Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүче әбием Рәмзилә ШАКИРОВАны белмәүчеләр бик сирәктер

    Мин балачактан әби назын, әби тәрбиясен тоеп үстем. Әби янында иркәләнүнең, ул бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең җылылыгын, аның белән серләшеп утыруның рәхәтлекләрен белсәгез иде... Әгерҗедә яшәүче әбием Рәмзилә ШАКИРОВА гомере буе эш дип янып яшәсә дә, без - оныкларын тәрбияләүгә дә һәрчак вакыт тапты. ...Балачагы Кадыбаш авылында уза аның. Дүрт яшендә авыл...

    Мин балачактан әби назын, әби тәрбиясен тоеп үстем. Әби янында иркәләнүнең, ул бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең җылылыгын, аның белән серләшеп утыруның рәхәтлекләрен белсәгез иде... Әгерҗедә яшәүче әбием Рәмзилә ШАКИРОВА гомере буе эш дип янып яшәсә дә, без - оныкларын тәрбияләүгә дә һәрчак вакыт тапты.

    ...Балачагы Кадыбаш авылында уза аның. Дүрт яшендә авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясаган кызның киләчәген авылдашлары театрда күрәләр. Әмма мәктәпне тәмамлагач, укытучы әнисе юлыннан китә ул. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, Казан дәүләт университетында филология факультетында белем ала.

    Бәхетне читтән эзләми Кадыбаш кызы. Туган районы Әгерҗегә кайтып ул вакытта «Җиңү юлы» исемен йөрткән район газетасына эшкә урнаша. Аннан «Әгерҗе» совхозындагы балалар бакчасында мөдир вазифасын башкаруны йөклиләр. Ә иң бәхетле хезмәт чоры дип ул 1нче гимназиядә укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән елларын саный. Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы, мөлаемлеге белән хезмәттәшләренең олы ихтирамын яулый, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли.

    Мәктәптә эшләгән чорда әбиемә сыйныф җитәкчесе буларак та йөзләгән укучыларны олы тормыш юлына озатырга туры килә. Аларга мөгаллим генә түгел, икенче әни була белә ул. Авыр холыклы, начар укучылар белән дә уртак тел таба алган, аларны катлаулы да, җаваплы да тормышка әзерләгән, киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм иткән мөгаллимә әбиебез бүген дә укучыларыннан рәхмәт сүзләре ишетүе һәм алардан олы хөрмәт күрүе белән бәхетле.

    Әбием Рәмзиләнең лаеклы ялга чыкканына күп еллар узса да, әле аның бер генә көн дә ял иткәне юк. Туган якны өйрәнү музее директоры буларак, ул бөтен көчен, вакытын чал тарихлы Әгерҗебезнең үткәнен өйрәнүгә, эзләнү эшләре алып баруга бирә. Туган төбәгебезнең тарихын киләчәк буынга тапшыру өчен алны-ялны белми эшли. Ул эшләгән чорда музейда "Әгерҗе районы сугыш чорында" дигән темага эзләнү эшләре алып барылып, кызыклы һәм бик бай күргәзмәләр булдырылды, виртуаль музей оештырылды. Ачык һавада "Музей төне" уздыру матур традициягә әйләнде. Узган ел биредә эшләүче хезмәткәрләрнең республика бәйгесенең «Иң яхшы виртуаль музей» номинациясендә җиңү яулавы да аларның максатчан эш алып барулары турында сөйли.

    Әбием районда «Мирас» ветераннар ансамбле җитәкчесе буларак, аны яшәтү, репертуарын баету өстендә дә күп эшли. Районыбызның үзешчән артистларын туплаган бу ансамбльгә кайларда гына чыгыш ясарга туры килми?! Яңгыравык матур тавышлы, өлкән яшьтә булуына карамастан күбәләктәй җилкенеп биюче әбием сәхнәдә чыгыш ясаганда үзен яшь чагына кайткандай хис итәдер кебек тоела миңа.

    Әбиемнең райондашларга кылган тагын бер изге гамәлен әйтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Ул инде менә ничә еллар изге Болгар, Свияжскига сәяхәтләр оештыра. Бу изге урыннарга күпме райондашларны алып барып, борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен, анда нинди төзелешләр алып барылганлыгын күрсәтеп, алардан никадәр рәхмәт сүзләре ишетте икән инде ул?!

    Шушы көннәрдә җитмеш яшьлек түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтүче әбиемә, чынлап та, сокланмый мөмкин түгел. Иртәдән кичкә кадәр эш белән кайнаса да, ул без - балалары һәм оныклары тормышы белән кызыксынырга, кирәк чакта ярдәм итәргә дә вакыт таба. Яраткан әнкәебез (без, оныклары, аны шулай дип йөртәбез) янында безгә бик җылы һәм рәхәт. Аның һәм бабабыз Фазылның назын, кайгыртуын әле тагын бик озак еллар тоеп яшәргә язсын безгә.

    Рамина ХӘКИМОВА.

    Әгерҗе-Казан.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: