Алдагы юбилеенда - 100 яшендә кабат ачарга язсын ул ишекне.

- Безнең нәселдә 100нең теге ягына чыгучылар күп, миңа да җитәргә язсын, - диде ул кунакларны озатканда якты дөньяда яшәүдән туймавына ишарәләп.

Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев