Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүче Халидә апа Гобәева бакча сезонына әзерләнә

    36 яшендә иреннән тол калган Халидә ГОБӘЕВА биш баласын аякка бастыру, укыту өчен күпләп мал асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә. - Чәчем белән җир себерсәм себердем, әмма балаларымны кеше алдында ким-хур итмәдем. Өстәлдән тәмле ризык өзелмәде, иң матур кием аларда булды, - ди Халидә апа. Әгерҗедә Толстой урамыннан йорт сатып алгач,...

    36 яшендә иреннән тол калган Халидә ГОБӘЕВА биш баласын аякка бастыру, укыту өчен күпләп мал асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә.

    - Чәчем белән җир себерсәм себердем, әмма балаларымны кеше алдында ким-хур итмәдем. Өстәлдән тәмле ризык өзелмәде, иң матур кием аларда булды, - ди Халидә апа.

    Әгерҗедә Толстой урамыннан йорт сатып алгач, уңган хуҗабикә ун сутыйлы бакчасында ниләр генә үстерми?! Помидор, кәбестә уҗымнары сату белән шөгыльләнә. Лаеклы ялга чыккач яшелчә орлыклары ясап сатып та шактый гына керем ала. Бу шөгылен 82 яшендә дә ташламый Халидә апа.

    - Синнән алган орлыктан үстергән помидор, кыяр, кишер, суган, редисларыбыз ишелеп уңды дип килеп рәхмәт әйтәләр дә тагын эшкә күңел үсә. Мин сортларны алыштырмыйм. Күп еллар дәвамында сыналган сортлар алар, - ди орлыкларын күрсәтә-күрсәтә.

    Халидә апаны язмыш моннан күп еллар элек үзе кебек җиргә гашыйк Рәкыйп абый белән таныштыра. Аларның ун сутыйлы бакчаларында эш, иртә яздан башланып, кара көзгә кадәр дәвам итә. Хәзер алар орлыкларны барлау, балчык әзерләү һәм башка вак-төяк эшләр белән мәшгуль.

    Бакчачы Халидә апаның киңәшләре сезгә дә бик файдалы булыр.

    ПОМИДОР

    Әгәр помидорны теплицада үстермисез икән, 11-12 мартта чәчсәгез дә өлгерәсез. Мин иң башта балчыкка микробларны юкка чыгару өчен гөжләп торган кайнар су сибәм. Туфрак бераз суынгач 20 минут чамасы марганцовка эремәсендә тоткан орлыкны чәчәм. Шуны истә тотыгыз: суга салгач төпкә баткан орлыкны гына чәчәргә кирәк. Өскә калыкканнары буш була, аларны ташлагыз. Помидорны чәчкәч савытның өстен пленка белән каплап, җылы урынга куям. Орлык 4-5 көндә тишелеп чыга. 10-12 көннән бер-ике яфрак чыгаргач тартмаларга күчереп утыртам.

    Помидорны ачык һавага туфракка утыртканда чокыр казыгач туфракны йомшартып бер аш кашыгы тирәсе суперфосфад ашламасы сибеп балчык белән болгатам. Бу уңышны арттырырга ярдәм итә, помидорлар ботакта ук кызара башлый.

    КЫЯР

    Кыяр орлыгын марганцовка эремәсендә бер тәүлек тотканнан соң чәчәм. Һәр орлыкны аерым стаканга утыртам. Май башларында парникка чыгарам.

    КИШЕР

    Кишер-чөгендерне 8 майда чәчәм. Кишерне ел саен суган түтәле янына араларын 15-20 сантиметр куеп утыртам. Суган иртә алына, бу кишергә иркенләп үсәргә мөмкинлек бирә. Суганны алгач кишернең төбен өеп куям.

    Кишерне дә, чөгендерне дә җир суынмыйча алмыйм. Бу эшне октябрь ахырында кишер тәмам баллангач кына башкарам.

    СУГАН

    Утыртыр алдыннан суганны бер тәүлек марганцовка кушылган суда тотам. Болай эшләү черүгә каршы торучанлыкны арттыра, бактерияләрне үтерә. Суда җебегән суганнарны алып ташлыйм. Түтәлгә 15 сантиметр ара калдырып утыртам. Суганга суны көнаралаш кояш баегач яки чыкканчы сибәргә кирәк. Көн үзәгендә су сибү тыела. Кыяклар озынаеп киткәч 10-15 көнгә бер су сибү дә җитә.

    САРЫМСАК

    Сарымсакны көз көне виктория араларына утыртып чыгам. Яз көне төбен яхшылап йомшартам. Бик күп бакчачылар сарымсак кыяклары саргаюдан зарлана. Мин саргая башлаган кыяк күренү белән өзеп ташлыйм.

    КӘБЕСТӘ

    Бик күп еллар инде "Мегатон" һәм "Слава" дигән соң өлгерә торган сортларны утыртам. Чокырын 25 сантиметр тирәнлектә казыйм, шулай ук суперфосфад белән туфракны болгатам, өстенә черемә салып куям. Кайбер бакчачылар кәбестәне күчергәч өстен әрекмән яфрагы йә савыт белән каплап куялар. Мин алай эшләмим. Кояш баегач күчергәнгәдер, ул шиңми, әйбәт кенә үсеп китә.

    КИҢӘШЛӘР

    Бакчачы бабам: "Якшәмбе - яшәргән көн", - дип әйтә иде. Мин шуңа бөтен әйберне дә якшәмбе чәчәм, утыртам.

    Помидор, кишер, чөгендер, суган, сарымсакны утырткач туфракка бер-ике сантиметр черемә салып чыгам. Бу җир ярылмаска һәм дымны сакларга ярдәм итә.

    Язманы Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

    Хөрмәтле бакчачылар! Сез яшелчә, җиләк-җимеш үстерүнең, мул уңыш алуның нинди серләрен беләсез? Безнең белән дә уртаклашыгыз. Оста бакчачылар турында хәбәр итсәгез, үзебез дә килеп язабыз. Сездән хатлар һәм шалтыратулар көтәбез. Адресыбыз: Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8. Телефон: 22962.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: